+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 ноябрь 2016, 02:00

Урланган кыз

Рафат белән Илүзә урам буйлап киләләр. Урам — озын, авыл — зур, авылда бер мең авыз, һәркайсы нидер сөйли. Ихаталарында йөргән кешеләр капка төбенә чыгып карап кала, өйдәгеләр, ашыгып, тәрәзәләрен ача һәм авыл буйлап “саңгырау телефон” эшли башлый...

Кызның бер кулы ак марляга бәйләнгән, ә икенче кулы егетнең олы учларында, йөзләре шат. Бәхетлеләр шулай йөри иде безнең заманда. Тик, имеш-мимешләргә караганда, бу төн алар өчен бер дә тыныч үтмәгән. Өй эчендә гаугалашу түгел, мирга чыгып судлашу булса да гаҗәпләнәсе юк хәзер...

...Илүзә Рафатка, “яратам” дип әйтмәсә дә, битараф түгел иде. Күрше авылдан вечерга килгәләп йөрүче егет аның йөрәген торган саен ныграк били. Тик бүген ул нишләп әле Илүзәне биергә чакырмый, күрше кызы Айгөл белән танцыга төшкән? Ярый, егет кеше — ирекле кеше, клуб идәне буйлап әйләнгәннән зыян юк. Ләкин, менә гаҗәп, икенче тапкырында да болар икәү, җитмәсә, күптәнге дуслар шикелле нәрсәдер пышылдашалар. Бераздан бөтенләй клубтан чыгып киттеләр. Парлашып. Вәт оятсызлар! Илүзә гарьләнде, кызарып чыкты, башы әйләнде, биленә кулын салып биегән егетне бар көченә этеп җибәреп, чыгып йөгерәсе килде. Шулай да тыелды, эчеңдәге утны кеше күрмәсен, дус бар, дошман бар...

Кичә ахырында Айгөл янә клубта иде, кайчан килеп кергәндер. Бу кыз җен кебек, дип уйлап куйды Илүзә. Ниһаять, алар бергәләшеп кайтырга чыкты. Тынычрак урынга җиткәнче Илүзә чак тыелып торды.

— Син бүген нишләдең, минем күзгә карарга оялмыйсыңмы? — диде Илүзә.

— Илүзә, ахирәткәем, минем бер гаебем дә юк, озакламый үзең аңларсың менә, — дип җаваплады иптәш кызы.

Үзләре янына җиткәч, Айгөл тирә-ягына карана башлады, урамда кеше заты күренмәгәч, тамак кырып куйды.
Шулчак кинәт капка артыннан ике адәм килеп чыкты да Илүзәгә ташланды, көчле куллар аны кысып алды, каяндыр машина килеп чыкты. Анысын кыз күрмәде, башына чаршау капланган иде. Каты, ят куллар аны бәйли башлагач, Илүзәнең бөтенләй коты очты.

— Курыкма, сылу, машинада дулый башласаң, авария ясап куярсың. Шуңа гына бәйлибез, без сиңа дошман түгел, — дип сөйләнде берсе.

Машина кузгалып китте. Күпме барганнардыр, анысын исләрлек хәлдә түгел Илүзә, әмма берничә тапкыр борылыш ясауга карап, күрше авылга килеп җитүләрен аңларга була иде. Кызны, күтәреп, өйгә алып керделәр, чаршау аша ул бер хатынның сүзләрен генә ишетте.

— Төкле аягың белән, килен! Төкле аягың белән! Бәхетең-тәүфыйгың белән кил. Өйгә шатлыклар тулсын, балаларың күп булсын, кулың — уңган, телең татлы булсын!

“Күрсәтермен әле мин сезгә бәхетне, күрсәтермен әле балаларны, кая керергә тишек табалмассың, карт албасты!” — дип нәфрәтләнде кыз. Аны әлеге егетләр бер бүлмәгә кертеп чишендерә башлады, кеше кулы тиюдән Илүзәнең тәннәре җыерылды. Өске киемен, ботинкасын салдырып алдылар.

— Менә шулай, туганым, яланаяк качмассың әле, — дип сөйләнде берсе.

Ишек ябылды, өй тынып калды. Бүлмә ишеген кыз эткәләп карады. Әһә, берсе ишеккә урындык терәп куйган да саклап утыра икән.

— Сабыр ит, Илүзә, ашарга да булыр, эчәргә дә булыр, хәзер китерербез, — диде тегесе.

Зур борынлы, калын кашлы бу егетне Илүзәнең күргәне бар бит, бер тапкыр Рафат белән клубка килгәннәр иде! Ах, кабахәт, иптәшенең кызын урламакчы булган! Юк инде, сезнеңчә булмас. Барсам, Рафатка гына барам мин, булмаса — бөтенләй кирәкми!

Кыз ачуыннан шартлар хәлгә җиткән иде, ләкин акылын җуймады, мондый хәлдә дулап кына бернәрсә дә эшләп булмый, хәйлә кирәк, хәйлә. Ишекнең эчке якта элгече бар икән, бик әйбәт. Кыз, сак кына кыланып, элгечне элмәгенә төшерде. Булды. Хәзер инде боларны төп башына да утыртырга була.

— Карале, мин арыдым, йокларга ятам. Син каравылламасаң да була.

— Йокла, күгәрченем, ә каравыллау минем эш инде ул. Сине саклап, төн буена керфек какмый утырсам да риза.
Ах, кабахәт, дип уйлады Илүзә. Төн буена утырам, ди, утырырсың микән, ишек каера башламассың микән? Юк инде, син мине күгәрчен дип атадың, ә күгәрчен — оча торган кош. Очтым киттем. Тотыгыз койрыгымны!

Илүзә барлык көченә зур тәрәзә өлгесенә китереп сукты, төнге тынлыкта бөтен урамга яңгырап, пыяла коелып төште. Кыз кулының әрнеп авыртуын тойды, ләкин аның кайгысы түгел иде. Зифа гәүдәле кешегә тәрәзәдән чыгу авыр булмады, карга аяк басу белән урам буйлап йөгерә дә башлады. Тик, Ходай хикмәте микән, бу юлы да аның башына акыллы уй килде: “Соң, кая йөгерә ул? Оек белән чатлама суыкта кая китә? Аны бит хәзер куа чыгачаклар. Менә шушы урам буйлап, авыл юлына чыгып куачаклар аны. Иң яхшысы — күршеләргә керү. Качып киткән кызны күршедә генә утыра дип кем уйласын? Игелекле адәмнәр булса, сатмаслар әле”.

Күршеләренең ишеге бикле түгел иде. Төн уртасында кышкы урамнан күлмәкчән генә килеп кергән кызны күргәч, өй хуҗалары аптырау гына түгел, хәтта куркып китте. Ләкин яланаяклы кызның хәлен бабай тиз аңлап алды һәм шундук мич башына үрелде. Җылы пималар кигәч, Илүзәнең аяклары гына түгел, җаны җылынып киткәндәй булды. Әстәга­фирләрен кабатлый-кабатлый бераз тынычлангач, Фатыйма әби дә эшкә кереште, кызның канлы кулын күреп, ак марля белән яхшылап бәйләп куйды. Җылы кием кидерделәр. Кызның теше тешкә тими иде, салкыннан гына түгел, курку-дулкынланудан, ахрысы.

— Нәрсә булды, син кем, кызым? — диде, ниһаять, Фатыйма әби.

— Мин — Илүзә. Мине урлап алып килделәр, менә бу йортка, сезнең күршегә, — дип тезде кыз, дер калтырап. — Анда бер ямьсез егет яши, зур борынлы, калын кашлы. Мин тәрәзәдән чыгып качтым. Яраткан егетем бар, Рафат исемле. Бу котсызга үлсәм дә бармыйм.

Бабай белән әби бер-берсенә карашып алдылар. Алар кызны аңламады, аптыраулары йөзләренә чыкты. “Балам, син нәрсәдер бутыйсың шикелле…” — дип, яңадан төпченә башладылар.

— Кызым, — диде Фатыйма, — безнең күршедә Рафат исемле егет яши, ул бер дә котсыз түгел. Аның әнисе әйткән иде миңа, Рафатның күрше авылда күзе төшкән кызы бар икән, шуны алып килергә җыена шикелле, дигән иде. Ул кыз син түгелме? Ә калын кашлы егет ул Кадим булыр, Рафатның дусты. Сине Кадимгә түгел, Рафатка урлаганнар булып чыга түгелме?

— Алайса, Рафат кайда?

— Шулай шул, — дип куйды бабай. — Бер егет кыз урлаган, кызы качкан, үзе югалган. Вәт әкият!

— Хәзер нишлибез соң? — дип кулларын җәйде әби. —Күршеләрнең хәзер бит җаны чыга, кереп әйтергә кирәк.

— Туктале, карчык, син ашыкма. Башта белик, кызны кемгә урлаганнар: Рафаткамы, әллә Кадимгәме? Рафатка булса, бу кыз аңа кияүгә чыгарга ризалык бирсә, вәт шул чагында әйтергә була. Әгәренки ошбу кызыбыз берсенә дә кәләш булырга теләмәсә, мәсәлән, миңа күзе төшкән очракта, ул вакытта инде аны каракларга бирүебез гөнаһ вә язык була. Каракларга булышкан өчен җинаять кодексыннан бер саллы гына статья чәпәргә дә мөмкиннәр.

— Әй, дивана карт, лыгырдап башымны катырдың! Син күп сөйләмә, бер сүз әйт – нишләргә? Кызның хәлен күрәсең бит.

— Синең тозың бетеп китмәгәнме? Бетсә, күршеләрдән сорап торыр идең...

— Нинди тозсыз сүз! Төн уртасында тоз сорап, кем күршеләргә керә?

— Нигә, тоз сорар өчен таң атканны көтәләрмени?

— Шулай дисеңме?! Хәзер йөгерәм аны, — дип әби, аңлап алды һәм ашыгып киенә башлады.

Бераздан ул тыны кысылып, йөгерә-атлый кире кайтты. Картына игътибар да итмичә, кыз каршына килеп чүгәләде.

— Балам, сине чыннан да Рафатка дип алып килгәннәр! Үзе каядыр юкка чыккан, ә Кадим сине сакларга калдырыл­ган!

Илүзәнең яшьләре елга булып акты. Хәзер нишләргә? Урланган кыз — хурланган кыз булып, ничек өйгә кайтасың. Аның уйларын аңлагандай әби сүзен дәвам итте:

— Син, балам, акрын гына барып кер инде. Качып-нитеп йөргәнеңне авыл белми калсын.

Шулай дигәннән соң әби янә югалды. Бу юлы ул кызның киемнәрен күтәреп кайткан иде. Рафатның әнисе дә ияргән. Ике хатын Илүзәне киендереп, ике яктан култыклап, яңадан алып кайттылар һәм, тәрәзәсенә мендәр тыгылган бүлмәгә кертеп, өс киемнәрен салдырып, түшәккә яткырдылар. Кызның кыл өзәрлек тә хәле калмаган иде, шулкадәр борчылган, гасабиланган кешенең арып йоклап китүе гаҗәпмени?

Күпме вакыт үткәндер, кемнеңдер кагылуына сискәнеп уянган кыз куркынган күзләрен ачты. Аңа Рафат карап тора иде. Авызы ерылган, күзләре ут чәчә, адәм түгел, ике аяклы бәхет инде үзе!

— Кадерлем, матуркаем минем, гафу ит мине! — дип пышылдый иреннәре.

— Синме бу, кайда булдың? — диде уянып җиткән кыз һәм торып басарга ашыкты.

— Гафу ит инде, Илүзәкәем, җан кисәгем минем. Мин сине шундый сагындым, шундый ашкындым, көткәнсеңдер, хафалангансыңдыр. Беләсеңме, сине егетләр өйгә алып кереп киткәндә миңа кешеләр йөгереп килде, теге оч Шәрәфи абзый үлем хәлендә икән, машинага салып, шәһәргә алып бардык. Юл алама, машина иске, син мине көтеп үлә язгансыңдыр инде. Бер баргач, чәчкә эзләдем әле, кибет хуҗасын төн йокысыннан уятып алып чыктым, барыбер таптым бит, менә сиңа минем бүләгем.

Нинди чәчкә? Кызда шуның кайгысымыни? Ул ачуыннан, нәфрәтеннән ташкан иде.

— Беләсеңме, син бит мине үтерә яздың! — дип, кыз барлык көченә егетнең битенә чәпәргә теләгән иде, тик, нилектәндер, барып чыкмады, кулы һавада асылынып калды. Ул кулы янына пар булып авыртканы да күтәрелде һәм ике кул егетнең муенына сарылды. Илүзә үзе егетнең күкрәгенә сыенды.

— Беләм, матурым, беләм, тик син мине гафу ит инде, яме. Нишлим соң, тиз генә әйләнеп кайтырмын, әни белән икәүләп чәй эчеп тә өлгерәлмәссез әле, дигән идем. Бу булдыксызлар әйтмәгән бит, шуны гына да аңлатып бирә белмәгәннәр. Гафу ит инде, зинһар өчен, ачуланма инде! — Егетнең калтыранган иреннәре бер үк сүзләрне кабатлый. Ә кызның үз хәле хәл, битләре буйлап эре күз яшьләре тәгәри. Рафат аны тыймады, яшьләрен сөртмәде, еласын әйдә, бәхеттән елый бит ул.

— Нишләп син кичә Айгөл белән биедең?

— Соң, ул миңа булышты, ялынырга туры килде, бер күлмәк алып бирергә вәгъдә бирдем. Ачуланма инде, гафу ит инде...

Шунда егет бүлмәдәге яңалыкка игътибар итте.

— Нишләп тәрәзәгә мендәр тыгылган ул?

— Монысы — миннән сиңа бүләк. Икенче алай ташлап китсәң, бөтен өегезне җимереп бетерәм!

Төнге маҗараларны исенә төшереп, кыз рәхәтләнеп көлә иде инде. Гаҗәп хәл, күзләреннән әле һаман яшь ага, җаны тынычланып өлгермәгән, ә иреннәре инде елмая иде. Ах, ул иреннәр! Коты очкан егетне тилертүче иреннәр. “Гафу ит инде, бүтән беркайчан да ташламам, күтәреп кенә йөртермен… — дип кабатлаган егетнең өне өзелде, чөнки иреннәр иренгә үрелде...

… Чалт аяз көн. Салкын һавада, энҗе булып, мең төстә кар бөртекләре җемелди. Урам буйлап Рафат белән Илүзә киләләр. Урам — озын, авыл — зур. Зур авыл буйлап зур авыздан чыккан имеш-мимеш йөри: “Кая баралар? Милициягәме? ЗАГСкамы? Жәл бит әле. Нәрсә булыр икән?” Нәрсә булсын, авылда бер гаилә арта, котларга ашыгыгыз. Әле алар мулла янына бара, никах укытырга кирәк бит! Әлбәттә, авыл Советына кереп, гариза да язып чыгарлар. Менә шулай! Белегез дә торыгыз, юкка пышылдамагыз!

Заһит Мурсиев.
Читайте нас: