Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2016, 02:00

Болар барысы да могҗизамы?

Табигать төрле могҗиза­лар­га бай. Кешеләрне яшен­нәр, су басулар, давыллар, салкын кышлар, кометалар һәм башкалар гел куркыткан. Шуларны күреп, алар, җир һәм тереклек белән ниндидер илаһи көч идарә итә, дигән нәтиҗәгә килгән.Соңрак бу вакыйгаларны аңлатучылар да табыла: алдан күрүче күрәзәчеләр, шаманнар, өшкерүчеләр барлыкка килә. Аннары аларга экстрасенслар кушыла.

Кемнәр соң ул алдан күрү­челәр? Алар булганмы? Әлбәттә, булган. Иң беренче язмаларда Роджер Бэкон дигән кеше телгә алына. Ул 1214-92 елларда яшәгән. Нинди могҗизаны алдан күргән соң ул? Роджер Бэкон берен­челәрдән булып үзйөрешле арбалар барлыкка киләчәген әйткән. Шулай ук, күктә оча, суда йөзә торган, металлдан эшләнгән үзйөрешле машиналар булачак, дигән. Кеше, үзенчәлекле кием киеп, су астында җирдә йөргән кебек йөриячәк, дигән, ягъни водолазларны тасвирлаган. Телескоп уйлап табылачагын күзаллаган. Роджер Бэкон христианлыктан тыш, башка диннәрне “кара магия” дип атаган, ә математиканы “сихер гыйлеме” дигән.

Кешелек дөньясында икенче билгеле күрәзәче — Нострадамус. Ул Франциядә 1503 елда дөньяга килә. Башта медицина фәнен үзләштергән, медицина докторы исемен алган. Кешеләрне оста дәва­ла­ган. Аны еш кына Австрия­гә, Швейца­риягә, Италиягә чакырып, чирлеләрне дәва­латканнар. Әлбәттә, аның эшен чиркәү әһелләре яратмаган. Шул сәбәпле аңа качып йөрергә дә туры килгән. Бер үк вакытта ул җир йөзендә булачак вакыйгаларны төгәл әйтеп бирә алган. Ул бел­гәннәрен шигъри юллар белән әйткән һәм язып калдырган.

Кайбер алдан күрүчеләр уч сызыкларына карап та кешенең язмышын әйтә ала. Аларга карата җәмгыятьтә төрле караш яши: кайсылары — бу дөрес юл, кайсылары шарлатанлык, дип исбатларга тырыша.

СССР заманында илдә өшке­рүчеләр бик күренеп бармый иде. Ул таркалгач, ком­мунист­ларның да кайбер­ләре мулла, мөәзин, өшкерүче булып китте. Аларның программалары бик киң. Башлыча, бозымнан арындырабыз, чир­ләрне дәва­лыйбыз, алкоголизмнан, тәмәке тартудан коткарабыз, хәтта бала таба алмаган хатыннарга ярдәм итәбез, диләр. Күбесе пациентларны Интернет аша җәлеп итә. Ә инде дәвалау ысулына килгәндә, алар кемнәрдәндер күчереп яисә отып алган догаларны куллана. Бер уйласаң, хәзер чирләрнең дәвалап булмый торганы юктыр ул, медицина бик алга китте. Ә менә дога һәм өшкерү мең кешенең берсенә генә файда итәргә мөмкин, әгәр кешене гипноз ярдәмендә транс хәленә китереп үзеңә ышандырсаң! Алай ышандыра алсаң, чирне краннан аккан су да, гади акбур да дәвалый ала! Бу медицинада инде күптән исбат ителгән.

Узган гасырның күренекле күрәзәчесе Ванга да күп чирләрне дәвалаган, булачак вакыйгаларны да әйтеп бирә алган. Бала чакта давылга эләгеп, тома сукыр калган Ванга нинди чиргә каршы нинди үлән кулланырга ки­рәклеген каян белгән соң? Хәтта ул үзенә килгән па­циентларның исем-фами­лияләрен дә әйтеп бирә алган. Гагарин һәлак булгач, ул аны исән, башка планетада яши, аны чит планета кеше­ләре урлаган, ди­гән. Бәлки, дө­рестер дә, чөнки аның белән очкан Серегин­ның гәүдә калдыклары табылган, ә Гагарин­ның нибары фуражкасын гына тапканнар. Бу хакта ул елларда “Техника молодежи” журналы тәфсилләп язып чыккан иде.

Кайвакыт республика гәзит-журналлары сихерчеләр турында рекламалар баса. Имеш, фәлән-фәлән экстрасенс барлык сихерне кайтара белә, авыруларны дәвалый. ”Сихерчеләрнең бүлмә­сенә күз салыйк. Үзе карадан киенгән, караңгы бүлмәдә шәм яндырып, өстәл артында утыра. Алдында — серле пыяла шар. Ул, шушы шарны сыпырып, имеш, кешенең киләчәген күрә, сихерне белә һәм чиреңне дәвалый. Моның өчен ару гына акча таләп итә һәм тагын ике-өч тапкыр килергә куша. Ә терелгән кеше бармы соң?

Җиһанда күп кенә кометалар сәяхәт итә. Иң билгелесе — Галлей кометасы. Аны Англиянең билгеле астрономы һәм математигы Эдмунд Галлей ачкан. Бу комета Җир орбитасына һәр 76 ел саен якыная. Галлей исәпләве буенча, 240 елдан 1986 елга кадәр бу кометаның якынаюы гел бәла генә алып килгән. Мисал өчен, Кытайда 240 елда коточкыч су басу булган, 1986 елда Чернобыль авариясе, Швеция премьеры У. Пальмены үтерү һәм башкалар теркәлгән.

Югарыда язылганнарны мог­җиза дип буламы? Әлбәттә, моны аңлау кыен. Ә бит хәзерге вакытта җирдә һәм күктә могҗизалар бик күп. Мәсәлән, 2015 елның 27 август төнендә Ай артыннан ниндидер күк җисеме чыкты. Ул яшькелт матур төстә иде, үземнең күзәтүем. НЛО нәрсә ул? Минемчә, ул чит галактика планеталарыннан килгән транспорт чарасы, чөнки күптән түгел МКСтагы космонавтлар НЛОның җиргә таба очканын күргән. Кар кешесе бармы? “Салют” корабында космоста 150 көн очкан вакытта космонавтлар күргән канатлы фәреш­тәләр кемнәр алар? Бу галлюцинация дияр идең, ун көннән космонавтлар тагын килгәч, ул хәл яңадан кабатланган!.. Йолдызлар юравына ышанырга буламы? Кәгъбә­дәге җирнең тарту кө­ченә буйсынмаган кара таш нәрсә? Кеше күзенә күренгән карачкылар, җеннәр, параллель дөнья бармы ул? Сораулар, могҗизалар бик күп. Кешелек дөньясы әле шул могҗиза­ларның бер процентын да аңлата алмаган.

Фуат МУСИН.
Әлшәй районы.
Читайте нас в