+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 декабрь 2016, 02:00

Риваятькә лаек гомер

Мәчетле районының атамасы I гильдия сәүдәгәр Хафиз Хәбибуллинның тормыш юлына турыдан-туры бәйле.1897 елның язы... Елгалар боздан арчылган, бар дөнья яңарыш кичергән мәл... Хәер, сәүдәгәр өчен монысы әллә ни зур әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме – тиздән Караидел буйлап Санкт-Петербургка иген төялгән баржалар кузгалачак. Кыш буе якын-тирә авылларда яшәүче татар-башкорттан җыелган икмәк башкалага юл алачак. Бу эшне биредә Хафиз бай башлап җибәрде. Элек халыкка игенне козгын кебек төрле яклардан ябырылган алыпсатарларга бик арзан хакка тапшырырга туры килә иде. Алар исә, икмәк хакын икеләтә-өчләтә арттырып, Русиянең төрле төбәкләренә илтеп сатты. Хәзер исә эш җиңеләйде. Хафиз байның тырышлыгы аркасында, халыктан җыелган игенне саклау өчен ике катлы келәт булдырылды, Франциядән иген киптерү җайланмасы кайтарылды һәм, иң мөһиме, Устьмаш авылы янында пристань төзелеп, анда баржалар ясау эше җайга салынды.

Читайте нас: