+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 октябрь 2016, 02:00

Әдип белән очрашулар онытылмый

Мин Казан дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Соңгы курста белем алганда институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә озын буйлы, ыспай бер егет укырга керде һәм барыбызны да үзенә каратты. Ул Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туып-үскән Әнгам Атнабаев иде. Аны тәү кат күрүдән инде 65 ел узса да, Әнгамнең ул чордагы сын-кыяфәте һаман күз алдында тора, аңа бәйле хатирәләр күңелдән һич югалмый, яңарганнан-яңара...

“Каравылчы карт озатты”

Без укыган чорда, 1940 еллар азагы – 1950 еллар башында, Казан шәһәре студентлары арасында матур бер гадәт яши иде. Уку йортлары театрларга, музейларга, истәлекле урыннарга культпоходлар оештырып, азактан бу хакта фикер алышулар үткәрелде.

Берчак шулай Галиәсгар Камал исемендәге Татар драма театрына Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасы буенча куелган спектакльнең премьерасына бардык. Әсәр Бөек Ватан сугышы чорында колхозчыларның авылда фронт өчен фидакарь хезмәтен тасвирлауга багышланган иде. Икенче көнне үк институтның тамаша залында әсәр буенча фикер алышу уздырдылар. Казан дәүләт университеты студентлары да килгән. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Сәхнә түрендә – җитәкчеләр, профессорлар, укытучылар һәм, әлбәттә, спектакльдә уйнаган Камал театры артистлары. Алар арасында СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлилов, РСФСРның халык артисты Фатыйма апа Ильская да бар иде.

Күп чыгышлар яңгырады. Ләкин алар барысы да бертөрлерәк, халык артистларына мәдхия җырлау кебегрәк кабул ителде. Ниһаять, Әнгам Атнабаев та сүз алды. Хәрбиләрчә төгәл, ныклы адымнар белән шык-шык басып, башын югары тотып, трибунага күтәрелде. Һәм сөйли башлады... Хәзер инде аның чыгышын сүзмә-сүз китерә алмыйм. Күңел сандыгының төбендәге хәзинәләр, хәтердә төенләнеп калган истәлекләр белән генә уртаклашам. Спектакльдә каравылчы карт роле бар иде. Әнгам:

– Карт халыкчан итеп, чын безнеңчә уйнап, тамашачыларны ышандырды, – диде һәм, һәр сүзенең кадерен, тәмен-ямен белеп, бу фикерен мисаллар белән дәлилләде.

– Безне, тамашачыларны, өй­ләребезгә кадәр Хәлил ага белән Фатыйма апа башкаруындагы образлар түгел (сүз дә юк, алар үз рольләрен бик уңышлы уйнады), ә каравылчы карт озата барды һәм, уйландырып, төн йоклатмыйча чыкты, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Зал бер мизгелдә тып-тын калды, ә аннан көчле кул чабулар яңгырады. Алкышлар бик озакка сузылды. Без, исәвәннәр, Әнгамнең сөйләвенә ис-акылыбыз китеп, шаклар катып, авыз ачып тыңлаганбыз.

Әле уйлап куям: булган бит беркемнән дә курыкмыйча, фикерен чатнатып әйткәннәр! Ә заманасы нинди дәһшәтле иде аның! Ялгыш әйтелгән бер сүз өчен Себергә китә торган заман! Һәм кем үз фикерен дәлилләп, барча халыкны ышандырып әйтә алган диген! I курс студенты! Беркем белмәгән Әнгам Атнабаев! Ул чорда ук ышандыру көче булган инде үзендә...

Атнабай ничек укуын ташлады?

Шул вакыйгадан соң күп тә үтмәгәндер, ниндидер спектакль карап, төнлә тулай торакка кайтып керсәк, гомердә булмаганча, барлык бүлмәләрдә утлар яна, җанлылык хөкем сөрә. Студентлар, төркем-төркем җыелышып, нидер турында сөйләшә, бәхәсләшә. Тулай торак гөр килеп тора.

Аптырап калдык. Димәк, нидер бул­ган... Баксаң, милициядән килеп, безгә күрше бүлмәдә тентү үткәргәннәр һәм IV курс студенты, керәшен егете Гурий Тавлинны үзләре белән алып киткәннәр. Ни өчен? Шул көнне көндез студентлар таләбе буенча җыелыш узган. Җыелучылар, әдәби әсәрләрдә Галимҗан Иб­раһимовның язу-тел стилен файдаланырга кирәк, дип күтәрелеп чыккан. Ә бу – Галимҗан ага “халык дошманы” буларак нахакка гаепләнеп, һәлак ителгән һәм иҗаты өйрәнүдән тыелган чор иде. Җыелышта Гурий Тавлин да, Әнгам Атнабаев та, Гөлшат Зәйнашева да, Диләрә Зөбәерова да чыгыш ясаганнар. (Гурий Тавлин, Сталин төрмәләре аша үтеп, соңыннан күренекле язучы булып китте; Гөлшат Зәйнашева – күренекле шагыйрә, Татарстанның Тукай бүләге иясе; Диләрә Зөбәерова озак еллар “Азат хатын” – “Сөембикә” журналында эшләде). Нәтиҗәдә, Гурийны хөкем итеп, 10 елга төрмәгә утырттылар, Әнгамне укудан чыгардылар, ә Гөлшат белән Диләрәгә тимәделәр.

Шул шомлы көннәрдә Диләрәнең берәү белән сөйләшеп торганын күреп калдым. Мин яннарыннан узып барам. Диләрә төрмәгә Гурий Тавлинга передача илткән икән, шуннан кайтып килеше. Теге берәү (исемен әйтмим) Диләрәгә башкача төрмәгә барып йөрмәскә киңәш итте. Вузлардан, Казан университетыннан да күпләрне бу көннәрдә төрмәгә утырттылар, укудан кудылар... Еллар үткәч, “болачылар” барыбер акланды. Гурий Тавлин да, 3-4 ел утырганнан соң, иреккә чыгарылды. Ләкин күпләрнең канатлары сынган иде инде...

Бу хәлләрдән соң Әнгам Атнабаев Уфага кайтып китте һәм үзен туган ягында шәхес итеп раслый алды. Илаһи сәләтне буып булмый шул аны! Кан белән геннар, нәселдән килгән талант бит ул! Еллар үткәч, Атнабайга “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде, китапларын кулдан-кулга йөртеп укыдылар.

Сабакташым туганнарына да бик нык ярдәм итте. Сеңлесе – Башкортстанның халык артисты Зинира Атнабаева – абыйсы әсәрләре буенча куелган барлык спектакль­ләрдә дә төп рольләрне башкарды, “Юллар өзелгән вакыт” драмасында хәтта үз әнисен дә уйнады. Әнгам Атнабаев исә, чын мәгънәсендә, Башкортстан халкының йөзек кашына әйләнеп, шигърияттә Такташ, Туфан мәктәпләре белән янәшә атлаучы “Атнабай мәктәбе”н тудырды...

Рәсүлә ГАЛӘВЕТДИНОВА,
ветеран-укытучы.
Читайте нас: