Унтугыз яше тулганда күптән яратышып йөргән, үзләренең авыл егете Фирдәвискә кияүгә чыгарга ризалык бирә Рәшидә. Әти-әнисе, туганнары да каршы килми. Болганчык 90нчы елларны өлкәнрәк буын вәкилләре яхшы хәтерли. Яңа гаилә корган яшьләрне дә ул Себер якларына китәргә мәҗбүр итә. Матур итеп дөнья кора Фәрхуллиннар. Икесе дә тимер юл өлкәсендә эшләп, үз көчләре белән ике бүлмәле фатир алалар. Гаиләгә ямь өстәп уллары дөньяга килә. Биредә Фәрхуллиннар сигез ел бәхетле, тату, җитеш гаилә булып яши. Ләкин Байкал-Амур магистрале төзелешенең соңгы участогы ябылгач, авырлыклар башлана. Җитмәсә, зәңгәр экраннардан бу хәлләр хакында хәбәрдар әнисе, апалары да, кайтыгыз, туган якларда төпләнегез, дип, үгетләп тора. Эшсезлек, акчасызлык Фәрхуллиннарны фатирларын сатып, Уфага кайтырга мәҗбүр итә.
Монда, кызганычка каршы, беркем дә колач җәеп каршы алмый. Фатир акчасы бер бүлмәгә җитми хәтта, Куйбышев тимер юлына эшкә урнашу мөмкинлеге дә булмый. Чарасызлыктан, Рәшидә вакытлыча базарда сатучы булып эшли башлый. Ире йөк төяүче була. Фирдәвис башта ара-тирә генә эчеп кайта, ләкин тора-бара бу күренеш гадәтигә әйләнә. Нәтиҗәдә, 1998 елның җәендә Фирдәвис белән Рәшидә аерылышалар. Мәктәпкә йөрүче Денисны әнисе укырга әти-әнисе янына авылга кайтара.
Рәшидәне Черниковка бистәсендә гомер кичерүче, ике баласы белән тол калган апасы яшәп торырга чакыра. Аның янына барырга күңеле тартмаса да, үтенеп сорагач, ризалаша ул.
Августның бик эссе бер көне була. Рәшидә бер кибеткә сатучы булып эшкә урнашырга медицина тикшерүе үтеп йөри, ике көннән эшкә чыгарга кирәк була. Йорт елгага якын урнашканлыктан, тәрәзәләргә черки кермәскә кнопка белән марля беркетелгән. Ләкин, ни сәбәпледер, марля ачылып, баш-йөзен кап-кара кечкенә чебен сырудан коты алынып уяна Рәшидә.
Җилсез, тып-тын, айлы төн уртасында чебеннәрне куып чыгара. Өйдә бертуган апасының кызы белән икәү генә булалар. Ул уянмый, йоклый. Шулчак марляны яңадан беркетергә тәрәзә төбенә менеп басуы була, ябылып бетми калган ишек ачылып, көчле җил Рәшидәне дә урамга очыра. Шушы көчле җил тавышыннан башканы хәтерләми Рәшидә.
Өченче каттан егылып, умыртка баганасы белән бордюрга килеп төшкән хатын янына подъезд алдында кочаклашып торган егет белән кыз шундук йөгереп килеп, ашыгыч ярдәм чакыра. Алар сөйләве буенча, Рәшидә, берни аңламавына карамастан, торып баса һәм... янә җиргә ава.
12 көннән соң гына һушына килә Рәшидә. Аның умыртка баганасы сынуы ачыклана. Катлаулы операция бик озакка кичектерелә. Аны уңышлы үткәргәч, табиблар, утырып торырга өйрәнә алсаң, иң зур бәхет шул булыр, дип дәваханәдән өйгә озата.
Картайган әти-әнисен карар урынга Рәшидә, бала сыман, үзе алар кочагына сыена. Аның күңеленә ул мизгелдә бары бер сорау тынгы бирми: “Ни өчен?” Язмышына шулкадәр нәфрәтле була ул чакта. Вакыт дәвалый, диләр. Элек тә укуга битараф булмаган Рәшидәнең китап уку белән мавыгуы көчәя. Әдәби китаплар, психология, дин турында кызыксынып укый башлый. Улы да калышмый. Фәһемле булганнарын Рәшидә үзе сайлап бирә. Денисны, башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, башкалага гимназия-интернатка урнаштыралар. Кечкенәдән үзаллы үскән малай үз көче белән югары уку йортына керә, беррәттән эшкә дә урнаша. Әнисенең хәлен белеп кенә калмый, кулыннан килгәнчә ярдәмләшергә дә тырыша. Дүрт ел элек бүлмә алып, әнисе башкалага күченеп килгәч тә аны ярдәменнән ташламый. Күптән түгел Денисның туе булган, программист һөнәре буенча аны Свердловск өлкәсенә эшкә чакырганнар, хатыны белән ул анда күченгән.
Рәшидә якыннарының ярдәме, терәге белән утырырга өйрәнә. Ләкин, егылудан соң ике ел узгач, гел начар төшләр күрә башлый. Күзен йомса, шундук бастырыла, саташа, кычкыра башлый. Бер хәрби табиб аңа “Ихлас” сүрәсен укырга киңәш бирә. Тик ничек кенә ятларга тырышса да, дога Рәшидәнең хәтерендә калмый. Шулай бер төнне тагын төш күрә: имеш, кемдер аның башына гарәп хәрефләре кертә һәм кара төсле, аңлашылмаган җаннарның шундук аерылып китүен күрә. Уянгач, доганы бер күз йөртеп чыгуы була, шундук ятлап та ала. Шуннан башлап начар төшләр күрми Рәшидә. Шул вакыттан ул үзен “Ни өчен мин соң? Ник шулай?” дип үртәгән сорауларның асылына төшенә, догаларның, өстән бирелгән көчнең үзендә булганына ышана башлый.
— Баштагы елларда бик кыен булды, күп уйлана идем, шунлыктан хәлем начарайды, сәламәтлегем какшады. Еллар үткән саен һәрнәрсә минем үземнән, теләгемнән, уйларымнан торганына төшендем. Кешеләргә яхшылык теләгән саен мәшәкатьле дөнья яктыра, берникадәр хәтта бөтенләйгә үзгәрә. Көчемнән килгәнчә кешеләргә ярдәм итәм. Чын күңелдән дога укып, кешенең үзенең дә ышануын, инануын сорасам, бик ачулы кеше тынычлана, үзен начар хис итүченең хәле яхшыра, – ди язмам герое.
Рәшидә ханым бүген актив тормыш алып бара. Китаплар укый, билгеле шәхесләр белән очрашуларга, концертларга, кичәләргә йөрергә ярата. Бәйләү, чигү кебек кул эшләренә оста. Сентябрь башында аның күргәзмәсе дә үтте, күңел җылысын салып башкарган эшләрен сатып алучылар, эшләп бирүне сораучылар да күп икән. Һәрвакыт шәһәр күләмендә үтүче чараларда катнашырга тырыша ул, дуслары бихисап. Алар белән социаль челтәрләр аша аралаша.
“Иң мөһиме — кешенең күңеле күркәм булырга тиеш. Күңел — Ходай биргән һәм аның белән тоташтыручы зур көч. Һәркемнең язмышы үзенең кулында. Ләкин аны үзгәртер алдыннан үзеңне яхшы якка үзгәртергә, сүз белән һәрчак сак булырга кирәк”, — ди Рәшидә Фәхруллина.
(Исемнәр үзгәртеп алынды).