Күз терәп килүчеләр аңардан бүген дә өзелми – Фоат абыйның буынчы сәләте күптән тирә-юньгә таралган.
Фоат абый соңгы елларда дин юлына басты, хәзер авылдашларына дини йолаларны башкарырга да теләп ярдәм итә.
Гомерен башкаларга ярдәмгә ашыгып үткәргән Фоат абыйның үз язмышы бик үкенечле. Сугыш башланганда Айдаголда бригадир булган әтисе Мәскәү юнәлешендә барган аяусыз алышларда һәлак була. Авылга ул чор өчен гадәтигә әверелгән “Хәбәрсез югалды” язуы гына килә. Итәк тулы баласын ялгызы үстергән Әминә апа ниләр кичерүен үзе генә белгәндер. Ульяновск өлкәсендә үскән Әминә апа авылыбызда үзе бер якты нур иде. Дин тыелган Совет чорында ул авылдашларыма борынгы йолаларны башкарырга ярдәм итте.
— Әниебезнең гөмбә җыя белүе, алардан ел әйләнәсенә төрле ризыклар хәзерләп ашатуы аркасында без ач үлемнән калдык, — дип рәхмәт белән искә ала йөз яшькә җитә язып гүр иясе булган Әминә әбине Фоат абый.
Кызганычка каршы, Фоат абыйның ятимлегенә көтмәгәндә килгән гариплек өстәлә — бергә уйнаганда икетуган абыйсы, каравылда торган аталарының мылтыгыннан атып, малайны күзсез калдыра. Дәваханәләрдә бик озак яткан Фоат: “Малайлар ирештерә!” — дип, бер ел укуын да калдыра. Шулай да яшьтәшләре арасында иң укымышлысы, иң сәләтлесе ул булып чыга. Фоат абый өздереп гармунда уйный, профессионал җырчылар көнләшерлек тавыш белән моңлы итеп җырлый, шигырьләр яза, гәзитләр белән хезмәттәшлек итә. Берничә ел элек “Кызыл таң”ның иң актив авыл хәбәрчесе дип танылды.
Әйткәндәй, “Кызыл таң”дагы бер язмасы гомер иткән хатынын югалткан Фоат абыйга җитмеш яшендә икенче ярын табарга ярдәм итә. Венера апа аңа үзе шалтырата. Бүген алар – ике сугыш ятиме, яшьтәшләр һәм язмышташлар бер-берсенә ныклы терәк булып, бик тату яши. Хәер, ятимлек әле ул язмыш түгел, ятимлеккә бирешмичә үсү, кеше булу һәм кешеләргә кирәк булу – монысы язмыш. Бәхетле язмыш.