+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 октябрь 2016, 02:00

Аз аша — асыл яшә

Һәр нәрсәдә чама белү кирәк, шул исәптән туклануда да.

Ире белән аралары өзелергә торган танышым очраган саен эчендәге зарын бушатып кына калмый, я концертка, я театрга алып баруны, үзе әйткәнчә, “кеше арасына ” алып чыгуны үтенә. “Ул кичләрен кайда йөридер, нишләптер бу мине кызыксындырмый да башлады, ә мин эштән кайтканда кибеттән сумка тутырып тәм-том җыям да, кичен телевизор кабызып, алдымдагы подносны бушатам. Башта яшелчә, сыр, колбаса, итле ризыклар ашыйм, аннары тәмләп-баллап чәй эчәм. Кызыклы тапшырулар күп бит, берсе артынннан икенчесе башлана. Бераздан подноска төрлесеннән җимешләр юып салам, алар да җитми... Тагын нидер ашыйсы килә, суыткычны ачып карыйм, тамак туймый кебек. Кара инде мине, ничек тазардым!” — дип сөйләгән ханымның киңәеп киткәнен күреп торсам да ул хакта сүз кузгатмыйм. Шулай очрашкан саен каядыр бергә барырга сүз куешып, саубуллашабыз. Эштән ачыгып кайткач, билгеле, барыбызның да аппетит “уйный”, рәхәтләнеп ашыйбыз, суыткычта ризык кына булсын. Тик танышым сөйләгәнчә үк түгел.

Беркөн интернет челтәрендә әлеге танышым хәлендәге хатын-кызларның зарланып, киңәш сорап язганнарын укып, моңа кадәр ишетмәгән авыруның барлыгын белеп аптырадым. Бак дисәң, бу кадәр белештермичә ашау — гади тамак ачудан гына түгел, ә булимия авыруы икән. Менә шулай ирләре ташлап киткән хатыннар, стресс кичерүчеләр, ялгызлыктан интегүчеләр, үзләре дә сизмичә, шушындый чиргә сабыша.

Булимия — ризыкны, күләменә, калориясенә карамыйча, туктаусыз ашау. Табиблар аңлатуынча, әлеге авыру артык борчылудан, хис-кичерешләрне контрольдә тота алмаганлыктан килеп чыга. Кемдер тормышындагы кыенлыкларны, уңышсызлыкларны, көнләшү хисен янындагы кешеләргә җикеренеп-акырынып баса, икенчеләр спиртлы эчемлекләргә, аннары яманракка үрелә, ә кайберәүләр, үзләре уйлаганча, “рәхәтләнеп ашап” беткән нервларын тынычландыра. Соңгы­лары моны иң җиңел, зарарсыз юл дип уйлый.

Белгечләр әйтүенчә, булимия физиологик чир түгел, ул — психологик авыру. Мондый чирнең барлыкка килүенә, беренче чиратта, нервларның сәламәт булмавы һәм баш мие эшчәнлегенең бозылуы сәбәпче. Көчле ачыгу хисе һәм бертуктаусыз ашыйсы килү, ләкин шул ук вакытта ябыгасы килү теләге, үз-үзеңә ышанмау, үзеңне симез итеп хис итү — болар булимия симптомнары. Борынгылар бу чирне гади генә — “бирән чире” дип атаганнар, димәк ул авыру бүген генә килеп чыкмаган, элек тә булган. Булимия грек теленнән “bovus” (үгез) һәм “timos” (ачлык) дип тәрҗемә ителә. Юкка гына күп ашаучы кешегә “үгез кебек ашый” дип әйтмиләр икән. Менә шулай булимиядән җәфаланучы да үгез кебек ач була һәм бертуктаусыз ашый.

Әйтергә кирәк, булимия авыруы кино һәм сәхнә йолдызларын, подиумда йөрүче чибәр кызларны да урап үтми. Алар арасында анорексия белән авыручылар гына түгел, булимия белән интегүчеләр дә җитәрлек икән. Тик алар бу авырудан бик гарьләнә һәм башкаларга сиздермәскә тырыша. Әлбәттә, “йолдызлар”, беренче чиратта, фигура бозылудан курка, шуңа да ашказанга шыплап тутырылган ризыктан тизрәк котылу өчен аны кире чыгара. Авыру үзен ничек тә тыярга тырыша, ач торып карый, спорт белән актив шөгыльләнә, төрле дарулар, клизма куллана. Ләкин кичен суыткычтагы бар булган ризыкны ашап бетерергә, ә иртән нәрсә булганын бөтенләй хәтерләмәскә дә мөмкин. Шунысы куркыныч, әлеге авыру тагын да көчлерәккә — полифагиягә, ягъни, күпме генә ашасаң да туклану хисе булмау чиренә әйләнергә мөмкин.

Булимиядән интегүчеләргә ашказаны авырулары, тамак шешү, ангина, фарингит, теш бозылу, тән тиресендәге проблемалар хас, алар еш кына шикәр диабеты белән чирли.

Шунысы кызганыч, бу авырудан җәфаланучылар арасында үсмер кызлар да очрый. Үз-үзеңә ышанмау, артык борчылу, аннан котылырга тырышу, имтиханнар һәм сессия вакытында стресс кичерү — болар барысы да кызларны булимиягә китерергә сәбәпче. Шуңа да, бу очракта, ата-анага игътибарлы булырга, баланы вакытында табибка күрсәтергә кирәк.

Әлеге күңелсез авырудан котылу юлы бармы, дип уйланганда, янә әлеге танышымның “кеше арасына” чыгасым килүе искә төшә. Чынлап та, тормыштагы негативка артык игътибар итмәскә, алардан өстен булырга өйрәнергә, көндәлек мәшәкатьләргә җиңелрәк карарга, артык борчылмаска кирәктер. Кайчагында яныңдагы якын кешеңнең бер җылы сүзе дә бер кәстрүл ашны алыштыра ала кебек.

Әминә СӘЯХОВА.
Читайте нас: