+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 октябрь 2016, 02:00

Аның белән разведкага барырга була!

11 яшьлек Валера Алеев, тәвәккәллек күрсәтеп, әтисен үлемнән коткарып калган.Быелгы җәй Туймазы районы Серафимовка 3нче мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Валера Алеев өчен күңелсез хәлдән башланып китә. Велосипедта йөргәндә ул егылып умрау сөяген сындыра. Шулай итеп, “тимер ат” турында онытып торырга туры килә. Әмма әтисе Александр белән машинада йөрү тыелмаган. Алар бергәләп умарталыкка, урманга баралар. Аулаграк урыннарда әтисе улын руль артына да утырта. Бу күнекмәләрнең бик тиз кирәге чыгачагын белде микән ул?

Чираттагы тапкыр урманга баргач, җиләк җыйганда Александр ялгыш шөпшә оясына баса. Җавап яшен тизлегендә була – алар ирне дүрт урыннан чага, берсе башына туры килә. “Улым, әйдә кайтабыз”, — дип дәшә ул.

Малай әтисе белән нидер булганын шундук аңлый. Александрның битенә эре-эре тир бөртекләре бәреп чыга, үзе дәшми. “Ашыгыч ярдәм” дә чакырта алмыйлар, ул төбәктә элемтә булмый.

Ярты чакрым да үтмәстән: “Күз алдында ябалаклап кар яуган кебек, юлны күрмим. Руль артына утыра аласыңмы?” – ди әти кеше улына. “Утырам”, — ди Валера, бер кулы корсетта булса да. Урыннарын алмашалар.

— Шофер урынына утырдым да, “Нива”ны кузгаттым. Рульгә ябыштым, акрын гына барам. Алдарак таутүбән төшәргә кирәклеген беләм. Кинәт әтием башын минем җилкәгә салды. Карыйм – ул һушсыз. “Әти! Әти!” – дип кычкыра башладым. Ул беразга гына күзләрен ачты да, тагын һушын югалтты. Һәм юл буе шулай дәвам итте, — дип сөйли 11 яшьлек Валера.

Пилорама яныннан үткәндә малай, машинасын туктатып, өлкәннәрдән ярдәм сорый. Ләкин аңа ышанмыйлар, исерек әтиеңне яклап йөрмә, дип, Валераны шәхси территориядән куып чыгаралар.

Күз яшьләренә төелеп, малай арытаба китә. Әбисе белән бабасы яшәгән Югары Троицкий авылына барып җиткәч, “Ашыгыч ярдәм” чакырталар, бу вакыйга турында әнисенә хәбәр итәләр.

Ярдәм вакытында күрсәтелү сәбәпле, Александрның хәле яхшыра, икенче көнне аны дәваханәдән чыгаралар.

— Син минем коткаручым. Чын ир-егет. Синең белән горурланам, — дип улын кочагына ала гаилә башлыгы.

Алеевлар, элеккечә, умарта тоталар, аңа бәйле мәшәкатьләрне яратып башкаралар. Хәзер Валера әтисен бал корты яисә шөпшә чакса, нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеген дә яхшы белә.

P.S. Туймазы районы җитәк­челеге әтисен коткарган 11 яшьлек тәвәккәл Валерий Алеевны бүләккә тәкъдим иткән.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас: