— Көнгә өч тапкыр савабыз. Күпләребез — яшь кызлар. Фермага кайткач та, җәйләүдә булган айларда да дежур торганда өйгә кайтмыйбыз. Савучылар килгәнче “кызыл почмак” бүлмәсен юып, җыештырып чыгабыз, су җылытып, чираттагы савымга әзерләнәбез. Буш вакыт булса, кулга чигү тотабыз. Менә шул еллар истәлеге! — дип, Резида апа алдыма бер кочак чигелгән җәймә, мендәр тышлары, ашъяулыклар китереп салды.
Төрле ысул белән чиккән, кабартып эшләнгән бизәкләр дә бар күзләрнең явын алырлык эшләре арасында. Элек мамык шәлләр дә бәйләгән. Карават җәймәсе дә, сөлгеләр дә чиккән, аларын кызларына бүләк иткән Резида апа.
Кияүгә чыгуы — аерым бер тарих. 1961 елның көзендә Тутагачтан 7 чакрымдагы Түбән Сикияз авылы егете Фәүдәт урлап алып кайта аны.
— Электән таныш идек. Аралашып, аңлашып йөри идек. Тәкъдим дә ясады. Ә минем әлегә тормышка чыгарга исәбем юк, теләгем читтә эшләп, дөнья күреп кайту иде. Колхозда водитель булып эшләгән Фәүдәтне безнең бригадага эшкә җибәрделәр. Беркөнне мине сорап килде, әти-әниемнең ризалыгын алды, ләкин мин ризалыгымны бирмәдем. Күрәсең, ата-ана фатыйхасын алгач, шул җиткән дигәндер, күп тә үтмәде, урлап алып кайтты. Шуннан башлап бергә бәхетле гомер кичерәбез, — дип елмая Резида апа. —Тутагач авылында бер чорда 11 кыз үстек. Алтыбыз бер елда Түбән Сикиязга килен булып төштек. Менә дигән тормыш корып, җитеш яшәдек...
Резида апа кул эшләрен барлый. Үзе өч кыз үстерүләре, барысын да башлы-күзле итүләренә сөенечен белдерә. Апаның кул эшләренә күз салам: мулине, ирис җепләрдән тезелгән бизәкләр. Менә бу тәвә кошын тәүдә ак җирлеккә чиккән, аннары киндергә зурайтып эшләп, рамга урнаштырып, стенага элгән. Үзләренә бәхет, тормышларына кот өстәп тора сыман.
— Яшь чактан яратып эшләгән эш биздерми. Күз нурларымны салып башкарган эшләрем әле дә куллануда. Күзләрем начар күрсә дә, кайчакта кулыма чигүемне алам. Фәүдәт тә, янәшәмә утырып, тырышлыгымны бәяләп торгач, тагы да дәртләнеп китәм.
Күңелләре соклангыч Җиһангировлар матурлыкны тоя, аны башкаларга да уртаклашып яши белә. Яшьлек елларындагы саф хисләрен олыгайган көндә дә саклый белеп, бүген дә бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Тормыш шундый кешеләре белән матур.