+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 гыйнвар 2017, 02:00

Үлек тә милек

Намуссызлык адәм баласын нинди генә юлга бастырмый!Таймасның әнисе Корбанбикә улына үзен авылда җирләтергә васыятен әйтте:– Әнкәй, hич тә борчылма, аягыңа баса башладың, терелерсең, үлем турында уйлама, – диде Таймас. Иртәнгә таба Корбанбикә якты дөнья белән хушлашты. Таймаска әнисен авылга кайтарырга кирәк иде. Аны киендереп, машинасының арткы урынына җайлаштырды, каеш белән бәйләп тә куйды. Авылга тиз кайтып җиттеләр.

– Кайда әнкәй? – диде апасы Шәмсинур.

– Машинаны туктатып артка карасам, күзләре йомык, йөзендә тереклек төсе сизелми, куллары салкынайган иде.

– Әй, Аллам, үлдемени? Юл газабы гүр газабына әйләнгән ич. Авыл түшәгенә кайтып җитмәгән, ичмасам.

Мәетне өйгә керттеләр. Таймас машинасына утырып күрше авылдагы хастаханәгә китте. Табиб белешмә язып, Таймаска тоттырды.

Мулла вазыйфасын үтәүче Сабит җеназа укыды. Мәктәп директоры Зәмфир Зәки улы беренче булып сүз алды:

– Хөрмәтле авылдашлар, укытучылар, укучылар! Бөтен авыл кешеләренә белем биргән укытучыбыз Корбанбикә Мирхәйдәр кызын соңгы юлга озатабыз, – күзләре яшькә тулган апалар, абыйлар, башларын түбән игән балалар – барысы да Корбанбикә апаның укучылары. – Укытучыбызга Хак Тәгалә оҗмах түреннән урын бирер, дип ышанам. Тыныч йокла, Корбанбикә апа!

...Очын-очка бәйли алмаган чакларда әнисенең пенсиясенә яшәде Таймас. Әнисенең картасы белән банкоматтан акча ала иде.

Шәhәрдәге күршеләре, танышлары өчен — Корбанбикә авылда яши. Анда күпме яшәячәген беркем дә белми. Таймас хәтәр карарга килде: “Әниемнең документлары кулда, белешмә кесәмдә, пенсия картасы миндә, банкоматлар юмарт, акчаны бирә...”

Әнисенең җидесен уздыргач, Таймас шәһәргә кайтты. Кайтыр алдыннан апасы сүз кузгатты.

– Гаиләңнән колак кактың, әнисез калдык, тормышыңны яңадан корырга туры килер. Берәр уең бармы?

– Апа, тормыш юлы кая илтер. Уйлардан баш ката.

– Тормыш кушканны көтмә, акыл белән эш ит, эчүне ташла. Хатыннар килер дә китәр, туганнарыңны онытма.

– Апа, синең белән килешәм. Мине игәүләмә, башка эчмәм, валлаhи.

– Әнкәйнең хәер-догаларын онытма, балаларыңны ташлый күрмә.

Кайткач та Таймас күрше Зөлкәбирә апасына керде. Авыл әнисен ничек каршылаганын сөйләде.

– Улым, бик игелекле эш кылдың, әниең терелер әле, өзлегә күрмәсен. Батманлап кергән авыру мыскаллап булса да чыга. Туган авыл hавасы, көмеш суы булганда даруларың читтә торсын, – диде ул.

Таймасның яңа гаилә корырга исәбе бар иде дә, барып чыкмады. Балаларына алимент тукталды, үзе эчүгә сабышты.

Көзгә таба гаиләсенә барды. Аерган хатыны, ике баласы өйдә иде. Ишектән керү белән өстәлгә бер тартма кәнфит куйды. Күптән аталарының җылы карашын күрмәгән балалар сыйга ташланды. Кызын кочаклап үпте, малаеның башыннан сыйпады. Хатыны балаларының атасын салкын каршы алды. Чырае балан капканга охшаган иде.

– Сөйләшик әле, Сания. Дүрт ай инде балаларга ярдәм итә алмадым, гафу ит. Хәзер, Аллага шөкер, мөмкинлек туа башлады, сезне ярдәмсез калдырмам, кыенсынмасаң, ешрак килеп тә йөрермен, балалар сагындыра, – Таймас хатынга акча сузды. Сания башын күтәреп, аптырап Таймаска карады. Кулындагы акчаларны санады:

– Рәхмәт инде, балаларыңны онытмагач, Нәгыймне мәктәпкә әзерләргә вакыт җитә. Әни нихәлдә калды? Авыл hавасы шифалы булсын инде.

– Авыл әнкәйне бик канәгать каршы алды, туганнар ифрат сөенде, ул ялгыз булмаячак. Мин анда чакта безнең өйдән кеше өзелмәде. Укытучылар, мәктәп директоры килде. Төрле күчтәнәчләр белән суыткычны тутырдылар. Бер-ике айдан үзем тагын барам әле, – диде Таймас. Зөлкәбирә апасына сөйләгән кебек Саниягә дә берне биш итте.

Чәйдән соң, бераз сөйләшеп утыргач, Таймас кайтырга булды. Күңеле көр, йөзенә шатлык төсе кергән, хатыны куып чыгармады, артык зарланмады, балалары канәгать калды.

Урамга чыккач, тамагы кычыта башлады. Банкоматтан акча алды да, сумкасына ярты тыгып, өенә кайтты. Шуны берүзе эчеп бетерде. Төне саташулы үтте. Йокыга китүе була — әнисе төшенә керә. Гел ачулы, тирги, кисәтә.

Таймас атна-ун көн хәмерне исенә дә төшермәде. Эшендә дә аны игътибарга алмадылар. Соры көннәр башланды. Күптән тамагын җебеткәне юк. Кемне күрсә, шуны сыйларга әзер иде ул. Юк йомышын бар итеп аскы каттагы күршесенә керде.

– Әле генә сиңа кагылырга уйлый идем, гомерле булырсың, Таймас, – дип каршылады күршесе Сабырҗан.

– Рәхмәтле булыр идем, Сабыр күрше. Минем кебек ялгыз-ябаганың ишеген шакучылар азайды.

Таймас гадәте буенча сумкасыннан ярты чыгарды.

Икенче көнне телефон шалтырады.

– Исәнмесез, район мәгариф бүлегеннән, Әхмәтнурова Зөлфия Шәрифовна шалтырата, Корбанбикә Мирхәйдәр кызы кирәк иде. Сез кем буласыз?

– Мин аның улы Таймас. Әнкәй авылда яши.

– Кайчан кайтыр икән?

– Хәзергә уйламый әле.

– Сез барып йөрисезме?

– Әйе.

– Район мәгариф бүлеге Корбанбикә Мирхәйдәр кызын олы юбилее белән котларга тели. Әниегезне алып кайтсагыз әйбәт булыр иде.

Әнисенә туксан яшь икәне Таймасның исенә төште.

– Бер дә рәтем юк шул әле, сырхаудан арына алмыйм, бара алмам, ахры, гафу итегезче.

Телефоннан сөйләшкәнгә кадәр сау-таза Таймасның йөрәге кага башлады, сулышы кысылды, ул караватка менеп ятты. Әнисен күз алдыннан уздыра барып аңын югалтты.

Авыл шәһәргә якын гына. Мәгариф бүлеге вәкилләре республикадагы атаклы укытучыны барып котларга булалар.
Шәмсинур әнисенә туксан яшь тулу уңаеннан әрвахлар рухына Коръән укытырга ниятләде. Кунаклар чакырды. Капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Машинадан купшы киемле ике ханым төште. Берсенең кулында — чәчәкләр, икенчесе сумка тоткан. Аш-су белән мәшгуль Шәмсинур кунакларга сораулы караш ташлады. Сүзне сумка тоткан өлкән инспектор башлады:

– Корбанбикә Мирхәйдәр кызы монда ял итә, диделәр, сез кем буласыз?

– Корбанбикәнең кызы Шәмсинур.

– Шәмсинур апа, таныш булыйк, без әниегез яшәгән шәһәрдән мәгариф бүлеге инспекторлары Лилия Хәйдәровна, Зөлфия Шәрифовна. Корбанбикә Мирхәйдәр кызын туксан яшьлек юбилее белән котларга килдек.

Кунаклар көтү, өстәл әзерләү белән мәшәкатьләнгән Шәмсинур котлау белән искә алу төшенчәләрен аерып өлгермәде.

– Бик вакытлы килгәнсез, хәзер авылдашлар җыелачак, хәзрәтне чакырдым, әнкәй белән әткәйнең истәлегенә Коръән укытырга җыенам, түрдән узыгыз, – диде Шәмсинур.

– Нәрсә сөйлисез, Шәмсинур апа! Кая әниегез?

– Әнкәй вафат булды, ике ел инде.

Бернәрсә дә аңламаган инспекторлар, аптырашка калып, бер-берсенә карады.

Тиздән кунаклар җыела башлады. Инспекторларның күңелендә төер калса да, мәшәкатьле мәҗлеснең зур халык йоласы икәнен аңлап, аны ташлап китмәскә булдылар. Данлыклы укытучыны изге теләкләр белән тәбрикләргә җыенган Зөлфия Шәрифовна авыр тойгы кичерде. Килеп тә бернәрсә дә әйтмәү уңайсыз. Нәрсә әйтергә? Күңеленә төен утырды. Әдәплелек күрсәтепме, инспектор Таймас әйткәннәр турында берничек тә төпченмәде. Хәзрәт Коръән сүрәләре укып, әрвахларга изге теләкләр белдергәч, догалар укыгач, Зөлфия Шәрифовна болай диде:

– Районның данын күтәргән укытучы Корбанбикә Мирхәйдәр кызы укытучылар өчен үрнәк булды. Ул кулланган методика укыту процессына яңа сулыш өрде. Авылыгызда Корбанбикә Мирхәйдәр кызы яшәгән йортка мемориаль такта эләргә карар ителде.

Бу сүзләрне кунаклар алкышлап каршы алды.

Мәҗлестән соң инспекторлар Шәмсинурга ияреп зиратка барды. Котлау бүләге дип алып килгән чәчкәләр бәйләмен кабер өстенә салдылар.

Берничә көннән полиция Таймасның фатирын ачып керде. Алар Таймасның таркала башлаган мәетенә тап булалар, буш шешәләр арасыннан васыятьнамәсен табалар. Анда ул үзен авылга кайтарып җирләүне сорап язган була...

Нәдhәт Фәтхиев.
Читайте нас: