+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 гыйнвар 2017, 02:00

Ун айда – ике пот!

Уфа районының Шамонино авылында яшәүче Зилә Әдеһәмова мондый нәтиҗәгә ничек ирешкән?Кайчан гына артык симез кешеләрне телевизордан гына күреп белә идек. Хәзер алар безнең арада да ишәйде. Сәбәпләре төрлечә. Аз хәрәкәт итү, гамбургерлар белән артык мавыгу, стресс... Телебездә “таза” сүзе сау-сәламәт дигән мәгънәне аңлатса да, артык симерү сәламәтлек билгесе түгел. Бу хакта вакытында уйланучылар диетага утыра, спорт залына йөри башлый, ашавын чикли. Андый көчле рухлы кешеләр турында үзәк телевидениедән тапшырулар да күрсәтәләр. Баксаң, бу юнәлештә һәркемгә үрнәк булырдай нәтиҗәгә ирешүчеләр арабызда да яши икән. Сүз шуларның берсе турында.

– Бер ел элек үзгәрергә уйладым, – ди Зилә Әдеһәмова. – Тышкы кыяфәтем дә, үземне ничек хис итүем дә ошамый башлады. Мондый халәтемнең гәүдә авырлыгыма турыдан-туры бәйле булуын ачык аңладым. Гадәттә, диетага утыручылар баштагы мәлдә зур авырлыклар, стресс кичерә. Уңай нәтиҗәгә омтылышым шулкадәр көчле булгангамы, кыенлык тоймадым. “Мондый максатка ирешә алырмынмы?” дип кенә бераз икеләндем. Туклану буенча киңәш бирүчем белән очрашкан саен ризыклар турында яңадан-яңа фәһемле мәгълүмат белдем. Ирем дә, өч кызым да теләктәшлек белдерделәр. Туганнар, дуслар баштагы мәлдә максатыма ирешә алуыма ышанмадылар. Әти-әнием тормышымдагы уңай үзгәрешләргә ихлас шатланды. Хәзер аларга да туклану буенча киңәшләр бирәм.

Мәгълүм булуынча, дөньяда ябыгуның төрле ысуллары бар. “Кремль диетасы”н белмәгән кеше юктыр. Хәзер һәр спорт, эстрада “йолдызы” үзенең диетасын уйлап чыгарып рекламалый. Җаныңа туры килгәнен сайлап алу – һәркемнең үз эше. Зилә Сәет кызы гәүдә авырлыгын белгечләр, табиблар күзәтүе астында киметкән. Моңа кадәр тукланган кайбер ризыклардан баш тарткан. Берничә айдан соң диетага күнеккән. Яшелчә-җимешләргә, майсыз иткә, сөт ризыкларына өстенлек биргән. Шул ук вакытта, физик күнегүләр белән шөгыльләнгән һәм үзен дәртләндергән. Нәтиҗәдә, ун айда 32 килограммга ябыккан. 2015 елның декабрендә авырлыгы 105,5 килограмм булса, хәзер 75,5 килограмм гына калган. Кием үлчәме дә 58дән 48гә төшкән. Әлбәттә, мондый казаныш социаль челтәрләрдә утыручылар игътибарыннан да читтә калмаган.

– Саран булмаска, уңай тәҗрибә, файдалы киңәшләр белән уртаклаша белергә дә кирәк, – ди әңгәмәдәшем, бу хакта сүз чыккач. – Тормышымдагы уңай үзгәрешләр турында социаль челтәргә дә язып бардым. Дусларым, танышларым, гәүдә авырлыгы тулыканлы тормыш алып барырга комачаулаган башкалар киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Кулдан килгәнчә, һәммәсенә ярдәм итәргә тырышам. Киңәшләремә колак салып, 8, 10, 15, 20 килограммга ябыгучылар бар. Аларның нәтиҗәләренә ихлас шатланам. Бүген утызлап кеше белән даими язышам.

Шул ук вакытта нәтиҗәгә ирешү генә түгел, аны саклап калу да мөһим. Баштагы мәлдә бу хакта еш уйлана идем. Хәзер исә файдалы, табигый ризыклар белән туклану яшәү рәвешемә әверелде. Үлчәүгә бик сирәк басам. Кичен, йокларга өч сәгать кала ашамыйм. Кыздырылган, баллы, консерваланган ризыклар белән мин генә түгел, гаиләм дә тукланмый башлады. Нәтиҗәләрдән канәгатьмен.

Гәүдә авырлыгым кимегәч, тышкы кыяфәтем генә түгел, эчке дөньям да уңай якка үзгәрде. Үземне яхшы хис итәм, тормышка шатланам. Күренүенчә, ихтыяр көче, диета ябыгырга ярдәм итә. Шул ук вакытта артык килограммнарны җыймаска да мөмкин. Моның өчен күбрәк хәрәкәт итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, тиз әзерләнә торган ризыктан баш тартырга һәм тормышка шатланып яшәргә кирәк. Юк-барга борчылучылар, еш стресс кичерүчеләр дә симерә. Бу очракта бернинди диета да ярдәм итә алмый.

Зилә Сәет кызы өчен узган ел истәлекле вакыйгаларга бай бул­ган. Ул эшен дә, яшәү рәвешен дә алыштырган. Күренүенчә, тормышны яхшы якка үзгәртү өчен барыннан да бигрәк теләк һәм омтылыш кирәк. Мондый сыйфатларга ия булучылар могҗизага тиң нәтиҗәләргә дә ирешә ала. Мәкаләне укып чыгу белән, су белән икмәк кенә ашап, ачка какланырга ашыкмагыз. Гәүдә авырлыгын ташларга теләүчеләр белгечләргә, табибларга мө­рәҗәгать итәргә һәм аларның даими күзәтүе астында булырга тиеш. Мондый киңәшне күздә тотмасаң, каш төзәтәм дип, күз чыгарырга мөмкин.
Читайте нас: