+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 гыйнвар 2017, 02:00

Йонлач кеше

Дүрт саныбыз төгәл, сәламәт булуыбызның кадерен белеп яшәсәк иде.Искитмәле хәл-вакыйгалар шаккатмалы урыннарга юлга чыгарга мәҗбүр итә. Менә мин дә республикабыздагы төпкел районнарның берсендәге кечкенә генә авылга аяк бастым. Район һәм авыл исемен биредә төгәл атау кирәкмәс. Ни өчен икәнлеген укучы үзе дә яхшы аңлар. Бирегә килүемнең сәбәбе — йонлач кеше белән очрашу.

Район үзәгеннән мине китереп куйган “УАЗ”, кичке якта килеп алырга ышандырып, китеп барды. Ике дистә йорты булган кечкенә генә авыл. Урамда җан әсәре күренми. Мин беренче йортның капкасын кактым. Көттереп кенә ачтылар. Чытык кына йөзле пенсия яшендәге апа минем нишләп йөрүемне аңлагач, урамның аргы башына күрсәтте.

— Теге очта тора ул пәри кисәге. Менә дигән кәҗә бәрәнемнең башына да ул гына җитте. Сак бул, зыян салмасын, — дип, өйрәтеп калды.

Бу төпкелгә йөзләрчә чакрым юл үтеп, зур авырлыклар белән кил дә, куркып кайтып кит, имеш. Шуңа озын-озын атлап, урамның аргы очына юнәлдем. Урман буена ук сыенып, агачларга “арка терәп” утырган йортка якынлашкан саен адымым ни сәбәптәндер үзеннән-үзе вагайды. Көч-хәл белән тәпиләремне өстерәп, ярыйсы гына биек итеп эшләнгән такта капканың келәсен күтәрдем. Тәрәзәдән кемнеңдер йөзе шәйләнеп алды. Мин тоткага үрелдем генә дигәндә, ишекне эчке яктан ачып җибәрделәр. Караңгы ишегалдында урта яшьләрдәге хатын-кыз чалынды.

— Сез безгәме?

— Сезгә булса кирәк, дидем мин йөзенә карамаска тырышып. Ул, йорт ишеген ачып, керергә ишарәләде. “Арттан җилкәгә ябышмас микән бу”, — дип, шикләнеп кенә бусагадан уздым.

Ниһаять, без түгәрәк өстәл артында җиз самовардан чәй эчеп утырабыз. Тәрәзә буенда гына булганга көн яктылыгы героемны рәхәтләнеп күзәтергә мөмкинлек тудыра. Уртача буйлы, уртача авырлыктагы 60 яшьләр тирәсендә иде ул. Бөдрәләнеп торган аксыл чәчле, зәңгәрсу-яшькелт күзле. Йөзе, чынлап та, йонлач иде. Без фәкыйрьләрнең, ягъни гади кешенең кул артына үсә торган озынлыктагы йон белән капланган. Нәкъ чәчләре кебек аксыл, көзге җиз үләнне хәтерләтте миңа алар.

— Бу каһәр безнең нәселдән кара шәүлә булып ияреп килә,— дип башлады ул сүзен. — Нәселебездә, күрәсең, ниндидер гөнаһ кылганнардыр. Әнием дә, әбием дә йонлач иде. Аларның әниләре һәм әниләренең әниләре дә шулай булган. Ничә буыннан киләдер, анысын төгәл белмим. Нәселдәге бер генә кыз баланы да бу афәт аямаган. Ә менә малайлар алай йонлач булмаган. Хәер, берничә буын элек кенә ике малай туган, аннан кызлар да кызлар.

— Балачакта яшьтәшләрегездән кимсетүләрне күп ишетергә туры килгәндер инде.

— Юк, туганда беребез дә йонлач булмаган. Гап-гади кеше булып дөньяга килгәнбез. Үскәнбез, буй җиткәнбез. Төкләр бары тик авырга калгач кына баш калкыта башлый. Әни миңа үлеме алдыннан кияүгә чыкмаска, ир-атка якын килмәскә кушып калдырды. Ләкин җан бит... Йортта берүзем генә калдым, ир-ат башкарырдай эшләр дә була. Дөрес, инде күп эшләргә үзем дә өйрәнеп киләм. Ләкин мич чыгару, калай белән түбә ябу кебек сирәк һөнәрләр дә бар бит. Шулай берәүдән мич чыгарттым, шартына китереп табын кордым, хәмерен куйдым. Үземә дә кабарга туры килде. Шуннан әниемнең сүзләрен онытып ташлаганмын. Кыз бала таптым, бәхеткә, ул үле туды.

— ?

— Аптырама, ул да шулай ук әниемнең, минем язмышымны кабатлар иде. Гаилә коралмас, кешеләрдән бәгырьләрен өзгәләтер, юк сүзләр ишетер иде. Ә болай бер гөнаһсыз килеш мәңгелеккә күчте. Урыны оҗмахта булсын. Мин — нәселемнең соңгы шүрәлесе. Бу газапны үзем белән кабергә алып китәчәкмен дә, аны башка беркем дә кабатламаячак.

— Белгечләргә күренеп караганыгыз булдымы соң?

— Булды. Уфада гына көчләреннән килмәгәч, Мәскәүгә киттем. Анда билгеле профессор-эндокринолог тик­шергәннән соң фәнни аңлатып бирде.

— Ничек аңлата соң аны фән?

— Андый йонлач кешеләр, бик сирәк булса да, бар икән. Ул гормоннар бозылу нәтиҗәсеннән дип аңлатты. Бу очракта гормоннар бозылу нәселдәге хатын-кыз линиясе буйлап кына тапшырыла. Ә ул патологиянең авырга узгач кына башлануы шуңа — нәкъ көмәнле чакта кайбер хатын-кызларда ир-ат гормоннары, башлыча тестостероннар күбәя икән. Врач: “Медицина тарихында синнән дә йонлачраклар булган”, — диде.

— Ә дәвалау юлларын өйрәт­мәдемени?

— Анысына әле медицина көчсез икән. Минем кебекләрне түгел, яман шеш, СПИД кебек күпләп таралган чирләрне дә җиңә алмыйлар бит әле.

— Авылда мөнәсәбәт ничек?

— Башта гади кешеләрдәй тәнле чагымда бик үчекләүләр ишетмәдем, диярлек. Дөрес, нәселебез, әни турында төрттерүләр булмады түгел. Тик яшьлектә аңа игътибар итәсеңмени. Үз башыңа төшкәч кенә беленә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше авылга сыер саварга йөрдем. Фермалары таралып, үзем шулай “каралып” беттем. Хәзер инде бик кеше арасына чыкмаска тырышам.

— Һава белән дә тукланып булмый ич.

— Пенсия килеп тора. Мал асрыйм, умарта тотам, — дип, ул ихата ягына караган тәрәзәгә ымлады.

— Шулай да базда яткандай кеше күзенә күренми генә дә булмый бит. Тегесе-монысы кирәк була.

— Кырынам. Хәзер төкләрне шома итеп коя торган бик күп кремнар чыга. Эпилляция кремнары дип аталалар. Шуларны кулланам. Җәй көне дә калын колготки киеп, аякларымны кеше күзеннән яшереп, күренеп торган урыннарга: кулга, йөзгә, муенга шул кремнарны сөртеп, кибеткә, район үзәгенә үзем җитештергән итне, балны илтеп тапшырам. Шулай җан асраган булам.

— Ә бит сезнең турыда имеш-мимешләр шактый усал дип ишеткән идем.

— Кеше ул һәркемдә пәри күрергә тырыша. Ә миндәй патологиялеләр пычрак телләр өчен бөтенләй “тәмле азык”ка әверелә. Имеш, мин пәри затыннан, төннәрен урманда корбан аулыйм. Авылда бөтен югалган малны миннән күрәләр. Узган кыш авылның алкашы Хисмәй юкка чыккач та миңа гаеп тактылар. Янәсе, мин хәзер кешеләр белән дә туклана башлаганмын. Ул язын табылды, исереп буранда адашып үлгән булган. Кибеткә керсәм, халык чыгып китә. Каз өмәләренә, туйларга, мәҗлесләргә чакырмыйлар. Ерткычка әйләнеп урманга чыгып китәсе килгән минутлар була. Ерткычлар бит үзара кешеләрдәй түгел...

Ачык тәрәзәдән авыл урамының аргы очында машина кычкырткан тавыш ишетелде. Мине алырга килгәннәр. Ни әйтергә дә белми, авыр сулап, урынымнан кузгалдым.

— Язсаң, исемемне, адресны күрсәтмә. Килеп кәмит карап йөрүләрен теләмим,— диде ул.
Мин ишеккә кузгалдым. Урамдагы колеяга керергә кыймый авылның икенче башында көткән УАЗикка ашыктым. Авыл башында миңа юл күрсәткән, төксе чырайлы карчык капка төбендә басып тора иде.

— Читлеккә утыртып озатыгыз шул пәрине! — дип чәрелдәде ул мин килә-килешкә. — Карап торган кәҗә бәрәнемнән яздырды, каһәр суккан.

Мин дәшми генә машинага ашыктым. Карчык бүредәй күзләре белән мине бораулап калды. Ә бит үзе йонлач та түгел, гап-гади йөзле кеше иде.
Читайте нас: