+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 ноябрь 2016, 02:00

Башкорт күңелле әзербайҗан

Аладдин Гараш оглы республикада икенче туган төяген тапты....Кеше берничә гомер яши дигәнгә ышансам, һичшиксез, Аладдин әфәндене үткән тормышында башкорт милләтеннән булгандыр, дип уйлар идем. Югыйсә, үзе өчен бөтенләй чит булган башкорт теленә карата тирән сөю бу кешедә каян килә?

Нефтекама шәһәрендә балачак әкиятләрен хәтерләткән “Аладдин” кибетләре барлыкка килгәнгә 15 еллап вакыт узгандыр. Ул чорда, шәхси сәүдә итү киң колач алып, төрле атамалы кибетләр ачылды, шуңа да мин “Аладдин”ны берничек тә аның хуҗасының исеме белән бәйләмәдем. Әмма тора-бара Аладдин атлы әфәнде турында бик еш ишетелә башлады, әле ул мәчет төзүгә акча биргән, әле хәйрия акциясендә катнашкан, тагы ниндидер игелек кылган. Шәһәр юбилеен үткәргәндә, аның белән якыннан танышу бәхете тиде. Тирмәләр аллеясында әзербайҗан диаспорасының да йорты куелган иде. Ә Аладдин әфәнде Самедов үзе бу юбилейда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Мин аның фән, әдәбият, телләр белән кызыксынуы турында белдем. Кыскасы, Аладдин Гараш оглы миндә тирән кызыксыну уятты һәм без аның белән очраштык.

Кайнар чишмәләр

Аладдин Гараш оглы Әзер­байҗан Республикасының Иран белән чиктәш булган Масаллы районының нибары 40 йорттан торган Хәлфәләр авылында туып-үсә. Бу урын оҗмахка тиң: тирә-якта таулар, елгалар, болыннар, урман. Якында гына кайнар суы ташып торган тау чишмәләре ага, аларның суыннан елга һәрвакыт җылы тора һәм бала-чага рә­хәтләнеп су коена.

— Балачакта бу кайнар чиш­мәләрнең безнең якның матур үзенчәлеге икәнлеге турында уйлый да белмәдем, бар җирдә дә табигать шундыйдыр дип, балаларча беркатлы фикер йөртә идем, — ди Аладдин.

Гаилә берничә дистә буйволдан торган кечкенә ферма тота, аның сөтен савып, катык, сыр җитеш­тереп сата. Моннан тыш, 90 сутый бакчада тут агачы, алыча, алма, виноград, өрек һәм башка бик күп төрле җимеш үсә, тырыш гаилә аларны да базарга алып чыга. Аладдин һәм аның 5 туганы күрше авылга йөреп укып, мәктәп тәмамлый. Егет әдәбиятны бик ярата, шигырьләрне мавыгып укый. Әмма мәктәптән соң әдәбият юлыннан китми, балта остасы һөнәрен сайлап, бер ел укып чыга. Аннары Баку план-исәпләү техникумын тәмамлый. Армия хезмәтен Латвиядә үтә, туган иле алдында хәрби бурычын үтәп кайткач, Аладдин сигез ел җирне исәпкә алучы булып эшли.

— Бу вакытны мин авыллар буйлап йөрдем, бурычым — колхоз һәм совхоз җирләрен исәпкә алып, картага кертү иде. Бик күп авылларга бердәнбер транспорт — ат кына бара ала, чөнки төбәгебез таулы, шуңа да эшләр без телә­гәннән әкренрәк барды, аның каравы, кешеләр белән аралаштым, үзем өчен аларның матур сыйфатларын ача алдым, — ди Аладдин.

Чарасыздан... эшкуар

1991 елда Советлар Союзы таркалгач, бюджет оешмасында авыр чор башлана, хезмәт хакы түләү озакка тоткарлана. Алад­динның инде бу вакытта гаиләсе, өч баласы була. Шунда тормышы көтелмәгән борылыш ала: танышлары, туганнары белән бергә Аладдин Казан шәһәренә сатуга лимон, мандарин ташый башлый.

— Бу Иран чиге ачылган вакытларга туры килде. Әкренләп Иран товарлары белән сату итә башладым. Туксанынчы еллар башында Казанда Нефтекама шәһәре турында ишеттем. Тәү башлап бу якларга килеп чыкканда кибет киштәләре буп-буш, сатып алырга әйбер юк иде. Биредәге “Чародейка” кибете, универмаг белән хезмәттәшлек итә башладым. Товарларга сорау зур, алар тиз сатылып бетә. Халыкның ихтыяҗын өйрәнеп, географияне киңәйттем, Вильнюс, Минск, Польшадан товарлар кайтара башладым. Ул вакытта үзебездә дә хәлләр мөшкел иде, гаиләне бирегә алып килдем, олы кызыбыз беренче сыйныфка укырга монда китте, — дип эшкуарлыкның тәүге елларын искә ала әңгәмәдәшем. 1995 елда сәнәгать товарлары белән сату итүгә беренчеләрдән булып таныклык ала ул.

Башкортстан — изгеләр төбәге

Нефтекамада эшләсә дә, биредә яшәргә калырмын дип уйламый Аладдин.

— Беренче ун елны күңел халәтем капитансыз торып калган һәм кайсы юнәлештә йөзәргә белмәгән корабны хәтерләтә иде. Күңел гел туган якка тартты. Нык сагына идем. Хәзер инде күнектем. Башкортстанны яраттым. Хәер, мин кечкенә чакта бар җирдә дә шундый матурлык, дип уйлаган кебек, сез дә башка урында мондый иркенлек юклыгын, оҗмахта яшәгәнегезне аңламыйсыздыр, бул­ган әйберне шулай тиеш кебек, табигый кабул итәсең бит ул. Әмма Башкортстан — бик үзенчәлекле төбәк. Үземнең туган яктан килгәндә, республикага җиткәч тә искиткеч аураны тоям. Башкортстан климаты буенча Азиягә түгел, Европага якын, монда саф һава, сулыш алуы җиңел. Ә Белорет, Учалы районнары нинди матур! — ди ул.

Урал батыр һәм Аладдин

Аладдин Гараш оглы Башкортстанга гына түгел, ә башкорт теленә, милли хәзинә булып торган “Урал батыр” эпосына гашыйк. Гаҗәеп һәм соклангыч: ул бу озын эпосны яттан сөйли. Мифтахетдин Акмулла, Зәки Шәмсетдин әсәрлә­рен кызыксынып укый, аларны өйрәнә.

— Дустым Азат Үтәкәев белән Уфага барган саен ул, китап кибетенә кереп, башкортча китап­лар ала торган иде. Мин дә кызыксындым, тәүдә аңламый идем. Шунда кулыма “Урал батыр” эпосының инглиз һәм урыс телләренә тәрҗемәсе килеп эләкте, алып кайтып укыдым һәм бу әсәргә гашыйк булдым. Анда әзербайҗан теле һәм әдәбияты белән уртаклыклар бик күп булып чыкты, гореф-гадәтләр охшашлыгы да бар. Уртак сүзләр байтак, аеруча безнең әтиләр, картәтиләр кулланган сүзләрдә охшашлык күп, — ди Аладдин әфәнде.

Эпостан өзекләр китереп сөйли. Аны тормышчан, тирән, фәлсәфи әсәр дип атый. Башкорт теле, әдәбияты белән тирән кызыксыну Аладдин Гараш оглын фән юлына этәрә, ул бүген Башкортстан дәүләт университетының философия һәм социология факультетының “Теология” бүле­гендә укый. Күптән түгел “Урал батыр” эпосы һәм экзистенциализм” дигән темага фәнни эш язган.

— Башкорт эпосында Бер­бөтен өчен бер Өлеш үлә: Урал батыр тере суны үзе эчми, аны тирә-якка сибеп, табигатьне терелтә. Аның Бөрбөтенгә табынуы, тормышны яратуы, иленә, халкына хезмәт итүе тормышны янә дәвам иттерә. Урал, суны үзе эчеп, үлемсезлеккә ия булуга омтылмый. Башкорт эпосында изгелек кылу иң зур максат итеп куела, — ди Аладдин Самедов.

Кечкенәдән үк тормышның асылы турында уйланган, үзен табарга теләгән Аладдинның бу әсәргә, эпосның шушылай тәмамлануына гашыйк булуы очраклы түгел. Үсмер чагында Аладдин йога, медитация белән шөгыльләнә башлый. Бик күп укый, аны һәрвакыт дини, психологик, фәлсәфи китап­лар кызыксындра. Гарәп шагыйре, суфый Ибн-әл-Фәритне башкорт теленә тәрҗемә итүе дә юктан гына түгел. Әзербайҗан миллә­теннән булган кешенең әсәрне үз теленә түгел, башкорт теленә тәрҗемә итүе, кайчандыр үзе өчен бөтенләй ят булган башкорт теленең бөтен нечкәлекләрен өйрәнүе, аны зурлавы соклану тудыра.

Милләтенең асыл улы

Аладдин әфәнде үз милләте өчен дә бик зур эшләр башкара. Ул Нефтекама шәһәрендә яшәүче әзербайҗан диаспорасын җитәкли, ана теле, милләтнең гореф-гадәтләре югалмасын өчен бик күп эш алып бара. Моннан берничә ел элек дуслары белән нефтекамалыларны әзербайҗан мәдә­нияте белән таныштыру йөзеннән, туган якларыннан ансамбль чакыртып, шәһәр халкын таң калдырган иде.

Аладдин Гараш оглының эше турында да әйтеп китми булмый. Бүгенге көндә ул шәһәрдә берничә сәүдә ноктасы тота.

— Бер кечкенә кибеттән башлаган идем, хәзер, Аллага шөкер, киңәйдек, — ди сиксәннән артык кешене эшле иткән, коллективын хөрмәт итүче, олы йөрәкле җитәкче.

Һәм, әлбәттә, аның хәйрия ярдәме турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер. Бик күп чараларны үткәрүдә финанс ярдәм күрсәтүдән тыш, динле кеше бул­ган Аладдин Гараш оглы мәчет, мәдрәсә төзелешендә зур ярдәм күрсәтә.
— Мин әти белән әнинең бер вакытта да намазын калдырганын белмим, дин тәгълиматлары кечкенәдән аңга сеңеп калган. Мәчетләргә ярдәм итү — батырлык түгел, ул һәр мөселманның бурычы, — ди ул.

Быел Аладдин әфәнде Краснокама районы Кабан авылындагы һәм Тәтешле районы Шулган авылындагы приютларга “Әллүки”, “Тулпар “ журналларын яздыруда ярдәм күрсәтте.

— Биредә авыр гаиләләрдән килгән балалар яши. Яшәү шартлары бик яхшы булса да, аларның күңелләре китек. Әмма төсле рәсемнәре белән балкып торган “Әллүки” журналы килгәч, шушы боек күңелле сабыйлар җанланып китә, күзләрендә очкыннар кабына, алар басманы шулкадәр яратып укый! Без Аладдин әфәндегә киң күңеллелеге, балаларга шатлык, елмаю бүләк итүе өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшендә һәм гаиләсендә иминлек, тыныч­лык телибез. Ятимнәргә, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәмегез өчен зур рәхмәт! — ди Шулган социаль приюты мөдире Әфинә Шакирҗанова.

Үзенең тормышын изгелеккә, Ходай Тәгаләгә хезмәткә багышлаган Аладдин Самедов, чыннан да, хөрмәткә һәм соклануга лаек.

...Туып-үскән җир, тирә-як мохит, милли моңнар кешенең холкына, шәхесе формалашуга тәэсир итә, диләр. Әгәр дә бу сүзләр хак булса, юмарт Әзербайҗан җире Аладдин атлы улына — күңел юмартлыгы, милли моңнар кешелеклелек, нечкә күңеллелек кебек матур сыйфатлар бүләк иткәндер. Ә таулардан бәреп чыккан кайнар чишмәләр аның йөрәгенә изгелек, сафлык бөркегәндер, кеше кайгысына битараф калалмый торган кайнар йөрәк биргәндер. Аладдин Гараш оглының тормыш девизы үзенең яраткан геройлары Янбикә, Янбирде, Урал батырның яшәү асылы белән аваздаш: бу дөньяны яратып яшәү, халкыңа, милләтеңә хезмәт итү, матур эз калдыру.
.
Читайте нас: