+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 ноябрь 2016, 02:10

Яңа бүлмә

Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә....Кайчандыр авылда зур мәктәп гөрләп эшли иде. Ул ябылып, башлангыч сыйныфка килгән берничә бала клуб бинасында сыенырга мәҗбүрләр. Арытаба исә район үзәгенә йөреп укыйлар. Мәктәп автобусы дүшәмбе иртән барып ала да, ял көннәренә өйләренә кайтара. Балалар интернатта яши.

Кечкенә Нәфисә дә быел шунда яшәп укый. Яңа салып чыккан якты, зур өйдән, әти-әнисенең җылы кочагыннан, иркәләп сөеп кенә торган дәү әнисеннән аерылу кыен булса да, күнде. Нәфисәгә дип тәгаенләнгән бүлмәдәге караватта ул укуда чакта Мырауҗан йоклый. Ялларда исә, атлап түгел, шатлыгыннан очып йөргән Нәфисәнең шаркылдап көлүеннән, бер бүлмәдән икенчесенә йөгереп мәче белән уйнавыннан ялан кебек өй гөрләп тора, бәйрәм төсен ала.

Апасы кияүдә, ерак Себер якларында гомер кичерә. Җәйге каникулда гына озакка кайтып, балалары белән ял итеп, ярдәмләшеп китәләр. Абый­сының да үз тормышы, гаиләсе белән башкалада яши ул. Шуңа да әти-әнисенең, дәү әнисенең бөтен игътибары кечкенә кызда, алар аны сагынып көтә. Әтисе бик булдыклы кеше: фермер, балта остасы. Әнисе, соңгы елларда сәламәтлеге бик еш борчу сәбәпле, өйдә генә тора. Гомер буе йорт-милекне бәла-каза, табигать гарасатларыннан страховкалаучы булып эшләгән дәү әнисе урам аша гына яши. Хаклы ялда булса да, сәламәтлегенә һич зарланмый, бакча үстерә, кош-корт карый, балалары, оныкларына һәрьяклап ярдәм итә әби.

Каникулдан соң, рәхәтләнеп ял итеп килсә дә, үзен начар хис итте Нәфисә. Күңеле боекты, йөрәге нидәндер курыккан кебек, дөп-дөп типте. Төнлә бик куркыныч төш күрде. Куркуыннан малайлар бүлмәсенә кереп, сыйныфташы Радмирны уятты. Тегесе аптыравыннан тәрбиячене чакырды.

— Минем торыр урыным калмады, шуңа килдем, — дип хәлен аңлатты һәм куркыныч төш күрүен әйтте кыз.

Тәрбияче, Нәфисәне тынычландырып, таң атканчы аның янында утырды.

Иртәгәсен мәктәпкә коточкыч хәбәр килде. Нәфисәләрнең өйләре януы турында билгеле булды. Психолог, сыйныф җитәкчесе Нәфисәгә бу хакта белдергәч: “Мин беләм, бүген тө­шем­дә күрдем”, — дип җаваплады кыз.

Ходайның рәхмәте, янгыннан өйдәгеләр каза күрми. Өй алдындагы тәрәзәләр коелып төшкән тавышка уянган йорт хуҗалары зал тәрә­зәсеннән бакчага сикереп төшә. Әни кеше документларны эләктерергә дә өлгерә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, кызыл ут күккә күтәрелә. Кадерләп, күңел биреп җыйган әйберләрдән, агачтан салынган өйдән бернәрсә дә калмый. Шок хәлендә булган хуҗалар кемне гаепләргә дә белми-аңламыйча, ут төрттеләр дип уйлый. Әбисе башкалада янгын сүндерү бүлегендә эшләүче оныгына шалтырата. Айбулат үз эшенең белгече, өйгә электрны үз куллары белән үткәргән була, уйламаганда мондый хәл килеп чыгуы аны да аптырата. Тиз арада тиешле белгечләрне туплап, юлга кузгала ул.

Белгечләр нәтиҗә белән озак көттерми. Янгынның верандадан чыгуын исбатлыйлар. Ут кабуның сә­бәпчесе ике туңдыргыч булуын ачыклый алар.

Бәла кешенең кем, нинди һөнәр иясе булуына карамый. Көндәлек тормышны газ, электрдан башка күз алдына да китереп булмый, тик алар саклык, игътибарлы булуны сорый. Хуҗабикә алып чыккан документлар, йортның страховкаланган булуы ярдәмендә тәҗрибәле дәү әни эшне җайга сала. Тиешле урыннарга гариза язып, акча юлларга ярдәм­ләшә. Тик менә ялларга талпынып, сагынып кайтучы Нәфисәгә яңа бүлмәне көтәсе була әле.
Читайте нас: