Безнең Дәүләкән районы авылларының берсенә югары белемле бик матур бер кыз укытучы булып эшкә килә. Аңа яңа гына хәрби хезмәттән кайткан, эш сөючән, гармунны да оста тартучы бер егетнең күзе төшә. Алар бик тиз дуслашып китә, туй ясау турында да уйлана башлыйлар. Кызның апасы, бу хәлләрне ишеткәннән соң, сеңлесен надан егеткә кияүгә чыгудан “коткарып”, аны авылына алып кайтып китә. Егет, кичке мәктәптә укып урта белем ала, Уфага китеп, Башкортстан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Гаилә кора. Бик чибәр һәм эшкә уңган кызга өйләнә. Берсеннән-берсе матур, акыллы балалар үстерәләр.
Авыл клубында 25 ел бергә яшәгән гаиләләр хөрмәтенә чара оештыралар. Ул бик күңелле уза, анда гаиләсе белән әлеге егет һәм аның тәүге мәхәббәтен җимергән хатын да катнаша. Әлеге хатын, җаен туры китереп: “Ачу сакламыйсыңмы?” – дип сорый. “Юк. Синең сүзең белем алырга ярдәм итте. Бик уңышлы өйләндем, берсеннән-берсе гүзәл балалар үстерәбез. Тормыш юлымның шулай булуына сиңа зур рәхмәт!” – ди егет.
Икенче вакыйга. 1945 елның 5 декабре иде. Конституция көне булу сәбәпле, ул ял көне дип игълан ителде. Минем Дәүләкәндә укып йөргән чак. Туган авылга кайтырга булдык, кич якынлашып килүгә карамастан, юлга чыктык. Без тәпиләгән арада төн дә җитте. Суык һәм буранлы төн иде ул. Бәхеткә, күрше авыл кешеләре безне танып, утыртып алып кайтты. Моны мин гел искә төшереп тордым.
Еллар узды. 1970 елда мин ул кешене кабат очраттым. Картайган, гәүдәсе дә кечерәеп калган. Ул көнне аларга автобус йөрмәгән булган. Мин, аны утыртып авылына алып барып, капка төпләренә кадәр илтеп куйдым. Акча бирергә тырышкан иде, алмадым. Үзенең дә кайчандыр мине утыртып алып кайтуын искә төшердем.
Тагын бер вакыйга. Авылда бер эчкече бар иде. Ул берәүгә аракы сорап кергән булган. Анысы бирмәгәч, ачуыннан тегенең абзарына ут төрткән. Барлык маллары янып бетте. Туганнары һәм авылдашлары, җыелышып, зыян күрүчегә сыер алып бирде. Ут төртүчене, җинаять кылганда шаһитлар булмаган, дип, иректә калдырдылар. Дөрес, тәкъдир үз карарын чыгарды – кышкы бер салкында исерек килеш ат чанасыннан төшеп калып, аяк-кулларын туңдырды. Аларны кистеләр. Авылдашлар моны “Ходай каргышы” дип бәяләде.
Озын сүзнең кыскасы шул – кешеләргә изгелек кылып яшәргә кирәк. Үзеңнән соң якты хатирәләр генә калсын.
Фаил ХӘМӘТДИНОВ.