+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 ноябрь 2016, 02:00

Берәдәк песи кыйссасы

Йорт хайваннарының да язмышлары төрлечә була шул.Дача-бакчаларда җәйләрен хуҗа­сыз этләр, песиләр еш очрый. Этләр, әлбәттә, кешеләргә шактый куркыныч тудыра. Берничәсе оешып та алса — бигрәк тә. Ә менә йорт-илсез песи­ләрнең хәтта файдасы да тиеп куя — бөтенләй ялкауга салышмаганнары тычкан-мазар тота.

2014 елның иртә язында безнең бакчада да сөйкемле генә бер ак песи пәйда булды. Аякларга килеп сырпалана. Аның белән уйнап, бала-чага да куана. Болдыр төбенә аның өчен савыт куеп, калган аш-суны шунда салгалап торабыз. Песи ашап бетер­мәгәнне, караңгы төшкәч, бик саклык белән генә килеп, керпе ашап китә.

Былтыр яз да, гадәттәгечә, хатын белән бакчага күченеп бардык. Шул ук сәгатьтә теге песи дә килеп чыкты. Безне сагынып көткәнлеге әллә каян күренә. Без дә аңа кунакчыл мөнә­сәбәттәбез. Аның өчен иң мөһиме — тамак туклыгы. Шулай ашаштырып китә дә байтак вакытка югалып тора бу.

Беркөн иртүк мунча ишегалдына керсәм, песи инде үсеп килүче бик матур ике баласы белән уйнап утыра. Берсе акрынрак йөри — аягы аксак икән. Бәй, бу берәдәк җан иясе, ике сабыен да ияртеп, безгә “фатирга кергән” ләбаса! Көннәр җылытуга монда килгән оныкларыбызга да ошады болар. Тик мин песи халкына бик сак карыйм, дөресрәге, өнәмим аларны. Моның сәбәбе бар. Күп еллар элек Сипайловода яшәгәндә ул вакытта әле кечкенә булган Камил улыбыз урамнан ташландык бер песи баласы күтәреп кайтты. “Ата песи диделәр”, — дип акланды малай ачуланачагымны алдан сизеп. Үсте бу мәхлук, ата дигәне ана булып чыкты, тора-бара... биш бала тудырды. Тәрбиялелек дигәннең “т” хәрефе дә булмаган, чиктән тыш иркә үскән яшь ананың үзе кебек үк балалары да пырдымсызлыгы, тәртип­сезлеге белән җанга тиделәр. Тамаклары тук килеш өстәлгә дә менеп китәләр, хаҗәтләрен дә кая туры килсә шунда үтиләр. Ул заманда бик тә дефицит булган йомшак мебель алган идек. Төн уртасында уянып китәсең — тегеләр алтысы алты урында шул карават-диван-кәнәфи­ләрне шатыр-шотыр тырный. Болардан чак котылганнан соң инде андый җан ияләрен өйгә аяк бастырмаска үземә сүз бирдем.

Бакча — шәһәр фатиры түгел, әлбәттә. Көн дә шундабыз. Безнең янда ач булмаслар. Ә бит сезон тәмамланып, кара көз килер. Болар хәзер безнең карамакта бит, кайда калдырып китәрбез?

“Кем песие соң бу?” — дип сорыйм урам аша күршебез Рәйсәдән. “Хуҗа­сыз ул”, — ди ханым. Кимендә өч урам кешеләренә таныш икән бу песи. “Өй борынча теләнеп, тамак туйдырып йөри”, — диләр.

Ел әйләнәсенә бакча йортында яшәүче ут күршем Рина беркөнне: “Безнең песиләр сезгә ияләшкән икән, — дип килеп керде. — Балалары би­шәү иде, өчесен кешеләргә тараттык. Әнә теге мескен тәпиен ишеккә кыстырды — аяк астында буталалар бит! Боларның берсен сораучы бар әле”.

Без инде болар белән шатланып хушлаштык. Туган йортларында яши генә күрсеннәр! Әмма икенче көнне үк песи, сәламәт тәпиле сабыен ияртеп, янә безгә килеп сыенды. Аксагына хуҗа табылган бугай! Куып та җибәреп булмый боларны. “Барыгыз, үзегезгә кайтыгыз!” — дигәнне әнисе аңлый, өенә күз ташлап кына ала. Аптырагач, икесен дә тотып алып, үзләренең капкасы астыннан кертеп җибәреп тә карыйм. Үзебезгә кайтып җиткәнче, койма астыннан ялт итеп чыгып, мине ишек төбебездә каршылыйлар.

Шулар аркасында хатын белән бәхәскә дә керәбез. “Син ашатып ияләштерәсең аларны!” — дим. “Ачлар бит”, — дип көрсенә. Мөхәммәт пәйгамбәрнең, чабуына песи ятып йоклагач, аның йокысын бүлмәс өчен итәген кисеп калдырганлыгын әллә ничәнче тапкыр телгә ала.

“Песи — изге җан, ә менә этне өйдә асрарга ярамый”, — дигәненә каршы мин дә бер кыйссаны искә төшерәм.
...Авыл абзые тәлинкәгә сөт салып, песи алдына куя. Песинең, күзен йомып, бер ялап өлгерүе була, абзый тегенең җилкәсеннән тотып, маңгаена каты гына чиртеп ала. Мәхлук күзен ачып, хуҗасына текәләеп карый да шөгылендә була. Тыныч песигә түгел, шук балаларына да кул тидермәгән кешенең шундый кылыгы 15 яшьлек малаен гаҗәпкә калдыра. Арада шундый сөйләшү була: “Нигә чирттең, әти? Нинди гаеп эшләде ул?” “Эшләмәде. Нәрсә ашаганын, кем ашатканын күрсен”. “Аның хикмәте бар. Син дә шуны белеп кал...”

Һәм абзый улына түбәндәгеләрне бәян итә.

...Бәндә теге дөньяга барып эләк­кәч, аның фәрештәләр язып барган яхшы һәм яман гамәлләрен бизмәнгә салып, аны белгән кешеләрдән дә сорашып, йорт хайваннарын да шаһит­лыкка чакыралар, ди. “Хуҗаң ничек карады сине?” — дип иң тәүдә атыннан сорыйлар. “Какмады, сукмады, авыр йөк тарттырмады, ерак юлга кумады, ризыктан өзмәде”, — ди йөк аты. Җавап тотарга эт керә. “Урыным җылы, тамагым тук, көнем кадерле иде”, — ди эт. Чират песигә җитә. “Тамагың тук, күңелең бөтен булдымы?” — дигән сорауга ул шундый җавап кайтара: “Күңелем китек иде, кышлар буе мич башында тоттылар. Алдыма ризык килгәнне дә күрмәдем”.

“Менә ни өчен аның маңгаена тырнак белән чирттем: тукланган ризыгын күрсен, соңыннан әкият сөйләп утырмасын”, — дип сүзен тәмамлый абзый.

“Ул кыйссаң — язучының иҗат җимеше”, — дип үзенекен сөйли хатын. Песине яклый. Тегесе баласын иркәләп кенә тора. Колак очыннан башлап тәпи тырнакларына кадәр ялый. Үзенә дә, баласына да шактый ит кунды. Өч урамны тигезләп ашап йөргәнгә шулайдыр, дип уйлыйм. Өстәвенә, тычканнарны да ташып кына тора. Эшләп ашаганлыгын күрсәтә. Ишек төбен тычкан калдыкларыннан тазартып өлгереп булмый. Аларны ул тамак ихтыяҗы өчен тотмый булса кирәк. Баласын да шул һөнәргә, димәк, үзаллы яшәргә өйрәтә.

Август урталарына таба моның нишләптер баласына күңеле суынып бара кебек. Аннан-моннан гына ялаштыра, берәр тычкан китереп ташлый, алдына салганны ашый да озакка юкка чыга бу. Кинәт кенә ябыкты. Ә баласы үз көнен үзе күрә. Күп вакыты өй эчендә, түрдә. Сайланып кына ашый.

Мунча ишегалдында йөргәндә каяндыр югарыдан яңа туган песи баласы тавышы ишетелә. “Моның булуы мөмкин түгел”, дип мунча башына үрелеп карыйм. Кечкенә җан ияләре кыймылдый.

Кинәт явымлы, салкын көннәр башланды. Песи тегеләрнең яннарыннан да китми, тәне белән җылытып ята. Ашарга-эчәргә төшкәне дә күренми хәтта. Аны жәлләп, мунча ишегалдына азык кертеп куйгалыйм. Ничәү икән соң болар? Санар әмәл юк: йомгак булып укмашканнар. Ярымкараңгы. Кулны сузсам, аналары тешләргә генә тора. Туфракта ауныйлар мескеннәр дип кызганып иске киемнәр ташладым да “тере йомгакны” шулар өстенә тәгәрәттем.

Салкыннар озакка сузылды. Мин көн буе эштә. “Без оныклар белән өйгә кайтабыз, — дип шалтырата хатын һәм өсти: — Китәргә әзерләнеп ишекне ача-яба йөргәндә песи бер баласын авызына капкан да өйгә керергә чамалый. Урыннарына кабат илтеп куйдым. Берүзләрен өйгә бикләп калдырып булмый инде. Хуҗалары бар бит”.

Кичен эштән туры бакчага киттем. Тиз генә өс-башны алмаштырып мунча башына үрмәлим. Яңа туган җан ияләре ничәү соң әле — өчәүме, әллә дүртәү үкме? Инәләренең ябыгып, инде коры сөякка калган тәненә сылашкан “тере йомгак”ны сак кына аралыйм. Санап бетерүгә кесәмдә телефон шалтырый — хатын хәлемне белешә. “Песи балалары дүртәү!” — дип кычкырам.

Бикле ишекне ачып, өйгә кереп барышым. Каяндыр югарыдан ниндидер җан иясенең хәлсез генә чыелдаган тавышы ишетелгәндәй. Өй башына менеп китәм. Тавышны юллап, андагы иске кием-салым, юрган-мендәр, үлән өемен актарып, бер метрлап түбән төшәм. Тын алгысыз тузан. Бер генә секундка да елаудан туктамаган хәлсез җан иясен учларыма алам. Димәк, болар бишәү.

Өй болдырына чыгуым була, ана песи мунча ягыннан яшен тизлегендә атылып килеп, өстемә сикерә, кулымдагы сабыен җилкәсеннән тешләп ала да тегеләре янына җилдерә.

Уйласаң исең китәр! Һәрвакыт диярлек ябык торган ике ишек аша үтеп, шактый текә баскычтан баласын авызына капкан килеш менгән. Һәм шул рәвешле бу юлны биш тапкыр үтәргә җыенган. Әгәр шунда атна-ун көнгә бикләнеп калсалар, алтаулашып ачтан үләрләр иде.

Безнең үтенеч буенча күрше­ләребез “малларын” төяп алып китә торалар, болар янә безгә әйләнеп киләләр. Берсеннән-берсе матур биш сабые белән мәш килә мәхлук. Ә тегесен, яз көне туганын, очратканда исем өчен генә дигәндәй, илтифатсыз гына ялаштырып ала.

Көннәр җылыткач, безнең веранда астын төяк иттеләр. Шуннан чыгып чирәм өстендә уйныйлар, көрмәк­ләшәләр. Күршеләрнең берәрсенең тавышы яисә капка шыгырдавы ише­тел­сә, ана песи ишетелер-ишетелмәс кенә аваз чыгаруы була, сабыйлары, шуны аңлап, веранда астына яшеренә. “Хәвефле” тавыш тынгач, веранда белән мунча арасында йөриләр.

