+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 декабрь 2016, 02:00

Могҗиза урынына — фаҗига

Бузат авылы халкы Яңа 1979 елны каршыларга әзерләнә. Миңнулла белән Хәлимәнең исә өр-яңа өйләрендә беренче тапкыр Яңа ел каршылаулары. Шуңа да алар бу елны үзенчәлеклерәк итеп каршыларга уйлаган иде. Тик Миңнулланың икетуган абыйсы Әдиятулла абзый: “Беренче ел безнең авылдасыз, Яңа елны бергә каршылыйбыз, безгә киләсез. Газилә җиңгәң бәлешләр әзерләде”, — дигәч, Миңнулла ризалашты да куйды. “Безне бит әле Хәлимәнең әти-әниләре — әби белән бабай күрше авылга, Карамалы-Бузатка туй мәҗлесенә чакырды, кайтып җитеп булырмы икән?” — дип кенә мыгырданды. “Көне дә бигрәк суык, ничек булыр. Хәсән каенагада толып бар иде, аны да очратып булмады бит әле”, — дип сөйләнә-сөйләнә хушлаштылар. Абзый аның саен ныкышты: “Тырышсагыз, кайтып җитәрсез, көтәбез!” — дип калды. Миңнулланың да уйлавы буенча, тырышкан очракта анда да, монда да өлгереп булыр төсле иде. Әмма язмыш үзенең юлларын үзенчә язган, үзенчә сызган иде инде...

Яңа 1979 ел үзенчәлекле килде. Кешелек әле безнең Башкортстанда 54 градус суыклык белән аяк баскан Яңа елны хәтерләми иде. Шуңа күрә радио-телевидениенең кисәтүләренә дә колак салмадылар, хәтта ышанмадылар да.

Күптән килгән гадәт буенча, Бузат авылында чыршы бәйрәмен, маскарад кичәсен Яңа ел тулуга берничә сәгать кала авыл клубында үткәрергә гадәтләнгәнлектән, барча авыл халкы, чатлама суыкка карамастан, клубка ашыкты.

Ә Карамалы-Бузатта туй бара. Аръяк урам кызы Зәүҗия белән авылның иң абруйлы егете Фәргать язмышларын Яңа ел бәйрәмендә бәйләргә булды. Туганнарын җыеп, атларны бизәп, кечкенә Карамалы-Бузат авылын гөрләтеп, килен төшереп, туй уйныйлар. Кичке төп мәҗлескә хәтле кодаларга хөрмәт күрсәтеп, аларны ашка дәшәргә булдылар.

Яңа өйгә күченү мәшәкатьләре аркасында күптән күрешмәгән Миңнулла кияү белән Хәлимә кызларын, Ибрайда яшәүче кызлары Сәвия белән Мосавир кияүләрен дә дәштеләр. Тегеләре, үз чиратында, дәртләнеп әзерләнә башлады, чөнки Сәвиянең икенче баласы — кызчыгы Айсылу дөньяга килгәнгә бер ел булып килә, ә әти-әни йортына килә алганы юк. Биш яшьлек Илдар да киемнәрен җыя башласа да, зур әнисенең (әтисенең әнисе) йөрәге сизенгәндер, мөгаен, сабыр гына тавышы белән оныгын өйдә калырга ризалаштырды.

Бик каты суык булганлыктан, машиналар кабызу мөмкин түгел иде. Шунлыктан, Мосавир, бабайларына барырга дип колхозның иң шәп айгырын сорап алды һәм көндезге туй мәҗлесенә ат җигеп барып та җит­теләр. Хәлимә апасы белән күптән күрешмәгән Сәвиянең сүзләре, сер­ләре күп кенә җыелган иде. Алар өстәл әзерләгәндә сөйләшеп бетмәгән сүзләрен мәҗлес кызгач, күршеләргә кереп, аулаклап сөйләштеләр. Әмма Хәлимә апасының гына бер дә кәефе күтәрелмәде. Күптән түгел генә дәваханәдән кайтса да, артык авыртуы да сизелми дә соң, шулай да күңеле нидер сизенә, бер дә туй мәҗлесенең шатлыгын тоймый иде.

Ә бу вакытта туй мәҗлесе кызганнан-кызды. Мосавир кияү өздереп гармун уйнады, ә инде Миңнулла кияүнең очкыннар чыгарып биюенә, дәртенә сокланмаган кеше калмады. Ул үзе биеде, үзе вакыт-вакыт 13 яшьлек Сафия балдызын да үчекләргә өлгерде. “Мин Наилә балдызны гына яратам, сине яратмыйм”, дип үчекләгән арада, әбисенә барып, “Әби, үпкәли күрмә, мин бит аларның икесен дә яратам”, дип, юатырга да өлгерә. Бузатта балаларын — 7 яшьлек Фирүзә белән 3 яшьлек Рәзинәне өйдә карап калган 11 яшьлек Наилә балдызын да шулай ук үчекләп, шаяртып, яратып юлга чыгып китүен сөйләде. Ә шул вакытта Әдиятулла абыйсы белән бергә яңа ел каршылау теләге исенә төште.

Барлык авыл халкы мәҗлестә иде. Кияүнең ару гына кызып алганын күреп, кичкелеккә бик нык суыту хакында кисәтеп, кузгалмагыз, кичке мәҗлескә калыгыз, дип барысы ялынса да, Миңнулла, атын җигеп, капканы күптән ачып куйган инде. Кай арада өлгергән! Ул күрмәгәндә, Рәҗәп каенеше тиз генә атны тугарып та куеп карады, әмма Миңнулла аны яңадан җигеп, урамга ук чыгарып бәйләде.

Әбисенең: “И, кияү, яңа өйгә чыккач, сугымыгыз да юк, башмак ите бирербез, дигән идек”, — диюенә, “Мин аны күптән чанага салдым инде, әби”, — диде.

Баҗаның артыннан калып булмый инде, дип, Мосавир да, Ибрайның шәп айгырын җигеп, 10 айлык кызы Айсылу белән Сәвиясен толыпка төреп утыртты да, кичке мәҗлескә кала алмаулары өчен гафу үтенеп, юлга кузгалдылар. Бөтен халык: “Эх, мондый суыкта йөрмәсәгез иде дә бит, балалар!” — дигән сүзләрне котырган буран йотты.

Буран аның саен котырды. Кол­хозның иң абруйлы водительлә­ренең берсе булган Миңнулла атның дилбегәсен авылны чыккач та хатынына тоттырды да, бу минем руль түгел, дигәндәй, чанадагы юрган астына кереп тә чумды. Әллә туйда сые җиткән иде, аны йокы басты. Ә Хәлимә тауны менгәч тә, алдан баручы Мосавирның җәйге юл белән китүенә аптырап, алардан калышмаска тырышып, атын куа бирде. Шул вакытта ул җилнең каршы яктан исүен абайлап алды. Димәк, гел каршы искән җилгә таба барырга кирәк. Ә җәйге юлга бик нык кар салган иде, 4-5 чакрым узгач та атлар бата башлады. Ничек кенә тырышсалар да, алга да барырлык түгел, кире дә борылырлык түгел, юллар кар өеме — көрт астында калган иде инде.

Сәвиянең бөтен уе кечкенә сабыенда, ничек тә аны өшетмәскә. Барысын да шушы вакытта, ни өчендер, колхоз атлары гына борчыды, буылып үлсәләр, ничек түләрбез, дип кайгырдылар. Атлар аның саен пошкырынып, ныклап буыла башлады. Хәлимәнең күзенә чанадагы балта чалынды. Юлга чыкканда Наилә сеңлесе: “Яңа елга чыршы куймадыгыз, иртәгә Рәзинәнең туган көненә (3 яшь тула) чыршы алып кайтыгыз”, — дип чыгарып салган балта иде ул.

Ирләр үзара нидер бәхәсләште, кайсы якка юлны дәвам итәргә кирәклегендә килешә алмадылар. Сәвия, ике чанадагы әйберләрне җыйнап, баласын төрде. Хәлимә, балтаны эләктереп, сбруйларны чабып, атларны коткару белән мәшгуль булды. Барлык нәрсә туңган, тугарырлык түгел иде. Йөзләгән тапкыр туң сбруйга чаба торгач, атлар. пошкырынып, үзегез теләсә нәрсә эшләгез, дигәндәй, барлык көчләренә торып чаптылар. Эх, атларны җибәрәсе булмаган да бит... Яхшы айгырлар хуҗаларын хәтта җир астыннан да тартып чыгарырлар иде. Яшьлекләре белән аңлап җиткер­мәгәннәр шул...

Бәхәсләшә торгач, һәркем үз юлы белән китә. Ирләр артта кала башлый, баланы күтәреп бара торгач, Сәвиянең ике кулы өскә карап ката. Хәлимә ике арада йөгереп йөри, үзе гел җил каршы искән якка барырга тырыша. Инде дүртесе бергә җыелдык дигәндә, каяндыр ут күренеп кала. Еракта булса да, Хәлимә, барып җитәрмен дип, каршы йөгерә. Тик суык үзенекен итә. Егылса да, карга күмелмәскә тырышып, аның саен утка таба бара. Ә ут, үчекләгәндәй, бер каршы килә, бер ерагая. Хәлимә, аның саен чәмләнеп, каршы йөгерә. Утның трактор фарасы икәнен абайлагач, эченә җылы кереп китә. Бузаттан аларны эзләргә чыкканнар, дип уйлый.

Тик ут икенче якка, Гали Бузат авылы ягына борылып төшеп китә, йөртүчесе туктап, фараларын чистартып алса да, бәлагә таручыларны күрми. Хәлимә күпме генә кычкырса да, ул аны ишетми. Хатын тракторны куып җитә алмый...

...Буран җиле белән этләр тавышы да килә кебек. Шулай уйланып ята торгач, җылынып, рәхәт йокыга тала башлаганын сизә һәм, яшен суккандай, яшь баласы белән сеңлесен исенә төшерә Хәлимә. Алар өчен кайгырып, кирегә борыла. Киткән урынга аны әллә туганлык каны тартып китерә, аларны ул тиз таба. Баласын каткан кулларына кыскан сеңлесе инде сөйләшерлек хәлдә булмый. Апасына баланың әле исән икәнен, үзенең башкача атларлык хәле булмавын әйтә, әмма Хәлимәнең хәле дә аныкыннан әллә ни яхшы булмый. Шулай да ул җаен таба: пальто билбавын алып, баланың авызын куышлабрак куеп, чана кебек көрттән сөйрәргә була, чөнки куллары бала күтәрерлек булмый. Үзе баланы сөйри, үзе сеңле­сенең җиңеннән эләктереп, бергә атларга өнди. Туктарга ярамый. Кайсы юнәлештә булса да атларга тырышалар. Һаман җилгә каршы баралар.

Бара торгач, бер шәүлә күренә. Ул да булса, Мосавир булып чыга. Миңнулла турындагы сорауны әллә ишетми, әллә ишетерлек хәлдә булмый. Бүреге белән бияләйләрен кесәсенә салып куйган. Күрәсең, ул да Хәлимә кебек җылына башлаган хәлгә килгән. Хәлимә аңа тиз генә бияләй кидереп, баланы сөйрәргә куша, үзе сеңлесенең ярым үле гәүдәсен таудан тәгәрәтә башлый. Аска төшә торгач, я Ходай, утлар күренә башлый. Ул да булса, авылның бөтенләй икенче башыннан килеп кергәннәр икән. Хәлимә хәлсез куллары белән беренче өйнең тәрәзәсен шакый, ләкин хуҗабикә ишетсә дә ачмый, мондый суыкта этләр дә урамда йөрми, ди.

Туктап калырга ярамый, Сәвия әллә исән, әллә юк, Миңнулланың да язмышы билгесез, икенче өйгә шакып та тормыйча кереп егыла. Аларның укытучы Хәлимә Сәләховна белән Мөнир абый Фәттаховлар икәнен тавышларыннан гына таный Хәлимә. Үзләренең курыккан йөзләрен күрер хәлдә булмый. Өй эчендәгеләр бу хәлне аңлый алмый торган арада беренче сыйныфта укучы кызлары Альбина: “Әни, бу бит безнең класста укыган Фирүзәнең әнисе!” дигәч кенә аңына килә Хәлимә Сәләховна һәм тиз арада беренче ярдәм күрсәтә башлый. Абыйсы белән җиңгәсенә кунакка килгән Сылу (ул да укытучы) да аңа ярдәмләшә. Мөнир абый дәваханәгә илтү өчен машина эзләү хәстәре белән урамга чыга. Күңелле генә башланган Яңа ел кичәсе онытыла. Хәлимә бер сүз дәшә алмаса да, күңеленнән бу изге кешеләргә рәхмәт укый.

Өйдәге даруларны кулланып, тәннәрен кыздыргач, Хәлимәгә, ниһаять, хәл керә. Ул Миңнулланың да кайдадыр адашып калганлыгын әйтә ала. Мөнир абый, машина табып кайткач, Миңнулланың югалуы турында туганнарына хәбәр итәргә, аны эзләргә яңадан чыгып китә.

Атлар үзләре генә Ибрай авылына кайтып җиткәч, башта эшнең нидә икәнен аңламыйлар. Шулай да Мосавирның әти-әнисенә киләләр. Карамалы-Бузатта да халык аякка баса. Бөтен авылга бер генә телефон булса да, Миңнулланың кайтып җитмәве турында хәбәр тиз килә. Әмма, ул югалып кала торган кеше түгел, бәлки, кире Карамалыга килеп җиткәндер, я берәр туганнарындадыр, дип уйлыйлар.

Таң алдыннан буран басыла, искиткеч тынлык урнаша. Хәтта бер генә кар бөртеге дә очмый. Карамалы-Бузаттан бер төркем халык чаңгылар белән Бузатка таба юл ала. Кар баскан чаналарны чак эзләп табалар. Мөгаен, басудагы колхозның салам эскерт­ләрендәдер дип, Миңнулланың исән­легенә өмет өзмиләр. Шул эскертләргә таба барганда, каенлыкта яңа гына салынган эзләр күрәләр. Эзләре булгач, димәк, исән, дип шатланалар. Каенга сөялеп, бүреген куенына кыстырып, “йоклап кына” утырган Миң­нулланы күргәч, барысы да шатлана. Утыра — димәк, исән! Куанырга иртәрәк була икән шул. Эсселәнә башлап, бүреген салып, мәңгелек йокыга талган була ул. Җылынып китеп, эскерткә ут төртергә кирәклеген дә аңламаган, күрәсең...

Мөнир абый йөк машинасының әрҗәсенә салып, Сәвия белән Мосавирны дәваханәгә озата. Юлга каршы чыгып, Мосавирның әнисе өшеп тә өлгермәгән баланы алып кала. Әрҗәдә сузылып яткан килене белән улының исән булуына ышанмый. Ә алары утырып барырлык хәлдә булмый. Икесе дә бик нык өшеп, мәет төсенә кергән була...

Хәлимә, салмак кына атлап, өенә, балалары янына кайтып килә. Бәлки, ире дә кайткандыр, дигән өметен өзми. Нинди ерак, карлы-бозлы юллардан да зур “ЗИЛ” машинасы белән исән-имин кайткан кеше бит ул, 10-12 чакрым ике авыл арасын үтмәслек кешемени?

Өйдән атылып, кем икән бу чит кеше, дип чыккан Наилә зур апасын бит очындагы миңеннән һәм пальтосыннан гына таный. “Апа, синме бу? Җизни кая? Аны төнлә, өйгә кайтмадымы, дип, эзләп килделәр. Сез бергә түгел идегезмени?” һәм тагын да башка сыймаслык сораулар яудыра.

“Таптык” дигән сүзне бик үкенечле әйттеләр. Хәлимә шунда ук иренең исән түгеллеген аңлады. Ничек яшәргә?! Яшәргә кирәк бит, ике баланы аякка бастырасы бар!

Наилә кечкенә Рәзинәнең башына бала юрганын гына каплый да, күрше Рәшидә апасына йөгерә, имеш, әтисенең үле гәүдәсен күрмәсен. Үзенең дә иң яраткан шаян җизнәсен андый кыяфәттә түгел, ә матур, кояш кебек балкып торганын гына исендә калдырасы килде. Мәете янына да кермәде...

Сәвия аңына килгәндә табиблар аның сул кулын кисәргә дигән карарга килгән иде.

Мосавирның тәне бер кат эреп, су булып акса да, аяк өсте йөрде. Хатынының биленнән аска төшеп торган толымнарын көн дә тарап үрде, кистермәде. Үзем юам, үзем үрәм, тик кистермим, дип нык торды. Ә кулын тагын бер генә көн көтеп торыйк, бәлки, кан йөгереп китәр кулларына, дип ялварган өметләре акланды, ике бармагын гына кистеләр...

...Гомер үтә, тормыш дәвам итә. Әмма могҗизалар өмет итеп көткән Яңа елның беренче төнендәге бу вакыйга барысында да тирән күңел ярасы калдырды. Икенче елда ук Үзбәкстанга күченеп, җылы климатта бик матур гына яшәгәндә, Мосавир 40 яшендә көчле инфаркт үткәреп, өч елдан өч баласын һәм сөйгәне Сәвиясен ятим калдырып, якты дөньядан китеп барды. Хәлимә дә 57 яшендә инфаркт­тан вафат булды. Шунысы гаҗәп: бу вакыйгага 30 ел тулган көнне — 2008 елның 31 декабрендә — Наиләнең төшенә тагын җизнәсе Миңнулла килеп кергәч, аптырап уянып китте. 30 елдан соң да бәйләнеш була икән! Кызганычка, бу төш юкка гына булмаган, өч көннән соң Хәлимә апасын алып китәргә дип кергән икән җизнәсе. Ә инде үзенең яшенә җитеп, өч яшьлек булып калган кызы Рәзинәсен дә үз янына алгач, Наилә бәйләнеш барлыгына чынлап торып ышана. Бәлки, анда — әхирәттә — аларга бергә булу рәхәттер, дип уйлый Наилә. Әнә бит төшенә Хәлимә апасы да керде. Миңнулласы белән бергә ямь-яшел аланда чәчәкләр арасында шаярып йөргәндә: “Миңа монда шундый рәхәт, хәтта бер җирем дә авыртмый!” − дип куана иде ул...

Наилә Абдуллина (Миңнулланың балдызы).
Читайте нас: