Кесә “тазартучы” смслар
Телефон мошенниклары җиңел акча эшләүнең көн дә бер ысулын уйлап таба. Телефонга ялган смс җибәрү – иң популяры. Аферистлар, башлыча, зур акча яисә бүләк отуыгыз, якын кешегезнең бәлагә таруы, банк картагызның блокировкалануы, сезнең номерга ялгыш җибәрелгән парольне әйтүне сорап, смс-хәбәрләр җибәрә.
Менә алар уйлап тапкан янә бер алым. Күптән түгел күрше әбие зарланып торды. Моның телефонына “Минем балам ялгыш Сезнең номерга 100 сум акча салган. Аны фәлән номерга кире салыгыз әле, зинһар”, – дигән эчтәлекле смс килгән.
– Чыннан да, моңардан берничә минут алдан гына “Сезнең исәпкә 100 сум акча күчте” дигән хәбәр алдым, – дип сөйли пенсионер күршебез. – Үземнең дә шулай ялгышкан бар. Шуңа, теге баланы кызганып, тизрәк акчасын кире кайтаруны уйлый башладым. Тик, ни хикмәт, телефоныма бернинди дә акча күчмәгән, исәбемдә үземнең 57 сум гына. Шуңа да смс-хатта күрсәтелгән номерны җыйдым. Телефонны алучы булмады. Ә шул шалтырату артыннан ук баланстан 100 сум акчам юк булды...
Үзенең алданганын элемтә бүлегенә баргач кына аңлый өлкән яшьтәге ханым. Бу очракта зыян күрүчене дә гаепләп булмый. Мошенниклар шулкадәр шомарды ки, кеше психологиясенә ничек тәэсир итәргә белә инде алар. Монда бер сүз хәлиткеч роль уйный – бала. Ул ялгышкан. Эчендә җаны булган һәркем аңа ярдәм итәргә, акчасын кире кайтарырга ашыгачак. Шул вакытта бик сирәкләр генә акча салыну турындагы хәбәрнең дүрт саннан торучы оператор номерыннан түгел, ә гадәти номердан килүенә игътибар итә.
Бала, дигәннән. Илебездә телефонына “Мама, я попал в аварию! Срочно положи деньги вот на этот номер – 8917…” кебек хәбәр алмаган берәр кеше калды микән?! Һәлакәткә тарыган, полициягә эләккән, кыйналган, телефонын югалткан, әҗәткә баткан “балалардан” хатлар ала-ала тәмам арыдык бит инде. Беркөнне, ачу килгәнлектән, телефоныма шундый хат юллаучыларның берсенә “Улым, тыныч кына йокла! Иртәгә балалар бакчасына барасың бар!” дигән җавап язып җибәрдем. Шуннан соң ләм-мим теге! Ә бит еш кына кыек атып, туры да тидерә ул адәм актыклары. Шундый хәбәр килгәч, аны-моны уйламыйча, йөгереп барып акча салучылар азмы әллә?! Өстәвенә, шул чакта улың яки кызың телефонын да алмаса...
“Акча Мәскәүгә китте...”
Соңгы вакытта халыкны Пенсия фонды, банклар, кредит оешмалары исеменнән алдап сөйләшеп, акчаларын урлаучы караклар күбәйде. Мәсәлән, өлкән яшьтәге кешеләрне еш кына болай алдыйлар. Үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыралар һәм, пенсия буенча түләнеп бетмәгән акчаларыгыз бар дип хәбәр итәләр. Паспорт белешмәләрен үзләрендә булганы белән чагыштырып, акча күчерү өчен банк картагызның номерын әйтергә кушалар. Шуннан соң пенсионерның картасыннан булган барлык акчасын салдыралар.
Мошенниклар кармагына әби-бабайлар гына түгел, яшьләр дә бик шәп эләгә. Яңа ел алдыннан Югары Кыйгы авылында яшәүче 37 яшьлек Гөлшат Камалетдиновага үзен Саклык банкы хезмәткәре дип таныштырып, бер ир шалтырата. “Украинадагы кискен хәлләр нәтиҗәсендә, Русия гражданнарының банк карталарыннан акчалар югала башлады. Әгәр дә картагызда акча бар икән, аны тиз генә башка исәпкә күчерергә кирәк, югыйсә, югалтачаксыз”, – ди ул.
Яңа ел каникулларында балаларын Уфада йөртеп кайтырга дип саклаган җиде мең сум акчасы була Гөлшатның. Төнге сменада эшләп кайтып, уяулы-йокылы килеш ашарга әзерләп йөргән яшь хатын тәмам калтырап төшә. “Ярый, хәзер банкка барам”, – ди ул кайгыртучан “хезмәткәргә”. Тегесе исә банкка йөрмәскә куша, якындагы банкоматта гына да проблеманы тиз хәл итеп булачагын, телефон аша барысын да өйрәтеп торачагын әйтә. Нәтиҗәдә, телефонның теге очындагы тавыш әйтеп тора, Гөлшат төймәләргә баса-баса акчасын аферистлар счетына күчереп тә куя. Беркатлы ханым яңадан шалтыратып, “Акчамны каян алырга соң?” – дип сорагач, яңа гына шундый ягымлы итеп сөйләшкән ир, ирония белән: “Кайчан шушы картагызга акча саласыз, шуннан алырсыз!” – дип трубканы ташлый. Шуның белән вәссәлам! Хәзер инде күпме шалтыратса да, теге номер “недоступен” булып тик тора.
– Полиция хезмәткәрләре акчамның Мәскәү өлкәсенә киткәнлеген ачыклады. Ничек шулай ышандым, үзем дә аңламыйм. Җанымны иң әрнеткәне: өч баламны Уфага циркка алып барырга вәгъдә иткән идем, үтәп булмады, – ди Гөлшат.
Су чистартучылармы, әллә кесәнеме?
Алданган кешеләр турында ишетүгә, булса да була икән беркатлы, ачык авызлы кешеләр, дип уйлап куясың. Ә кайвакыт аферистлар күзгә шундый итеп төтен җибәрә, ятьмәгә эләккәнеңне сизмисең дә. Һәрхәлдә, минем белән шулай була язды.
Моннан ике ел элек, көн кичкә авышканда бер туташ шалтыратты. Үзен дәүләт учреждениесеннән дип таныштырды. Кулда кечкенә бала көйсезләнгәнлектән, аның төгәл генә каян икәнлеген аңламадым да. “Шушы көннәрдә башкаладагы заводлардан Агыйделгә зур күләмдә зарарлы матдәләр агып чыккан. Яңалыкларны карыйсыздыр инде, бүген бик күп уфалылар агуланып, 4нче йогышлы авырулар дәваханәсендә ята. Без фатирларда су чисталыгын тикшереп йөрибез. Хәзер сезгә дә киләбез. Адресыгызны төгәл генә әйтегез әле”, – диде ул.
Агулану, инфекция, 4нче дәваханә... Шул сүзләрне ишетүгә баш мием тулысынча “эшчәнлеген” туктатты. Һәм мин, паникага, эмоциягә бирелеп, тизрәк адресны яздырдым. Теге кыз биш минуттан безнең фатирга ниндидер “могҗизалы” җайланма тоткан ике хезмәткәр киләчәген әйтте. Котым очып, балаларны күзәтәм. Алай-болай агулану билгеләре юк кебек. Үзем эчтән янам, инде тизрәк килеп суны тикшерсеннәр генә. Аларны көткән арада коточкыч яңалыкны эштән кайтып өлгермәгән иремә шалтыратып әйтергә уйладым. Ярый әле ул: “Кертә күрмә үзләрен, болар мошенниклар! Нинди дәүләт оешмасы су чисталыгын фатирлар буйлап тикшереп йөрсен инде, ә?!” – дип күзләрне ачты.
Баксаң, мондый “тикшерүчеләр” Уфада гына түгел, Русия буйлап алдан уйланылган схема буенча эш итә икән. Күз алдыңда краннан су алып, шуны үзләренең приборларына салып тикшерә. Су я караеп, я яшелләнеп чыга, имеш. Аннары сиңа, ким дигәндә, 60-70 мең сумлык фильтрларын “димли” башлыйлар. Соңыннан белдем: шундый оятсыз бәндәләр аркасында күрше йорттагы өлкән яшьтәге бер апа суд юлыннан кайтып керми икән. Аферистлар, аның фатирында су тикшереп, 78 мең сумлык фильтр сатып алу турындагы килешүгә кул куйдырганнар. Әбекәй нәрсә өчен имза куйганын аңламый да калган...
Ярый ла су чистарту корылмасы тәкъдим итеп кенә калсалар. Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә шундый ук алдакчылар фатир хуҗаларына клофелин салынган су эчереп, йоклатып, өйләрен талап чыккан очраклар да аз булмады.
...Ул көнне теге алдарлардан көчкә котылдым. “Килеп тә йөрмәгез, барыбер кертмим!” дигән өстенә, ныкышыпмы-ныкыша, югары тонда сөйләшеп, өстәвенә, куркытмакчы да була үзләре! “Бик телисез икән, килегез. Полиция хезмәткәрләре белән бергәләшеп каршы алырмын үзегезне!” дигәч кенә “тынды” телефон.
Соңгы сүз
Әнә шундый смс-хәбәрләр, шалтыратулар булганда, кабаланып эш итәргә ашыкмагыз. Иң элек якыннар, туганнар белән киңәшләшегез. Бигрәк тә телефон аша банк карталары белән эш итүдән сак булыгыз. Кая да булса акча җибәргәнче, башта мәгълүматны тикшереп карарга тырышыгыз. Шуны онытмагыз: пароль, смс-кодларны хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтергә ярамый. Сезнең картагыз белән проблема килеп чыгуы хакында шалтыратып яки смс аша хәбәр итәләр икән, туп-туры банкка барыгыз, андагы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итегез. Банк белән элемтәгә керергә кирәк булганда да картагыздагы телефон номерларын җыегыз.
Телефон буенча бернинди призлар уйнатылмавын һәм акцияләр үткәрелмәвен дә онытмагыз. Бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була, җәмәгать!