Бервакыт төн уртасында ниндидер сәер тавышка уянып чыктым. Мунча ишегалдына йөгереп кереп утны кабызсам, ана песи зур бер ләтчә белән сугыша. “Чакырылмаган кунак” мине аяктан егардай булып ишеккә ташланды. “Песи балаларын бугандыр инде явыз!” дип кайгырып тирә-ягыма каранам. Сәке астына өелгән утын әрдәнәсе артыннан, тигез итеп җепкә тезгәндәй, ун күз ялтырый. Сабыйларын курчалап сугышкан икән мескенкәй.

Нигә әле мин кеше малы өчен йөрәкне бетерәм? Исән-имин чакларында иртүк илтеп тапшырам — үзләрендә генә торсыннар! Юк, ияртеп ала да килә, ала да килә балаларын. Ә теге сөйкемле язгы бала исә безнең түрдә. Әнисе онытканда бер дигәндәй моңа да тычкан калдырып китә.

Ә беркөнне песи, күзенә ак-кара күренми, безнең бакчада нидер эзли, өйгә дә йөгереп барып керә. “Балаларын каядыр урнаштырганнар моның”, дигән уй килде башка. Бәргәләнә-суккалана да, янга килеп утырып, акыллы, моңсу, сагышлы, рәнҗүле күзләрен безгә төби. Аның карашы шундый мәгънә аңлата булса кирәк: “Кайда минем балаларым? Кешеләр, сезгә балаларыгыз ничек кадерле булса, безгә дә үзебезнекеләр шулай кадерле. Мин аларны ничек интегеп үстерүемне күреп торасыз бит. Безне, үзегездән көчсезләрне, җан иясенә дә санамыйсыз. Оят түгелме сезгә?”

Безнең бернинди гаеп булмаса да, мондый карашны күтәрүе авыр.

Бәгырьгә төшәрлек кызганыч тавыш белән мыраулап, үзенә урын табалмый йөренә бу мескенкәй. Чирәмдә шуыша. “Имчәге тулган, сөтен кая куярга белми, шуңа газаплана”, — ди урам аша күршебездәге әби. Менә берзаман күрәм: песи яз туган, инде үзе кадәр үскән баласын... имезеп ята. Күптән имәргә оныткан яшь песи әнисенең хәлен ничек аңлады икән? Телсез хайваннар ничек аңлаштылар икән?

Болар хәзер күп вакытларын бергә үткәрә. Имү-имезү ихтыяҗы да бетте бугай. Зуп-зур баласына тычкан ташый, гәрчә тегесе үзе тота алса да һәм безнең сый-хөрмәтнең уртасында булса да.

Көннәр салкынайтты, кичен мич ягабыз. Бала песине жәлләп, өйдә калдырабыз. “Үз өеңә, хуҗаларың янына кайт!” дип әнисен куып та карыйбыз. Китми, ишекне тырный, ябык торган тәрәзәгә сикерә.

Кара көздә бакча сезонын яптык. Әниле-уллы песиләрне хуҗаларына тапшырып кайтып киттек.

Быел иртә яздан бакчага тәүге баруыбызда ук “безнең” песи бер-ике тапкыр “разведка ясап” китте. “Бу тагын нинди сюрприз ясар”, дип уйлап куйдык. Бакчага озаккарак баргач, мунчаның ишеге ачык тора. Песинең мунча башына еш сикереп менгәненә игътибар итәм. Тагын былтыргы кебек хәлме икән? Песи чыгып киткән арада югарыга үрелеп карасам, аргы почмакта бер җан иясе шәйләнә. Ләкин ул мияуламый, ә ысылдый, ырылдый. Нинди җәнлек соң бу дип күңелгә шик төшә. Моның табигый булмаган тавышын ишетеп, әллә кайда йөрүче әнисе очып килеп җитә.

Мунча ягып керергә кирәк бит. Былтыргыча, веранда астына иске киемнәр ташлап, шунда урнаштырдык. Ә иртәнгә ана песи баласын югарыга мендергән иде инде. Гаҗәп хәл! Арык, йончу, ярымач җан иясе үзе кадәр булып үсеп килүче баласын авызына кабып тәүдә сәкегә, аннан метр ярым биеклектәге мунча башына ничек сикерә ала икән. Стенасы да шома бит аның — үрмәләрлек түгел.

Якын-тирәдәгеләр сөйләвенчә, бу юлы аргы урамдагы Дуня түтиләрнең мунча башында ике бала тудырган. Исәя төшкәч, берсен кемнәрдер асрамага алган, диделәр. Боларны законлы хуҗаларына китергәннәр. Монда кунакка килгән ике яшьлек онык песи баласының теңкәсенә тигәч, безгә (иске адрес буенча) күченгәннәр.

Бакчадан шактый озакка китәргә кирәк булды. Улыбыз машинасы белән безне алырга килде. Җыенып йөрибез. Песи баласын мунча башыннан төшердем, чирәмгә куйдым. Моның тавышы песинеке кебек булмау бер хәл икән әле, йөрергә дә өйрәнмәгән бу, үрсәләнеп бәргәләнә. Ни әнисе килеп чыкмый. Күршеләрнең дә өйләре, капкалары бикле.

Бервакыт бу күздән югалды, ә елаган тавышы ишетелә. Җан-фәрман эзлибез. Машина тәгәрмәче эченә кереп поскан. Кулны тыгып алып булмый. Онык рәтен тапты: резина уенчык белән су сиптерде. Чыланды мескен, пычранды, жәл булып китте. Әнисе табар әле, дип, веранда астына куйдым.

Киттек һәм... шул мәхлүк өчен атна буе борчылдым. Әнисе таба алмаса, кич ләтчә кебек җәнлекләр ашап китсә... Урыныннан кузгатмаска булган, мунча ишеге ачык калганнан әллә ни зыян булыр идеме?..

Бер атнадан бакчага килдем. Теге җан иясен эзлим. Үземне гаепле тоям. Алай да песи җилп итеп килеп чыкты, гадәтенә кергәнчә, ашарга теләнә.

Борчулы уйлар белән тагын бер атна үтте. Песине күзәтәм. Элекке маршруты буенча соранып йөри. Тычканнарның тереләре дә, үлеләре дә күзгә чалынмый.

Күршедә профнастил койма белән уратып алынган бакча бар, хуҗасы җәй көне бер-ике тапкыр гына килеп күренә. Бер почмакта төзелештән калган такталар калай белән каплап, бәйләп куелган. Җил-яңгыр куркыныч түгел. Песи баласын шунда яшереп яткыра булып чыкты. Сабый бөтенләй кыргыйланган, әни­сенә ияреп чыга да, мине күрүгә йомран кебек кереп кача. Моның исәнлеген күреп җаным тынычланды. Былтыргы “братлары” ягымлылар, кешегә үзләре килеп сырпаланалар иде. Ә бу...

Әнисе моны үз кәсебенә дә өйрәтми, ризыкны китереп ашата, һаман имезә. Әрәмтамак, эгоист үстерә! Тормышка ничек яраклашыр, ничек тамак туйдырыр бу сабый.

Җәй нык эссе булу аркасында бакчадагы скважинаның суы бетте. Шунлыктан сезонны иртә яптык. Үскән уңыш кайтарып урнаштырылды, бакча кышка әйбәт торышта керә. Ә менә хуҗалары бар килеш тә берәдәклектә йөрүче, дөньяда токымын калдыру өчен, шулкадәр авырлыклар кичерә-кичерә балалар үстерүче ак песи алда торган кышны ничек чыгар? Шул мәхлүк җан иясе әледән-әле искә төшә.
Читайте нас: