Рәдиф — акыллы, тыныч холыклы, урта яшьләрдәге ир-егет. Гаиләсе бар, сәламәт тормыш алып бара. Эше җаваплы, заманча җиһазлар көйләү белән бәйле, шунлыктан оешмада таләпләр катгый, начар гадәтләр турында уйлар башына да килми. Шушы яраткан эшен башкарып йөргәндә, Яңа ел алдыннан бәлагә тарырмын дип һич уйламаган иде ул.
Ябалаклап кар яуган шимбә. Сменаны тапшырып, өч ир үз юлы белән китә. Тукталышка барып җиткәч, Рәдиф, акча алырга онытканлыгы исенә төшеп, банкоматка юллана. Аннан чыгуы була, кар каплаган бордюрга абына. Егылмый, абына гына, ләкин замогы күтәрелеп бетмәгән эчке кесәсеннән документлар төшеп калуын сизми. Бу, өч тукталыш үтеп, телефонга үрелгәндә генә ачыклана. Ә йөргән эздән кирегә барганда портмонедан җилләр искән була. Ярый, югалып калмый ир. Эш хакы ала торган картасындагы акчасын шундук телефонындагы онлайн-банк аша икенче картасына күчерә.
Хатыны, полициягә хәбәр итәргә кирәк, дип үгетләп караса да, яллар үткәнен көтә ир, социаль челтәр аша элемтәгә чыгып, шалтыратырлар дигән өметен өзми. Чөнки җәй ахырында Рәдиф үзе табучы ролендә булган иде. Автобуста пластик карта тапкач, социаль челтәрләр аша карта иясенә бу турыда хәбәр иткән иде. Югалтучы картасы төшеп калганын белмәгән, хәтта. Икенче көнне кыз, рәхмәтләрен әйтеп, картасын килеп алган иде. Ә бүген үзе паспорт, водитель таныклыгы, медицина полисы, мотлак пенсия страховкасы таныклыгы, эш хакы ала торган пластик картасын югалтты. Тагын бер мәсьәлә йөрәген телгәләде: ике көннән фатир алу килешүе төзергә тиешләр иде. “Нишләргә?” дигән уй җанын талады. Ниһаять, күченәбез, дип хыялланган хатынының да кәефе төште. Документлар мошенникларга гына эләкмәсен дип теләде ул.
Икенче көнне тиешле органнарга барып гариза язып чыгуга, таныш булмаган номердан карлыккан тавышлы ир шалтыратты. Янәсе, паспорт тапкан, аның телефонына зур гына сумма акча күчерергә кирәк. Паспорттагы мәгълүматны әйтү турында ишетергә дә теләми. Мошенник икәнен аңлап, Рәдиф тиз генә элемтәне өзде. Мондый хәлләрне фильмнардан күргән ир тынычлыгын югалтмады, һәр шалтыратуга әзер торды. Ләкин кеше паспорты белән бурычка акча алу очраклары күңеленә ныграк шөбһә салды. Кич белән тагын телефон шалтырады. Номеры ирне янә шикләндерде, чөнки безне хезмәтләндерүче Идел буе федераль округыныкы түгел иде ул. Әңгәмәче урысча начар сөйләшә иде. Рәдиф паспорттагы мәгълүматны укырга кушты. Ләкин бу кеше документны якындагы супермаркет сатучыларына кертеп бирүен көч-хәл белән аңлата алды. Шикләнде Рәдиф, шулай да озак еллар эшләүче олы яшьтәге ике апа сатып алучыларны ерактан танып тора, сөйләшеп карыйм әле дип, киенеп чыгып китте. Кибеткә җиткәнче, теге кеше берничә тапкыр акча сорап шалтыратырга өлгерде. Рәдиф моның мошенниклар хәйләсе икәнлеген аңлады. Ә сатучы, һәрвакыттагыча, хәл-әхвәл сорашты, Рәдиф икмәк-сөтен, кызына тәмле печенье алып, саубуллашып кайтып китте.
Күп тә үтмәде, шушы ук номердан хатын-кыз тавышы ишетелде, анысы да ирнең соравын әллә ишетмәде, әллә аңлап бетермәде, бары тик акча күчерүне таләп итте. Рәдиф номерны “кара исемлек”кә теркәп куйды.
Мең сорауга җавап эзләгән хатынын жәлләде, тынычландырды Рәдиф. Төн уртасында янә телефон шалтырады. Тыныч тавышлы ир бу юлы Рәдифнең үзенә сорау артыннан сорау яудырды. Паспорт эчендә булган документларның саннары да туры килде, табылган җире дә билгеле урын иде. Баксаң, кичен саф һава суларга чыккан Игорь белән Светлана юл уңаенда аяк киемен ремонтка бирергә була. Алар төшеп калган документларны таба. Иясе эзлидер, ничек хәбәр итәргә, дигән уйга калалар. Адрес буенча барырга уйлыйлар, Игорьга өч көн рәттән төнгә кадәр эшләргә кирәк. Шулчак кызлары социаль челтәрдән эзләп карыйк, мөгаен, үзе, я булмаса хатыны бардыр, дип, әти-әнисенә ярдәмгә килә. Ялгышмый кыз! Ил буенча шушы исем-фамилияне йөртүче 38 кешедән алар эзләгән Рәдиф тә килеп чыга. Төн уртасы булуга карамастан, күрсәтелгән телефонга шалтыратып, документ саннары, кем тарафыннан, кайчан бирелгән дип, хуҗасыннан “сорау алалар”. Рәдиф икенче көнне эштән кайтышлый документларын кереп алырга сөйләшә. Сөенеченнән мошенниклар сораган хакны икеләтә арттырып түлим, дисә дә, Игорь үзен эзләп тапкан өчен кызына торт алуны гына үтенә.
Никифоровлар гаиләсе яхшы күңелле кешеләр булып чыга. Светлана белән кызы Анастасияга чын күңелдән рәхмәт белдереп, Рәдиф документларын ала.
Икеләтә бәйрәм белән котларга әти-әниләре, дуслары, якыннары җыела. Бу вакыйга ике гаиләне дуслаштыра. “Барлык күңелсезлекләр, авырлыклар үткән елда калсын, Яңа ел исәнлек, тыныч тормыш, бәхет-шатлыклар алып килсен!” — дигән теләкләр белән Яңа елны өй туйлап каршылый яшь гаилә.