– Безнең мотоцикл Барселонада “Формула-1” трассасында төрле сынаулар үтте, – диде Тимур Винер улы. – Нәтиҗәдә, узышта, төрле сынауларда һәм бәйгенең иң яхшы командаларының берсе буларак призлы урыннар яуладык. Командабызның мотоциклына 1.7 киловатт куәтле электр двигателе, литий-ионлы аккумулятор урнаштырдык. Elmoto контролеры (электр һәм хисаплау техникасында идарә җиһазы) техникага тавышсыз хәрәкәт итәргә һәм сәгатенә 60 чакрым тизлектә җилдерергә мөмкинлек бирә. Гомумән, мотоцикл бертуктамыйча 100 чакрым ара үтәргә сәләтле. Таләп ителгән күпчелек детальләр, запас частьлар Бөек Британиядән, Испаниядән кайтарылды. Электр мотоциклы, гади мотоцикл сыман, җәйге чорда Башкортстанда да яхшы хәрәкәт итү чарасы. Бүгенге көнгә аның хакы 200 мең сум. Шул ук вакытта, бензинга чыгымнар таләп ителмәячәген дә игътибарга алырга кирәк. Димәк, чыгымнар акланачак.
Әлбәттә, мондый югары казанышка ирешү өчен бик күпләр хезмәт салган. Әңгәмәдәшем аларның кайберләрен аерым телгә алды. Команда җитәкчесе, УДАТУның Эчке янулы двигательләр кафедрасы инженеры Максим Рәҗәпов та алдынгы карашлы. Студентлар да актив җәлеп ителә. Команда капитаны Максим Горшков (Авионика, энергетика һәм мәгълүмати коммуникацияләр факультеты), проектлау бүлеге кураторы Тимур Шәймәрданов, инжиниринг һәм җыю бүлеге кураторы Николай Салатов, электроника бүлеге кураторы Михаил Капитонов (барысы да авиация двигательләре факультетыннан) үз алдына куйган максатларга ирешәләр. Команда былтыр гына оештырылса да, техника белән мавыгучы 30 кешене берләштергән.
SMC UGATU командасы “Студентлар формуласы”, “Smartmoto Challenge” бәйгеләрендә катнашу белән генә чикләнми. Алар дрег рейсинг (туры юлда 201 һәм 402 метрга машиналар узышы) буенча Башкортстанда һәм ил төбәкләрендә үткән ярышларда призлы урыннар яулый. Киләсе елда Лондонда үтәчәк “Shell Eco Marafon” ярышында катнашырга әзерләнәләр. Бәйге шарты буенча, бер литр ягулык белән мөмкин кадәр ераграк ара үтүче автомобиль җыеп, шунда ук сынап карарга кирәк.
Әлбәттә, яңа техника җыю, чит илләргә бару бик зур чыгымнар таләп итә. Әңгәмәдәшем бу мәсьәләгә аерым тукталды.
– УДАТУның Эчке янулы двигательләр кафедрасы нигезендә студентларның конструкторлык бюросы оештырылды. Уку йорты җитәкчелегенә рәхмәт. “Лукойл-УралНефтепродукт” җәмгыяте җитәкчесе Андрей Спирин, “Глобал Фудс” компаниясе иганә ярдәме күрсәтәләр. Уфаның нефть-газ җиһазлары заводы, “Промконструкция” сәүдә йорты техник ярдәм белән тәэмин итәләр. Күпчелек таләп ителгән җиһазлар бер җирдә дә сатылмый. Аларны студентлар өлешчә үзләре ясый, өлешчә читтән китерәләр. Күпчелек бәйгеләр чит илләрдә оештырыла. Шуңа күрә, юл чыгымнары шактый зур. Ничек булса да, сынауларга бирешмибез.
SMC UGATU командасы ирешелгән уңышларда гына тукталырга җыенмый. Быел декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк “Smartmoto Challenge” бәйгесенең этабына әзерләнәләр. Егетләргә уңышлар телик.