Мөфтәдин Мәгавия улы тиздән сиксән яшен тутыра, тик бүген дә ул иҗат ялкыны белән янып яши, шигырьләр яза, аларны матур көйләргә сала. Яраткан тематикасы туган як, әти-әнигә ихтирам, сөю, тормыш фәлсәфәсе булган композиторның иҗат сандыгында 300дән артык җыр исәпләнә, аларның бихисабының сүзләр авторы да ул үзе.
— Күптән түгел “Юлдаш” радиосы игълан иткән хит-парадта Рәфил Самматов шигыренә иҗат иткән “Хәтеремнән чыкмыйсың” дип аталган җырым призлы урын яулады. Радиотыңлаучыларның әсәрне яратып кабул итүе, аның өчен эфир дулкыннарында актив тавыш бирүе тырышлыгыбызның юкка китмәвенең бер дәлиле, — дип сөенечле хәбәре белән уртаклашты Мөфтәдин абый.
Менә шулай, яшьләргә бил бирми, сәнгатькә хезмәт итүен дәвам итә композитор.
— Язмышымны иҗат, сәхнә белән бәйләвемә үкенмим, — ди әңгәмәдәшем. — Төрле чаклар булды, әмма җаның сөйгән һөнәр, иҗатыңа мөкиббән тамашачың барлыгын белү иң авыр минутларда да күңел төшенкелегенә бирелмәскә, алга карап яшәргә ярдәм итте.
Мөфтәдин абый тамырлары белән Дүртөйле районының Түбән Аташ авылыннан. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.
— 1947 елның октябрь ае безнең өчен иң фаҗигалесе булды: үпкәсенә салкын тидереп, ике ел буе как сәкедә чирләп ятканнан соң, ачлы-туклы, ярым шәрә дүрт баласын, сугыштан сәламәтлеге бетеп кайткан әтиебезне калдырып, газиз әниебез күзләрен мәңгелеккә йомды. Мин гаиләдә иң кечесе идем, шуңадырмы әниемнең үлүенә һич кенә дә ышана алмадым, — дип хәтерли ул. — Үлүенең сәбәбе — ачлык, хәерчелек. Ашарга бер ризык та калмагач, өч-дүрт кеше җыелып, басуга баралар, ә урамда зәмһәрир кышкы салкын. Хатын-кызлар, салам эскертләрен бер урыннан икенчесенә күчерә, астындагы кибәкле ашлыкны җилгәреп, берничә уч ашлык табып ала. Ул саламнарны күчерергә күпме көч кирәк! Тирләп, өс киемнәрен салып эшлиләр, әни шунда үпкәсенә салкын тидерә.
Ачлыктан үлмәс өчен халык яз көне басуда ятып калган ашлыкны җыя иде. Ә агулы башаклар кан чиренә китергән. Мин дә ул чирдән котылып кала алмадым. Танаудан кан киткәне хәтергә уелып калган. Беләкләрне җеп белән бәйләп, өскә күтәреп куйдылар. Чөгендер суы, сөт эчереп, исән калдырганнар. Ул елларда кан китү чиреннән авылы белән кырылып үлгән төбәкләр дә булган.
Шул юклык заманда беренче тапкыр аш пешерүем истә. Бу көнне барысы да каядыр киткән иде, кайтуларына миңа аш әзерләп торырга куштылар. Нәрсәсе бар аның! Учакны тергездем. Апа-абыйлар кушканча, казанга дүрт чүмеч су салырга, аннан әрчеми генә ике бәрәңгене турарга һәм бер йомарлам алдан әзерләп куйган кычытканны салырга кирәк иде. Мин инде, янәсе, болай гына аш аз була дип, дүрт чүмеч урынына ундүрт чүмеч су тутырдым, казан бик зур иде бит. Кайткач, ачып карасалар, бер казан су! Тиргәделәр, әлбәттә. Аңлаганнардыр да инде: минем туйганчы ашыйсым килгән иде бит...
Каһәрле сугыш тәмамлангач, Түбән Аташ халкы да күңел күтәренкелеге белән эшкә тотына. Яшелчә бакчасы тергезелә. Мөфтәдиннең әтисен каравылчы итеп тәгаенлиләр, арык кына булса да ат бирәләр. Яшелчә ашап, балаларның бераз тамагы туя.
Гармунда уйнау хыялы Мөфтәдинне, аны гына түгел, абыйлары Мәдих белән Мәгъсүмне дә балачактан ук озатып килә. Әтиләре заманында оста гармунчы була. Тик бер ат биреп алган көмеш телле гармунын аңа ачлык елларында сатып җибәрергә туры килә. Малайлар, гармун булмагач, тактага гармун телләре ясап, тавышы чыкмаса да, уйнаган булып маташа. Еллар уза. Олы абыйлары Мәдих 1953 елда Ленинградтан ялга кайтканда хромка алып кайта. Ул вакытта Түбән Аташта мондый гармунны күргән кеше дә булмый әле. Абыйлары энеләренә уйнап күрсәтә. Мәгъсүм белән Мөфтәдин, кулларына гармун эләккәч, шатлыкларыннан күкнең җиденче катына менгәндәй була. Бишенче көн дигәндә “Шахта” көен чыгара башлыйлар. Энеләрендә өмет барлыгын күреп, Мәдих гармунын аларга калдырып китә. Шулай итеп үсмер егетләр гармунда уйнарга өйрәнә. Авылда бер генә мәдәни чара да алардан башка узмый. Арытаба икесе дә язмышын сәнгать белән бәйли. Мөфтәдин башта туган авылында клуб мөдире булып эшли, аннан район үзәгендәге мәдәният сараена чакыралар. Бу 1957 ел була. Биредә күпмедер хезмәт салгач, Кушнаренко районы мәдәният йортына күчәргә карар итә. Ни өчен дисәң, Мәгъсүм абыйсы шунда була. Мөфтәдинне монда да бик шатланып кабул итәләр коллективка. Ул пьесаларга музыка, җырлар язу белән беррәттән, спектакльләрдә уйный. Нәкъ биредә булачак тормыш юлдашы Фәрзәнәне очрата. Ике сәнгать кешесе йөрәгендә бер-берсенә карата гомерлек сөю уты кабына.
— Гастрольләргә чыгып китсәк, дүртәр ай өйгә кайтып кереп булмый иде, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Әле дә таң калам: чит кешеләрдә кунып, теләсә нинди транспортка утырып, суык клубларда ничек чыдап йөрдек икән! Акчаны аз түлиләр, тузган киемне алыштырырга да җитәрлек түгел иде. Сәнгатькә бирелгәнлек бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер, күрәсең. Чын талант ияләре Сәкинә һәм Зөфәр Солтановлар (Дүртөйле халык театры хәзер Зөфәр Солтанов исемен йөртә) белән эшләү насыйп булды миңа. Сәкинә апа имчәк баласы белән гастрольләргә чыга иде. Бервакыт язын бозлар агып торган Сөн елгасын көймәдә чыгарга туры килде. Бәләкәй көймәгә ике генә зур кеше утырырлык. Без Сәкинә апа белән кузгалып киттек. Аның кулында бәләкәч бала. Ярга килеп җиттек, ләкин чыгып булмый, бүтән җиргә күчү мөмкинлеге дә юк. Ярый яр башындагы кешеләр ярдәм итте. Икенче ярда калган Зөфәр абый безнең өчен куркудан тездән бозлы суга кергән иде инде.
Гыйләҗевлар Чакмагыш районында да эшли, ул чор да алар өчен зур иҗади уңышлар китерә. Ә менә 1970 елда Мөфтәдин Мәгавия улы кабат туган районына кайтырга карар итә.
— Беренче җырларымны 50нче еллар ахырында яздым, — ди ул. Гөлшат Зәйнашева, Сәйфи Кудаш, Риф Мифтахов, Кәтибә Кинҗәбулатова, Гөлфия Юнысова, Роберт Миңнуллин шигырьләренә бихисап әсәрләр туды. Җыр сүзләренә һәрчак таләпчән булдым. Дүртөйлегә кайткач, бик күп җырлар язылды. Вил Казыйханов белән иҗади хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булды. Аның белән ике дистәгә якын җыр яздык. “Сарманай” – шуларның иң популярларының берсе. Аны Фән Вәлиәхмәтов башкарды. Башкортстан артистлары Казанга гастрольгә баргач, Фән шушы җыр белән концертны ачты. Чыгыш алкышларга күмелде. Ул вакыттагы Президент Минтимер Шәймиев аңа татар түбәтәе кидерде...
Мөфтәдин абый җырлар иҗат итү белән беррәттән, картиналар да яза. Аларда күбесенчә туган якның гүзәл табигате чагылыш таба. Күңел җимешләре – җырларын һәм тормыш хатирәләрен туплап, биш китап чыгарырга да өлгергән ул. Зур уллары Марат – музыкант, кечесе Азат – рәссам, киленнәре Илира – җырчы, икенче киленнәре Инна – скрипкачы. Оныклары да сәнгать дөньясына хезмәт итә.
Киләчәктә дә иҗат чишмәләрең саекмасын, гомерең озын булсын, Мөфтәдин абый!