Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 гыйнвар 2017, 02:00

Картлар рәнҗеп китмәсен

...Фатирга кергәч, кәеф кырылды. Монда һәр почмактан моңсу, хәлсез, сырхау, өметсез картлык карап торган шикелле: авыр ис тынны буа, диварлардагы обой урыны-урыны белән кубып асылынып тора, идәннең буявы кырылган, аш-су бүлмәсендәге өстәлдә ятимсерәгән кара икмәктән башка берни күренми, һәркайда тузан. “Мескен картларның карар кешеләре бөтенләй юк микәнни? Алай дисәң, тәрәзәләре “евро”га алыштырылган, ишекләре тимер”, — дигән уй йөгереп узды.

Фатир хуҗасы – 85 яшьлек Шамил бабай. Ул начар ишетә, күрүе дә чамалы, авырлык белән генә сулыш ала. Карчыгы да, таякка таянып, чак-чак йөри. “Кышын суык, батареялар бик җылын­мый”, — дип зарланып алды картлар. Авырулары йөзләренә чыккан әби белән бабайдан — соңгы тапкыр кайчан табибта булулары белән кызыксындым. Өч ел элек дәваханәгә барган булганнар, шуннан бирле дүрт стенадан чыкканнары юк икән.

Шамил бабай, тормыш юлдашы белән дүрт балага гомер биреп, “өф” итеп үстереп, укытып, зур тормыш юлына бастырганнар. Бүген бала­ларының һәркай­сының үз гаиләсе, үз дөньясы, җитеш яшиләр. Карт балаларыннан зарланырга кыенсына, әлбәттә. “Килеп йөриләр, сөт, икмәк китерәләр, киемнәрне, урын-җирне юалар”, — ди. Бабай пенсиясенең күпме икән­леген дә белми, аны ышаныч кәгазе белән төпчек улы ала икән. Фатир да күптән балалары исеменә күче­релгән...

...Кызганычка каршы, шәһәр һәм район ветераннар оешмасы биргән мәгълүматлар буенча, балалары тарафыннан онытылган өлкән яшь­тәге кешеләр районда күп икән. Җәмәгатьчелек вәкилләре алар белән даими очрашырга, хәл­ләрен белеп, мөмкин булганча ярдәм күрс­тергә тырыша, балалары бе­лән әңгәмәләр оештыра. Тик соңгы көннә­рен тәннәре сызлап, күңел­ләре сыкрап үт­кәрүче ялгыз җаннар­ның мо­ңардан хәле җиңеләя микән, өзеп кенә әйтеп булмый.

Шамил бабай белән сөйләшеп чыкканнан соң, миңа аның якыннары берничә тапкыр шылтыратты. Исем-шәри­фемне, телефонымны, кирәк була калса дип, картларга язып калдырган идем.

Сез кем буласыз? Сезгә нәрсә кирәк? Ни өчен килдегез? Безнең әткәйнең фатирын тартып алмакчы буласызмы? Моңа һич юл куймаячакбыз, хокук саклау органнарына хәбәр итә­чәкбез! Башкача безнең фатирга аяк басмагыз! — дип кисәтте Шамил бабайның килен­нәре.

Менә шулай, җәмгыя­тебездә, матди байлык артыннан куып, рухи кыйм­мәтләр хакында бөтенләй онытып баручы адәм затлары күбәй­гәннән-күбәя. Мондый ул-кызларны картайган әти-әнисенең хәле түгел, ә калдырасы мирасы гына кызыксындыра. Ә бит ка­дер­леләребез картайса да, хәтта акылга җи­ңеләйсә дә, без, балалары, аларга карата һәрчак ихтирамлы, игътибарлы булырга, моңсу көзләрен кулыбыздан килгәнчә, кояшлы итәргә бурычлыбыз.

Шамил бабай белән сөйләшкәннән соң озак уйланып йөрдем. Кү­ңелемне әрнеткән кү­ренеш хакында сезгә дә бәян итәргә булдым. Бәлки, кемдер, мә­ка­ләмне укып, гыйбрәт алыр, газиз әти-әнисен исенә төшерер, барча эшен читкә куеп, күч­тәнәчләрен төяп, ка­дерлеләре янына ашыгыр...

Язмамны гәзиткә тәкъ­дим иткәнче, Шамил бабайның хәлен белергә булдым, тик без очраша алмадык: ул күзләрен мәңгегә йомган иде инде...

Фәнис ГАЛЛӘМОВ.
Читайте нас в