+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 октябрь 2016, 02:00

Ризыкка язмагач...

Бала гомере белән чагыштырганда, кайнатма тулы банка ватылу гына чүп ул.Улымның, берәр тәмле әйбер эзләп, кухнядагы шкафларны актара торган гадәте бар. Бер көнне дә ул шулай итте. Эзләнә торгач, шкафның иң төпкел бер поч­магына ук яшереп куйган чипсыны тәки эзләп тапты!

Минем чипсы сатып алганым юк. Бу чипсыны да кайчандыр кунаклар алып килгән, ә мин аны, балалар күргәнче дип, шкафның эченә үк яшереп куйган идем. Балам шуны тапты да: “О, чипсы! Мин моны яратам!” — дип, шатланып ашый да башлады. Шунда әллә шайтан, әллә башкасы котыртты: “Ашама әле шул ГМОны. Бар, әнә, токмачлы аш аша!” — дип, чипсысын кулыннан тартып алдым да чүп савытына ыргыттым. Балам, елый-елый, өске катка менеп китте. Болай кискен кылануыма үкендем инде азак.

“Чипсы юньле ризык түгел лә инде ул! Әйбәт булды әле, ашамады”, — дип, үземне тынычландырдым да бүген иртән генә кайнатып куелган сары сливамны өч литрлы банкага тутыра башладым. Тутырып бетердем дә тимер капкач белән ябарга идәнгә куйдым. Шулчак кесә телефоным шалтырады. Каршыбызда яшәүче күршемнең номеры калкып чыгуга банка япкан җирдән трубканың яшел төймәсенә бастым.

— Син өйдәме ул? Аза­матың икенче кат тәрә­зәдән гәүдәсен яртылаш чыгарып карап тора бит! Төшеп китә күрмәсен!” — диюгә йөрәк урыныннан купкандай булды. Купмаслыкмыни?! Соңгы вакытта гына да илдә әллә күпме бала тәрәзәдән төшеп харап булды бит! Шулай уйлап бетерүгә “Азамат!” дип җан ачысы белән кычкырып җибәрдем дә идәнгә тезләнеп эшләгән җиремнән тиз генә сикереп тордым. Шунда көтелмәгән хәл булды. Борылып китәм генә дигәндә уң аягым банкага тиеп китте дә, ул, авып, кафель җәелгән идәндә челпәрәмә килде. Мин, аңа игътибар да итеп тормыйча, икенче катка йөгердем.

Икенче катка менеп җиткәндә улым тәрәзә төбеннән төшкән, “Ния алай кычкырасың, әни?” — дип, гаҗәпләнеп, миңа карап тора иде. Тәрәзәне яптым да, “Бүтән анда менә күрмә”, дип аңлатып, улымны ияртеп, аска төштем. Бу вакытка инде өч литрлы сливам, язгы күлләвек кебек, идән буйлап ару гына җәелеп киткән иде. Шулчак: “Бала рәнҗеше ләбаса бу! Биш минут элек авызыннан чипсыны тартып алган өчен шулай килеп чыккандыр!” дигән уй миемне ярып узды. Миңа бик тә, бик тә кыен булып китте. Күзләргә яшь бөртекләре тыгылды. “Бала авызыннан ризык тартып алсаң, шулай була ул!” — дия-дия, идәндәге кайнатма күлләвеген юарга тотындым.

Бу вакыйгадан соң мин шундый нәтиҗәгә килдем: Аллаһы боерса, башка бер генә вакытта да бала авызыннан ризыкны тартып алмаячакмын! Хәтта ул ГМОлар исемлегендә беренче урында торучы чипсы булса да! Ул гына да түгел, бүгенге гаебемне юар өчен, иртәгә балалар бакчасыннан кайтышлый ук бер савыт чипсы алып бирәм үзенә! Булсын, әйдә, ГМО, иң мөһиме — баланың күңелендә генә калмасын! Ә кичә кичтән күршем күчтәнәч итеп кертеп биргән сары сливага килгәндә... Димәк, ул ризыкка язмаган булган. Бары шул гына!

Чулпан ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: