+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 ноябрь 2016, 02:00

Мәхәббәт! Мәхәббәт? Мәхәббәт...

Аны һәркем үзенчә аңлый һәм кабул итә.Уфаның “Динамо” стадионында кызымның бассейннан чыгуын көтеп утырам. Фойеда кеше күп, кем телевизор карый, кем вакытын сөйләшеп үткәрә.

Шунда йөзү залыннан бер пар килеп чыкты. Бәлки, ир белән хатындыр. Киемнәрен алдылар да, 22-25 яшьләрдәге хатын 40-45 яшьләрдәге ирнең куенына кереп, бераз утырып тордылар. Шуннан хатын сикереп торды да, пакетыннан тастымал чыгарып, идәнгә тезләнде һәм, ирнең тапочкаларын салдырып, аякларын сөртә башлады. Ул гынамы? Ирнең аяклары кипкәч, ул аңа шулай ук тезләнгән килеш икешәр кат оек кидерде. Аннан кроссовкаларын алып бирде. Аннан курткасын кидереште. Телевизорга ябышып, Сүриядәге бомбага тотулар турында тапшыру карап утыручылар да, зал­дагы башка халык та, тора-бара игътибарны бу парга күчерде. Мин үземчә, бәлки, бу ир инвалидтыр, үзе киенә алмыйдыр, дип уйладым. Әмма ул бассейнга килгән, шулай булгач, нидер ялганмый. Ирнең сау-сәламәт булуы аның сикереп торып, шәп-шәп итеп кроссовка бауларын бәйләп алуыннан һәм пакетларны күтәреп басуыннан булса да, күренде. Димәк, бернинди дә инвалид түгел. Җип-җиңел атлап, теге хатынга ияреп чыгып китте.

Боларның күздән югалуы булды, фойедагы халык фикер уртаклашырга җыелды.

— Бу нәрсә дип атала инде? — диде оныгын көтеп торучы бер апа. Оят түгелме икән бу иргә хатынын шулай мыскыл итәргә?

Аңа берничә кеше берьюлы җавап бирде. Ник оят булсын инде, янәсе, ир кычкырмады-бакырмады, хатын аны үз ирке белән киендерде.

Ир-ат темасы күп хатыннарның үзәгенә үткән икән.

— Минеке, — ди берәү, — оегын да үзе табып кия алмый. — Ул оеклар барысы бер киштәдә, парлап бәйләнгән. Шулай кайчак оек эзләгәндә, парның берсе ычкынып кала да, өйдә олы тавыш чыга. Оекның икенчесе югалу дөнья бетүгә тиң! Юкса, парланган тагын 20-30 оек бар бит, шуларын алса ни була?

— Минеке дә әллә кая китмәгән, — ди икенчесе. — Кибеткә һәрчак исемлек белән чыгара идем. Ә беркөн исемлекне югалткан да, берни алмыйча кайткан...

— Мин — өйдә хезмәтче генә. Юкса, икебез дә эшкә йөрибез. Әмма, өйгә кайтып, мин ашарга әзерлим, кер үтүклим, өй җыештырам, савыт-саба юам, балаларның дәресләрен тикшерәм һәм шулардан соң әле ул ятакта миннән наз көтә.

— Бәлки, бу мәхәббәттер? — дигән фикер әйтте бер хатын. — Яратканда оек та кидереп буладыр ул.

— Син дә кидерәсеңме? — дип ябышты моңа халык.

— Юк. Мин мәхәббәттә бәхетсез, — ди теге. — Беренче иремне яраттым, әмма ул үлде. Берничә елдан яңадан гашыйк булдым. Үземнән шактый олы, ул да хатынын фаҗигале рәвештә югалткан иде. Уртак балабыз тугач, түбәбез күккә тиде. Ул хатыннан оек кидертү кебек түбәнчелеккә төшәрлек түгел иде. Өйдә барлык эштә булышты, баланы кулыннан төшермәде. Тик менә шулай бәхетле яшәп ятканда, кинәт йөрәге туктады да куйды. Бик ярата идем...

— Хатын-кыз үз ирке белән үзенә күп мәшәкать ала, — дип сүзгә кушылды купшы киенгән, сәламәтлеге йөзенә бәреп чыккан урта яшьләрдәге хатын. — Менә сез барыгыз да зарланасыз, ә ирегездән ярдәм сорый белмисез. Шул хәйлә җитмәгән­лектән, безнең хатыннар һәрчак арык ат кебек, авыр сумкалар асып, һәрвакыт кайдадыр ашыгып йөри, йөзлә­рендә өмет тә, ямь дә юк. Нигә кызганасыз ул ирләрегезне? Күп эшләп, яхшы хезмәт хакы алып та, йорт мәшәкатьләренең беразын үз өстенә алган ирләргә берни дә булмый, ышаныгыз! Хатын-кыз икеләтә эшне (һөнәри һәм гаиләдәге) ерып чыга ала икән, нигә ирләрнең моңа көче җитми дип уйлыйсыз? Сез дә арыйсыз бит! Аңа авырракмы, әллә сезгәме? Әлбәттә инде, ирегездә берәр җитди чир генә булмаса. Чынлап та, ул тормышта авырлык кичерсә, сез, хатын буларак, аңа ярдәмгә килергә тиешсез. Әмма аның сезгә ярдәм итмәве ялкаулыкка гына бәйле икән, моңа каршы торырга кирәк. Көчле, мөстәкыйль булуыгызны күрсәтеп тормагыз. Бу яхшы нәтиҗәгә дә китермәячәк. Ирегез башкара алган эшләрне үз өстегезгә алмагыз. Үзегезне-үзегез кызгана башламыйча, сезне беркем дә кызганмаячак. Буш вакытыгызда үзегезне карагыз, бизәнегез, чәчтарашка, матурлык салоннарына йөрегез. Хатын-кыз бит сез, гүзәл зат. Мин менә шулай яшим. Бик тә бәхетлемен.
Шунда сөйләшү бүленде. Гардероб янына яңадан теге оек кидергән хатын атылып керде.

— Иремнең кепкасы торып калган. Күрмәдегезме? — дип үрелде ул гардероб ишегеннән.

Залда күмәк уфтану тавышы ишетелде.
Читайте нас: