+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 декабрь 2016, 02:00

Чын әни шундый була!

Зилә Казимова ятим кызга яшәү өчен талмас канатлар куя.Зилә Казимова олы йөрәкле кешеләрдән: үзенең дүрт улы өстенә ул балалар йортыннан ятим кызчыкны алып үстергән. Бүген инде Алена Черепановага 17 яшь, ул — Кушнаренко күппрофильле колледжының икенче курс студенты.

— Ирем күптән гүр иясе, улларымның һәр­кайсының үз гаиләсе, тормышы. Моннан ун ел элек аксыл-сары чәчле, зәңгәр күзле кызчыкка әни булырга карар итүемә бүген килеп сөенеп бетә алмыйм. Улларым да аны бертуган сеңлеләре кебек күрә, — дип уртаклаша Зилә апа. — Хәзер ул — олыгайган көнемдә төп ярдәмчем, киңәшчем. Яныңа кайтыр кешең булу, аны көтеп, тәмле ризыклар әзерләп тору — үзе бер бәхет бит ул!
Без килгәндә Алена дәрес әзерләп утыра иде.

— Укырга бик хирыс кызым, — дип сөенә Зилә ханым. — Колледжда үткәрелүче һәр олимпиадада катнашырга тырыша, призлы урыннар да яулап тора. Инглиз, урыс теле, тарих фәннәрен аеруча яратып өйрәнә. Шахмат, шашка буенча бәйгеләрдә даими катнаша. Яхшы укыгач, рәсеме Мактау тактасында эленеп тора.

Гомер юлында мәрхәмәтле, олы җанлы Зилә Фаяз кызы пәйда булмаса, үз әнисе тарафыннан бала тудыру йортында ук калдырылган ятимә кызчыкның язмышы ничек булыр иде — фаразлавы авыр. Ни дисәң дә, ул — тумыштан гарип бала, аномалия хромосомаларында. Кулындагы бөтен бармаклары да үзенә буйсынып бетми, аяклары да еш сызлый, нерв киеренкелеге кызга бөтенләй ярамый. Тик Зилә апа, баланы тәрбияләү җиңел булмаса да, аңардан, кайберәүләр кебек, беркайчан да баш тартырга уйламый. Бөтен сабырлыгын җыеп, кызны дәваханәдән-дәваханәгә, шифаханәләргә йөртә, сәламәтлеген ныгыта, күзләренә операция ясата. Яхшы тәрбия, ана назы үзенекен итә: кечкенә чагында бик чирләшкә булган кыз бүген, кулыннан килгәнчә, спорт белән шөгыльләнә, ә бәйли, чигә, рәсем төшерә башласа, коеп кына куя.

— Кызым шигырьләр дә яза, — ди, горурланып, Зилә апа. — Яшьтәшләре белән дә уртак тел таба, үзе кебек үк иҗатка мөкиббән ахирәтләре бар.

Зилә Фаяз кызы үзе дә, ире Владимир Анатольевич та гомер буе Кушнаренко ярма заводында хезмәт салалар. Гел алдынгылар сафында булалар. Предприятие аларга һәм тагын өч гаиләгә агач йорттан бер бүлмәле фатирлар бирә.
— Йортыбыз 1906 елда салынган! Аны күршеләребез белән һәрдаим төзекләндереп торгач, әле дә әйбәт кенә гомер итәбез, — ди хуҗабикә. — Күңелең иркен булса, фатир кысан тоелмый ул. Ә Аленага, унсигезе тулгач, үзенә фатир бирергә тиешләр. Район хакимиятендә торакка чиратка куелды ул.

— Әниемә чиксез рәхмәтлемен, — дип сүзгә кушылды Алена. — Ул — һәр эштә минем зур ярдәмчем. Гимназиядә укыганда атнасына әллә ничә тапкыр дәрескә килеп утыра иде, кайбер фәннәрдән начаррак өлгәшә идем, әниемнең тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә гимназияне “биш” һәм “дүрт” билгеләренә генә тәмамладым. Ул, бер дә иренмичә, хәтта өлкән сыйныфларда да дәресләремне әзерләште.

Сәләтсез балалар юк, бары алар белән, вакытыңны кызганмыйча, күңел биреп шөгыльләнергә кирәк, дигән фикердә Зилә апа. Үзенең китап укуга булган мәхәббәтен ул кызына да бирүгә ирешкән. Алена китапханәнең “Иң күп китап укучы” дигән махсус призына лаек булган.

Үзаллы дөнья көтә башлагач югалып калмасын өчен әнисе Аленаны тәмле итеп ашарга пешерергә, бакчада җиләк-җимеш үстерергә өйрәткән. Бәйләү, тегү, чигү серләренә дә төшендергән.

— Кешенең тормышта якты максаты булырга тиеш, — ди Зилә Фаяз кызы. — Минеке — Аленамны җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү. Колледжны тәмамлагач, кызыма югары белем бирү хакында хыялланам. Бу хыялымны тормышка ашыру өчен барлык көчемне салачакмын! Алена белән еш кына сөйләшеп утырабыз, аның инглиз теле белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт педагогия университетының көндезге бүлегенә керәсе килә. “Әни, син дә минем белән яшәсәң иде, вузда белем алган чагымда да”, — ди. Әлбәттә, кызым укырга керсә, мин аның белән башкалага китәргә дә риза. Яшәргә урын да табарбыз, укысын гына!

Менә шулай бер-берсенә терәк булып яши әни белән кыз. Ә бу дөньяда адәм баласына әллә ни күп тә кирәкми бит: янәшәңдә җаныңны аңлаучы, авыр чакларда җылы сүзе белән йөрәк яраларыңны дәвалаучы якын кешең булу — бернинди акчага да алыштырмаслык зур байлык ул!
Читайте нас: