+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 декабрь 2016, 02:00

Кошны канатлары очыра

Укытучы, мәктәп директоры Рита Кәшфуллинаның яуланасы үрләре алда әле.Дәрес бара. Зал уртасындагы түгәрәк өстәл янына укучылар тезелешкән. Тирә-якта чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык. Җитди, горур кыяфәтле укытучы балаларны хәрефләр белән таныштыра. Гади дәрес түгел шул бу! Укучылар – кул белән типчеп тегелгән чәчәкле күлмәкле курчаклар, ә остазлары – саргылт чәчле, ябык гәүдәле нәни кызчык...

Балачактагы самими уеннар зур тормышка репетиция булган икән бит. Түбән Карыш авылында яшәп, алты балага гомер бирүче Фәгыйлә апа белән Мәүли абый Кәлимуллиннар гаиләсендә иң төпчеге ул Рита. Өч абыйсы да төзүче һөнәрен сайлый. Өлкәннәре Данир атказанган төзүче исеменә лаек. Флүрә апасы – аш пешерүче. Әнисе­нең бик кызыклы итеп әкиятләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр сөйләвен тыңлап үскән Рита кечкенәдән укытучы булырга хыяллана.

– Мин колхозчылар гаилә­сен­дә үстем. Әни гомере буена хуҗалыкта төрле эшләр башкарды. Шуңа карамастан, ул повесть-романнар укырга ярата һәм моңа вакыт таба иде. Шуңадыр, мөгаен, җор телле кеше ул. Сөйләмендә еш кына мәкаль-әйтемнәр куллана. Әдәбиятка мәхәббәтне, беренче чиратта, әни уятты, – ди Рита Мәүли кызы.
Ә инде укытучы һөнәренә чынлап гашыйк итүче педагог дип Валентина Федосееваны саный ул. Анновка башлангыч мәктәбендә белем бирүче тәүге укытучысы үз-үзен тотышы, гыйлемле, сабыр, балаларга карата ягымлы булуы белән кыз күңелендә бу һөнәр ияләренә тирән ихтирам уята.

Шулай да мәктәпне тәмам­лар вакыт җитүгә, Ритага якты хыялларыннан баш тартырга туры килә. Моның төп сәбәбе, беренче чиратта, гаилә хәл­ләренә бәйле була. 1981 елның көзендә Кәлимуллиннар зур югалту кичерә. 46 яшендә Мәүли абый каты авырудан дөнья куя. Алты бала белән ялгыз калган Фәгыйлә апага җиңелдән булмый, билгеле. Әнисен уйлап, аңа якынрак булу өчен дә Рита документларын Бөре фармацевтика училищесына тапшыра.

– Укытучы булу теләге көчле булса да, югары уку йортына барырга батырчылык итмәдем. Мин анда башка катлам кешеләрнең балалары гына керә һәм укый ала, дип уйлый идем. Аннары әниемнең: “И, балам, безнең гаиләдә барысы да эшчеләр. Нишләп син дә гади генә профессия сай­ламыйсың? Укыта алырсыңмы соң?” – дип борчылуларына да колак салдым, – дип хәтерли Рита Мәүли кызы.

Аның хезмәт юлы туган авылында социаль хезмәткәр буларак башлана. Училище тәмамлап кайткан уңган да, ягымлы да кызны караучысыз калган олы яшьтәге кешеләр бик тиз яратып өлгерә. Әнә шуңа да, эшләвенә бер ел дигәндә, Ританы Түбән Карыш сигезьеллык мәктәбенә укытырга чакыргач, әби-бабайлар хафага кала, җибәрәселәре килми. Ә кыз исә, декрет ялына киткән укытучы урынына бер генә ел эшләп торырга туры киләчәген ачык аңласа да, шатланып риза була.

Дәресләр, төрле чаралар, җыелышлар... Мәктәп тормышы кызны бөтереп үз эченә алып керә. Күз ачып йомган арада узып киткән 1993 ел Ританың күңелендә бүген дә гомеренең иң матур чоры булып саклана. “Шул вакытта мин мәктәптән, балалардан башка яши алмавымны аңладым. Тормышта үз урынымны тапкандай бул­дым”, – ди ул.

Соңыннан Рита Чуртан­лыкүл башлангыч мәктәбендә унике ел хезмәт сала. Бу еллар аның гомер дәфтәренә, Финат исемле егетне очратып, тәүге җитди хисләр кичерүе, Югары Карыш авылына килен булып төшүе, кызлары Алсуның дөньяга килүе кебек якты мизгелләр белән дә уелган. Нәкъ шул чорда күптәнге хыялы чынга аша – Рита югары белем ала. Фармацевт һөнәренә ия булганлыктан, ул БДПУның биология факультетын сайлый.

2007 елдан Рита Мәүли кызының хезмәт юлында яңа этап башлана. Аны Югары Карыш урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытырга чакыралар. Биредә озак еллар белем һәм тәрбия биргән тәҗ­рибәле педагог Асия Хаҗимул­линаның эшен дәвам итү яшь кешедән зур җаваплылык таләп итә, билгеле. Башта кыюсыз гына эшкә тотынса да, Рита Мәүли кызы остазының йөзенә кызыллык китерми. Асия Солтангәрәй кызы булдырган традицияләргә тугры калып, туган телебезне саклауга зур өлеш кертә. Талантлы, энергияле укытучы дәресләрен кызыклы һәм фәһемле итеп оештыру белән бергә, балаларны иҗади конкурсларга, олимпиадаларга алып бара.
– Яткан таш астына су керми, дигән борынгылар. Шуңа да һәрвакыт үз көчеңне сынарга, камилләшергә, көрәшергә кирәк. Шунсыз алга бару, үсү мөмкин түгел, – ди укытучы.

Шунысы куанычлы, Рита Мәүли кызының укучылары республика, хәтта югарырак дә­рәҗәдә бәйгеләрдә дә җиңүләр яулый. Бер генә мисал. 2012 елда аның укучысы Айдар Гомәров Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча Беренче халыкара олимпиа­даның дистанцион этабында – беренче, ә икенче этабында өченче урын яулый. Авылга бик күп бүләкләр, планшетка кадәр күтәреп кайткан баланың күңеле никадәр үсүен күз алдына китерәсездер, мөгаен.

Укытучы үзе дә һәрвакыт камилләшү юлында. Читтән торып БДПУның татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмам­лаган. Бүген шунда ук магистратурада белем ала. Гому­мән, Рита Кәшфуллинаның исеме мәгариф системасында эшләүчеләргә яхшы таныш. Ул 2013 елда “Ел укытучысы” республика бәйгесендә татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы ун педагог исәбенә кереп, “Халык традицияләрен саклау” номи­нациясендә җиңү яулады. Ә быел исә биш финалчы исемлегенә кереп, лауреат булды. Әлбәттә, әлеге мәртәбәле конкурс ныклы әзерлек, белем дәрәҗәсе, педагогик осталык таләп итә. 2014 елдан мәктәп директоры вазыйфасын да башкаручы укытучының, көндәлек җитди эшләрен калдырып, башкаладан шактый ерак урнашкан авылдан килеп, сынауларны лаеклы үтүе – үзе үк зур батырлык.

– Мондый чараларда катнашу бик кирәкле һәм әһә­миятле. Осталык дәресләре карыйсың, тәҗрибә туплыйсың, яңалыклар белән уртаклаша­сың, дуслар табасың. Һәр укытучыга кыюрак булып, үзен сынап карарга киңәш итәр идем, – ди педагог.

Кызганычка каршы, Рита­ның тормышы җиңүләрдән генә тормый. 2008 елда ул тормыш иптәшен югалта. Зур, иркен йорт салып, җыйган дөньяның кадерен белеп кенә яшәр вакытында яман чир аның Финатын 39 яшендә мәңгелеккә алып китә.

Яралары гомерлек булса да, яшәү дәвам итә. Берничә елдан Ританың тормыш юлында үзе кебек язмышлы кеше очрый. Кәбирнең тормыш иптәше дә каты авырудан яшьли дөнья куйган була. Ир улы Вадим белән ялгыз кала. Яңа гаиләдә, бер ояга кушылган ике үсмер - Алсу белән Вадим тиз уртак тел таба. Хәзер инде Алсу тарих һәм хокук факультетының өченче курсында укый. Әнисе юлын сайлаган ул. Вадим – Волгоградта, армия сафларында хезмәт итә.

– Бәхеткә, юлымда һәрва­кыт яхшы күңелле, игелекле кешеләр очрый. Кәбир – ныклы терәгем һәм таянычым. Мәк­тәптәге хуҗалык эшләрен алып баруда ул – минем уң кулым. Бердәм, тырыш коллективым белән дә горурланам. Уңыш­ларымда аларның өлеше зур, – ди Рита Мәүли кызы.

Кошны канатлары очыра, дигән борынгылар. Әлбәттә, ул канатлары тигез, ныклы булганда гына биеклеккә, яктылыкка омтыла ала. Хезмәтендә дә, гаиләсендә дә тигезлек, тыныч­лык булганда, Рита Мәүли кызының яулыйсы үрләре алда әле!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: