+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 сентябрь 2016, 02:00

Нәнәйләр кирәк!

Бала тәрбияләүдә аларның роле бәяләп беткесез.Бу дөньяда, әти-әнидән кала, һәркемнең бик якын һәм кадерле кешеләре була, ул да булса — дәү әни белән дәү әти. Без бик күп нәрсәләрне тормыш юлын үткән, зирәклек һәм акыл туплаган шушы якын һәм кадерле кешеләребездән өйрәнәбез.

Безнең өйнең яме

Безнең авылда балалар бакчасы булмады, әмма өстән йозак элеп киткәннәре бик сирәк була иде. Чөнки өйдә безне караучы, ашатучы, тәрбияләүче кеше — нәнәй бар иде. Уянсак, нәнәй мич алдында таба чыжлата, аның коймаклары тәлинкәгә төшәр­гә дә өлгерми, безнең кулга күчә бара. Аякларга шундук мич башыннан җылы оекбашларны алып кидерә, чәчләрне тарап үрә, “пумала баш” булып, чәч тузгытып йөрүне нәнәйнең һич килештермәвен без беләбез. Ипи чиләген кырырга, шәңгәләрне майларга, эремчек пилмәнен бөгәргә кушса, аш бүлмәсенә башка яулык бәйләмичә кермибез, чөнки нәнәй монысын да яратмый, аш-су арасында башыгызга бөркәнеп йөрергә кирәк ди. Кыскасы, әти-әниләр эштә чакта өйдә без каралган, тамак тук, өс-баш ялангач түгел.

Нәнәй үзенең эшен эшли тора, төрле хәл-вакыйгалар, булган хәлләр һәм хикәятләр сөйләп, безгә акыл-тәрбия биреп тора. Эшкә дә өйрәтә: әле уклау, әле орчык тоттыра, бергәләп йон язабыз, кош-кортларны, малларны карыйбыз. Әткәйләр-әнкәйләр кич эштән кайтып кергәндә аларны самавыр гөжләп каршы ала, газда аш пешкән, безнең дәресләр каралган. Нәнәй безнең өйнең яме генә түгел, җаны кебек иде.

...Суык өйгә эштән эттәй арып кайтып кергән саен нәнәй искә төшә. Эх, шушында кайтып керүеңә өеңне җы­лытып, ашын пешереп, оныкларын тәрбияләп көтеп торучы берәү булса, нинди шәп булыр иде, дип хыялланам. Яшермим: нәнәйле кешеләргә шулкадәр кызыгам мин! Гаилә өчен нинди зур ярдәм алар!

Кызым бәләкәй чагында: “Мине бакчадан нәнәй килеп алсын!” — дип еш кабатлый иде. Нәнәйләр түземрәк шул, безнең кебек балаларын акыртып, “Тизрәк кылан!” дип ашыктырып тормый. Менә шулай, безгә генә түгел, балаларның үзләренә дә кирәк нәнәйләр, сабыйлар аларга тартыла, чөнки дәү әниләр, дәү әтиләр зирәк, акыллы, күп белә.

Була бит шундый дәү әти-дәү әниләр!

Элекке хезмәттәшем Лилия белән еш очрашабыз. Безнең малайлар бер яшьтә, алар турында сүз чыкса, Лилия һәрвакыт улының авылда булуын хәбәр итә. Килергә теләмичә, икешәр ай ята ул дәү әниләрендә. Нинди бәхетле бала, дип уйлыйм мин Анвир турында. Лилия аның маллар, кош-кортлар арасында мәш килеп йөрүен сөйли. Нинди шәп шундый дәү әти-дәү әниләр булганда, балага алар күпме тормыш дәресләре бирә ала!

Быел үзебезнең авылга кайткач, таң калып килдем. Себердә яшәүче якын гына туганыбыз Марс абый җиде һәм тугыз яшьлек оныклары белән җәйгә авылга кайткан иде. Шәһәр шартларында үсеп, авылның ни икәнен дә белмәгән балалар өч ай рәхәтләнеп авылда ятты. Көн саен иртәнге биштә торып, күлгә балыкка төшүләр ди­сеңме, яшел чирәмдә яланаяк йөрүме, яшелчә-җи­мешләрне үзең су сибеп үстерү, сыер сауганны, сөттән ничек каймак ясаганны күрү — сабыйлар өчен болар барысы да кызык иде. Аларның хәтта авылдан китәсе дә килмәде. Ә мин исә һич иренмичә, авырсынмыйча берүзе ике баланы карап яткан мондый дәү әтигә сокланып бетә алмадым.

Хәзер бала-чаганың сә­ләтләрен үстерү өчен бик күп түгәрәкләр эшли, түләүлесе дә, түләүсезе дә күп. Аларның барысына да баланы йөртәсе, вакытларын мөмкин булганча файдалы итеп үткәрәсе килә. Мин дә кечкенә улыбызны быел биш-алты төрле тү­гәрәккә яздырып кайткан булдым! Барысы да кирәк: бассейн да, инглиз теле дә, театр да, модельләштерү дә, шахмат та. Тик... сентябрь узды, әле берсенә дә алып барырга җитешкән юк. Эштән бушап булмый, вакыт җитми. Оныгын музыка мәктәбенә җитәкләп чыгып киткән 75 яшьлек күрше артыннан кызыгып карап калам. Эх, кая соң һәр балага шундый нәнәй, шундый дәү әти, дип уйлыйм. Нәнәйләр нинди мөһим роль уйный икән бит: алар балаларга без җитешмәгән вакытны, тәр­бияне бирә, төрле түгәрәкләргә йөртеп, аларның үсешенә зур өлеш кертә, нәнәләре булган гаиләләрдә балалар чирләгән саен ата-аналар больничный да алмый.

Күптән түгел зур гына вазыйфада эшләгән танышымны очраткан идем. Эше турында сораштыра башлагач, ул: “Эштән киткәнемә ике ел инде, — дип җавап­лады. — Оныгым Камиләне тәрбияләү белән шөгыль­ләнәм. Безгә көн җитми дә кала: биюгә алып барам, аннан музыка мәк­тәбенә, инглиз теленә, сәнгать мәк­тәбенә, кичен — бассейнга. Болар арасында ашап алырга гына өлгерәбез. Әти-әнисе эштә, йөртергә вакытлары юк. Ә хәзерге заманда барлык яклап та оста кешеләр кирәк. Кечкенәдән ук хезмәткә, матурлыкка өйрәтсәң, үскәч урамда юкны бушка аударып йөрмәс, тәрбияләгән белән тәрбияләмәгән, биргән белән бирмәгән бер түгел ул...”
Мин аны кызыгып тың­ладым.

“Иң яхшы акча һәм вакыт түгү чыганагы — бала. Бүген никадәр күбрәк бирсәң, картлыгың, киләчәгең шул­кадәр тынычрак булачак”, — дип юкка гына әйтмиләр. Һәм, киресенчә, әгәр дә балага вакыт җитми икән, аның тайгак юлга басуы да бик мөмкин.

“Прокатка”

Әлбәттә, нәнәйләр булса, шәп, әмма һәр балага мондый бәхет төшми шул, чөнки нәнәйләр ерак яши. Мондый очракта “Бер сәгатьлек нәнәйләр” ярдәмгә килә ала. Әйе-әйе, мондый хезмәт тә бар. Ул Русиянең бик күп өлкәләрендә киң таралган. Башта мондый хезмәт Буря­тиядә барлыкка килә. Анда Социаль тәэминат бүлеге белән берлектә пенсиядәге хатын-кызлар арасыннан волонтерлар туп­лап, махсус уку үткәннән соң, алар инвалид балалар тәрбия­ләнүче гаи­ләләр белән эшли башлый. Әйтик, йөри алмаучы, бер минутка да ялгызын калдырып булмый торган балалы хатын яңадан бәби алып кайтты, ди. Кечесе белән тышка чыгарга, кибеткә, дә­ваханәгә барырга кирәк. Менә шундый вакытта бер сәгатьлек нәнәйләр ярдәмгә килә дә инде. Алар инвалид бала белән утырып тора. Билгеле ки, мондый хезмәткә теләсә кемне алмыйлар, педагогик яисә медицина белеме булган нәнәйләргә өстенлек бирелә. Шунысы да мөһим: мондый нәнәйләр бушлай эшли, дөресрәге, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итә.

Әлегә мондый хезмәт инвалид балалар булган гаи­ләләргә генә күрсәтелә иде, әмма тагын да алгарак киткән өлкәләр дә бар. Әйтик, Иваново өлкәсендә, элекке укытучылар җыелышып, шундый хезмәт булдырган: алар исә инвалидларга гына түгел, ә һәркемгә ярдәм итә. Әйтик, ата-аналар эштә, баланы мәктәптән каршы алырга, дәресләрен эшләргә булышырга, түгәрәкләргә илтергә кирәк, ди. Менә шунда “ялланган” нәнәйләр ярдәмгә килә дә инде. Иваново пенсионерлары да моны бушлай эшли. Гомер буе башкарган эшеңнән кинәт кенә туктау бик авыр, ә болай үзеңнең кемгәдер кирәк икәнлегеңне тоясың, җитмәсә, кемгәдер синең ярдәмең дә тия, диләр.

Күптән түгел бу эш безнең Башкортстанда да башланды. Өченче буын Халык университеты активистларыннан волонтерлар төзелгән һәм алар махсус укулар үткән. Пенсионерлар инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләргә ярдәм итәчәк. Бушлай. Алай гына да түгел, матбугат битләрендә Халык университеты каршында “Бер сәгатьлек нәнәй” проекты эшли башлавы турында да хәбәр булды һәм ул инде инвалид балаларны гына түгел, теләге бул­ган һәркемне хезмәт­лән­дерәчәк.

Хезмәткәрләр бала өчен җавап­лылыкны үз иңнәренә ала, бу килешү нигезендә теркәлә. “Нәнәйләр”, баланы мәктәптән каршы алгач, Коммунистлар урамында урнашкан Халык университеты офисына алып килә. Биредә балаларны көндезге аш ашату каралган, ял итү, алар белән шөгыльләнү бүлмәләре булдырылган, шулай ук төрле түгәрәкләр дә эшләячәк. Теләге бул­ган балаларны өйләренә кайтару да оештырылган “Халык университеты” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Рәфыйк Хәйдәров сүзләренә караганда, акча һәр хезмәтнең катлаулыгына карап түләнәчәк: көненә уртача 200-300 сум, аена якынча 7-8 мең сумга тула. Килешә­сездер, пенсионерлар өчен бу — яхшы гына хезмәт хакы, баланы каршы алу, озатып кую артык авыр эш тә түгел. Ә инде мондый акчаны түли алган гаилә өчен — проб­ле­ма­ның чишелеше. Бала каралган, түгә­рәкләргә барган, нәрсәгәдер өйрәнгән икән, ата-ананың җаны тыныч.

Сүз дә юк, бу — бик яхшы башлангыч. Тора-бара ул башка шәһәрләрдә дә таралыр, бу хезмәтне ачарга теләүче эшкуарлар да табылыр, чөнки вакыт җиткерә алмаучы әниләр бик күп. Килешә­сездер, мондый “нә­нәйләр” элекке заманнарны хәтерләтә, бай гаиләләрдә бит бала­ларның нянялары булган. Без, байлар булмасак та, шуңа таба барабыз бугай.

Заман башка – заң башка...

Төптәнрәк уйласаң, мондый адымга баруның тагын бер сәбәбе бар: бүгенге заман нәнәйләре икенче. Бүгенге илле яшьлек нәнәйләрнең күбесе, беренчедән, әле үзе дә эшкә йөри, икенчедән, ул бала карап чиләнергә теләми. Әле яңа гына сезне аякка бастырдым, ял да күрмәдем, бераз үзем өчен яшим әле, ди ул. Һәм моның өчен аны гаепләп тә булмый. Ул тренажер залларына йөри, чит телләр өйрәнә, кыскасы, үз-үзе белән мәшгуль. Мондый нәнәйләр биш минутка оныкларын бер рәхәтләнеп сөяр өчен генә кереп, бүләкләр алып биреп кенә котылучан. Аларны оныкларын яратмый дип булмый. Әмма, никадәр яратсалар да, алар үзен бала карап утыру белән чикләргә теләми.

...Бүген без улым белән тренировкага тагын соңладык, мин эштән вакытында кайта алмадым. Баланың сөмсере коелган, авызы бүселгән. Мин, аны бераз булса да юатырга теләп, кибеттән берәр тәмле әйбер алып бирергә вәгъдә итәм. Һәм тагы үземнең нәнәй искә төшә дә, эчтән генә: “Эх, нәнәйләрсез нинди кыен!” — дип кабатлыйм.
Читайте нас: