+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 февраль 2017, 02:00

Төнге эзләр

Алар нинди сер саклый?Ниһаять, фаралар яктысында, авыл читендә урнашкан йортлар шәйләнә башлады. Гөлсем, авыр сумкасын кулына алып, кеше­ләрне этә-төртә, алгы ишек янына килеп басты һәм, автобусны туктатып, авыл башында ук төшеп калды. Машина кар бураны туздырып кузгалып китте.

Төшкәч, хатын, бер урында тап­танып, бераз басып торды, чөнки ул төбәп кенә кемгә кайтасын уйламаган иде. Аннары, ашыкмый гына, тирә-ягына карана-карана, урам буйлап атлады.

Авыл, кышкы кичнең караң­гылыгына чумып, тынлыкта утыра. Юл читләренә таудай кар өелгән, бүген көндез генә эттергәннәр, ахры. Күп йортларда ут юк, капкаларга сукмак та салынмаган, димәк, аларда кеше яшәми. Нишләптер, этләр дә һау-һаулап өреп чыкмый. Әллә халык эт тә асрамый микән хәзер?

Гөлсем авыл башыннан санаганда бишенче йортка тукталырга булды. Монда элек Сания апа яши иде. Исән микән? Исән булса да, әбидер инде ул. Гөлсем белән Айрат читкә чыгып киткәнгә дә хәтсез еллар узды бит.

Хатын таныш йортка якынлашты. Алгы якта ут бар, димәк, Сания апа исән-сау. Аның эченә җылы керде. Шәп-шәп атлап, бәләкәй капка янына килде, аны сак кына этеп ачты да, көрәп куелган тар сукмак буйлап барып, күтәрмәгә менде. Калтыранган куллары белән сәрмәнеп, ишек тоткасын эзләде. Шакыгач, чоланда ялт итеп ут кабынды.

— Кем бар анда?

Таныш тавыш. Гөлсемнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды, аркасына тир бәреп чыкты. Телен чак әйләндереп:

— Сания апа, ач! Бу мин — Гөлсем, — диде.

— Нинди Гөлсем ул тагын?

— Элекке күршең!

Эчтән “Әстәгафирулла!” дигән тавыш ишетелде, келә күтәрелде, ачылып киткән ишек уемында ябык кына гәүдә пәйда булды.

Көчле яктылыктан чагылган күзләрен кыса төшеп, хатын аның артыннан эчкә атлады. Керү белән, исәнләшергә дә онытып, танырга тырышкандай, алар бер-берсенә текәлде. Сания апа бертуктаусыз: “И Гөлсем, Гөлсем!” дип кабатлады. Аннары, исенә килеп, ашыга-кабалана газ плитәсен кабызды, чәйнек утыртты. Гөлсем өс киемнәрен чөйгә элде дә өй эченә күз салды. Әллә ни үзгәреш күрмәде: шул ук мебель, инде уңа башлаган шул ук паласлар...

Хатын күчтәнәчләрен өстәлгә алып куйды, әби чынаяклар тезде. Һәркайсы кыштыр-кыштыр килеп, нидер эшләде, тик сүзләре генә ялганмады.

“Һаман чибәр, каһәрең”.

“Бирешкән апа, урамда очраса, билләһи, танымый узып китәр идем”.

“Ничек кайтырга булган бу, нишләп ялгызы гына?”

“Барысын да ачыклап сөйләргәме, юкмы?”

“Тәмам шәһәрнекенә әйләнеп беткән, тырнакларына кадәр буяулы”.

Аларның уен бүлеп, үзен оныт­каннарын искә төшергәндәй, чәйнек капкачы шалтырады.

Сөтләп чәй ясалды, тәм-томнар тезелде, хәләл иттән ясалган колбаса теленде. Тавыш-тынсыз гына берәр чынаяк чәй эчтеләр. Ниһаять, хатын телгә килде:

— Сания апа, мин авылны күреп, йөреп килим әле.

— Әстәгафирулла! Бу вакытта ни күрәсең? Багана башларында утлар да янмый бит.

— Ай яктысы бар ич, — дип елмайды Гөлсем, тәрәзәгә ымлап.

Чынлап та, тулып җитмәгән ай калыккан, урамны саран гына яктырта иде.

Хатын аякларын чын күннән эшләнгән купшы итекләренә тыкты, чөйдән кыйммәтле матур тунын, мех бүреген алып киде. Диварга эленгән көзгегә карап алды. Аннары, моңсу карашын читкә төбәп, ”Сагындым”, дип куйды. Озын керфекләрендә яшь тамчылары ялтырады.

Аның артыннан ишек ябылды. Тыштан уралып-уралып килеп кергән салкын һава акрын гына таралып юкка чыкты. “Сагы­нырсың шул. — Сания карчык иреннәрен ачулы кымтып куйды. — Шулай да ояты бетмәгән икән әле моның, көндез кеше күзенә күренәсе була бит”. Ул, бәйләмен тотып, стена буендагы караватына барып утырды, тик кулына эш бармады, уйлары хәтер сандыгының капкачын каерып ачты...

* * *

...Ул вакытларда булган хәлләрне яхшы хәтерли әле Сания. Халык арасында күп сүз йөрде: кемдер гаҗәпләнде, күпләр каһәрләде, яклаучылар да табылды. Шулай да барысы да бер нәтиҗәгә килде: болай эшләү — зур гөнаһ.
Күршедәге буш йортны яңа гына өйләнешкән яшь пар сатып алгач, Сания бик сөенде. Ничә еллар буе ике ягында да хуҗасыз өйләр серәеп утырды бит, хәл белешер күршесе дә булмады. Авыл – шәһәр түгел, монда халык бер-берсенә терәк булып яшәргә күнеккән.
Йортның яңа хуҗасы Равилне якыннан белмәсә дә, уңган, акыллы дип сөйләгәннәрен ишетеп белә. Күрше районнан килен булып төшкән кәләше Гөлсем бик чибәр иде. Сания аңа сокланып карап торды. Сания үзе дә кайчандыр атлылар аттан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык матур кыз иде. Хәзер ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Гомер юлдашы Госман бик иртә вафат булып, тормыш йөген берүзе тартты. Ә авылда ирсез яшәүләре ай-һай авыр. Аннары бала кайгыларын кичерде. Ялгызлык, авыр эш, хәсрәт бик иртә картайтты аны.

Яшьләр матур итеп яшәп китте. Равил — һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, эшенә иртүк китә, кичен соң гына кайта. Шулай булса да, ял көннәрендә икәүләшеп ташландык хәлгә килгән каралты-кураны юнәтте­ләр, чүп-чардан арындырдылар, аклыйсын акладылар, буйыйсын буядылар, юасын юдылар. Хәзер дөньялары гөлт итеп тора. Мал да тергезделәр, бакчаларга да ямь керде. Равил Гөлсемне эшләтмәде. Авыл хатыннарына йортта да эш җитәр­лек. Кайтуына тәмле аш пешкән, өй җыеш­тырылган, малларны бергәләшеп карыйлар. Бер-берсе белән телгә килгәннәре юк. Равил кәләшенә “Гөлем” дип кенә дәшә.

Бераздан яшьләрнең, башкалар кебек үк, заманча йорт саласы килде. Ул елларда халык Себер якларына эшкә китә башлаган иде. Равил да, тәвәк­кәлләп, төньякка юл тотты, вахта ысулы белән эшли башлады. Укып алган һөнәре бик ярап куйды. Ул Себердә чакта сеңлесе Асия, ире Айрат белән килеп, Гөлсемгә гел ярдәмләшеп торды. Яшьләре бер чама булгач, алар бик дуслар да иде. Айрат үзе генә дә килеп, эшләшеп йөрде. Гомере буе диярлек ялгыз яшәгән Сания моны хуплады гына. Туган туганын онытырга тиеш түгел.

Бер елны, Равил кайткач, олы сугым суйдылар. Туганнарын ашка җыйдылар, күрше Саниягә дә дәштеләр. Мул итеп табын әзерләгәннәр, өстәлләрдә “акбашлар” да җитәрлек. Асия дә монда, плитә тирәсендә кайнаша. Айрат һәм иртәрәк килгән берничә ир-ат кәрт сугалар. Равил, гадәтенчә, Гөлсем ни куша, шуны эшләп йөри. Равилнең әнисе Габидә дә килгән, Айрат белән Асиянең кызлары Ләйсән аның янында бутала. Карчык Саниядән балаларының тату яшәүләренә соклануын яшермә­де. “Яңа өйләрен салып бетергәч, килен белән улым да онык алып кайтып куандырырлар әле мине”, – дип сөйләнеп утырды.

Ниһаять, кунаклар җые­лышып бетте. Табын артына утырып, уңган хуҗаларны мактый-мактый, башмак бигрәк симез булган, исән-сау ашарга язсын, дип, рюмкаларны чәкеш­терде­ләр, сыйдан авыз иттеләр.

Мәҗлес кызганнан-кыза барды. Бермәл күзләре очкынланган Гөлсем — тәписез рюмка, Асия туралган каз ите салынган поднос тотып чыктылар.Чибәр килен оста җырлый да икән. Шаян такмаклар җырлап һәркайсын эчерде. Менә чират Айратка җитте. Хатын мәхәббәт җыры сузып, үз кулыннан гына аңа аракы эчерде, авызына ит каптыр­ды.Чытлыкланып көлә-көлә, иелеп, колагына нидер пышылдады. Ачык изүеннән күренеп торган йомры күкрәк­ләрен ирнең битенә терәп-терәп алды. Билгеле, кызып алган кунаклар моңа игътибар итмәде. Җиңгәсе артында басып торган Асия моны күрмәде дә шикелле. Айнык утырган Саниянең генә тәне эсселе-суыклы булып китте. “Ай-һай, хәерлегә генә булсын!” – дип уйлап куйды. Күзләре белән Равилне эзләде. Ул, берни булмагандай елмаеп, хатынына сокланып карап утыра иде...

Тормыш үз җае белән акты да акты. Асия икенчегә бәби алып кайтты. Хәзер инде дүртәүләшеп киләләр. Алай ул-бу сизмәде Сания.

Бер төнне аны, нишләптер, йокы алмады. Түшәгендә аунап ятып туйгач, киенеп, тышка чыкты. Таң атарга ерак иде әле, тирә-юньдә үле тынлык. Хәтсез вакыт басып торгач, кире кереп китмәкче булган иде, арт бакча ягында кемдер йөргәндәй тоелды. Курка-курка койма янына килде, шулчак аның кырыннан гына ниндидер шәүлә үтеп китте. Кем булыр бу дип уйларга да өлгер­мәде, Равилләрнең бакча капкасы ачылып ябылды. Әллә теге чактагы шикләнүләре дөрескә чыктымы? Шөбһәләнгән Сания бу уйларын башыннан куарга тырышты. Булмас! Берәр ферма эшчесе турыдан гына эшенә киткәндер. Яктыра башлады. Шунда аның күзе чыклы үләнне ярып барган эзләргә төште. Алар бакча башыннан ук килгән иде.

Иртән сыер саварга чыккан араларда арт бакчада үлән өстендә сузылып барган аяк эзләрен тагын берничә мәртәбә күрде Сания. Тик моңа артык әһәмият бирмәде. Төнлә кем йөрмәс!

Әмма берничә айдан Айрат белән Гөлсем качып дигәндәй авылдан чыгып киткәч шиклә­нүләре юкка булмаган икәнен аңлады. Шулай итеп, абыйлы-сеңелле икәү — берсе хатынсыз, икенчесе ирсез калды. Авыл халкы гына түгел, тирә-якта да шау итеп сөйләделәр бу хакта.

Вакыт барысын да юа бит. Бу хәлләр күптән онытылган иде инде. Һәм менә, күктән төш­кәндәй, Гөлсем пәйда булды. Ни булды икән? Айрат кайда? Бу сорауларга җавапны бирсә Гөлсем үзе бирер инде...

* * *

...Йокымсырап утырган карчык, ишек шыгырдаган тавышка күзләрен ачты. Гөлсем кайткан икән. Әби, аның бит алмалары кызарган сөйкемле йөзенә карап: ”Сагынуларын баса алдымы икән?”– дип уйлап куйды. Хатын чишенгән арада түр яктагы диванга урын җәйде. Ул кереп яткач, ике арадагы ишекне ябып, утларны сүндерде дә, уфылдый-уфылдый, караватына менеп ятты. Күп тә үтми аның мышнаганы ишетелде.

Гөлсем, кесә телефонын кабызып, вакытны карады: төнге сәгать өч. Иртәнге автобус авылдан сәгать биштә кузгала.

Сания карчык күзләрен ачканда яктырмаган иде әле. Бер уянгач, башкача йоклап китеп булмас. Шым гына торып киенде, юынды. Тавыш чыгармаска тырышып чәй куйды, табын әзерләде. Гөлсемне уятмакчы булып, түр якның ишеген ачты. Тик бүлмә­дә беркем дә юк иде. Урын-җир пөхтә итеп җыеш­тырылган. Аптыраган карчык, “Әстәга­фирулла!”сын әйтеп, алгы якка чыгып, чөйгә күз салды. Анда аның иске курткасы гына эленеп тора иде. Шуны иңенә салып, күтәрмәгә чыгып басты. Төнлә яуган йомшак кар өстендә сузылып барган эзләр генә ярылып ята иде. Нәкъ теге чактагы кебек...

* * *

...Автобуста кеше әллә ни күп түгел иде. Күрше авылны чыккач, машина, җиңелчә тирбәлеп, асфальт юлдан бара башлады. Салондагы пассажирлар, йокымсырап бара башлады. Гөлсемне генә йокы алмады. Хатын, уйларына бирелеп, фаралар яктысында елп-елп итеп күренеп калган бәсле агачларга, куакларга карап бара. Автобус шәп баргач, аларны күреп өлгереп тә булмый. Менә аның гомере дә шулай бик тиз узып бара түгелме соң?
Билгеле, авылда үткәргән берничә сәгать вакыт эчендә генә аның сагынулары басылмады, шулай да бераз тынычлангандай булды. Эченә җыелган моң-зар­ларын кемгәдер сөйләп бушанасы иде дә бит, тик кемгә?
Монда аны көтмәгәннәрен белә иде ул. Барлыгын да оныт­каннардыр инде хәзер. Әнә, Сания апаның да аптыравының иге-чиге булмады бит.

Ялгызым гына яшим, Айрат күптән ташлап китте, дисенме? Күпләр моңа куаначак кына. Кычкырып әйтмәсәләр дә (авылда халык итагатьле бит ул), шул кирәк сиңа, әйбәт булган, дип уйлаячаклар. Еллар үтү белән хисләре сүрелде шул аларның, араларын бәйләп торырга, ичмасам, балалары да булмады. Икенче бер хатын малай табып биргәч, барча мөлкәтен, байлыгын калдырып, ыһ та итми ташлап чыгып китте аны Айрат. Гөлсем аларның кайда яшә­гәннәрен дә белми, кызыксынмады да. Әйтәләр бит, кылган гамәлләрең, бумеранг сыман, үзеңә әйләнеп кайта, дип. Дөрес икән.

Автобус бер көйгә селкенеп баруын дәвам итте. Бер тәүлек эчендә булган кичерешләрдән тәмам йончыган хатынны, ниһаять, йокы басты.

Тау артыннан кызарып чыга башлаган кояш нурлары, төнге караңгылыкны куып, җир өстенә яңа көн алып килде.

Гөлфизә Кәлимуллина.
Читайте нас: