+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 февраль 2017, 02:00

Тылсымлы көн

Һәр елны 14 февральдә илдә Гашыйклар көне билгеләнә. Бу көнне символик рәвештә йөрәк төшерелгән открытка-валентинкалар белән алмашу да күркәм гадәткә кергән. Ә кулга-кул тотынышып, яратышып йөргән күпчелек гашыйклар өчен ул гомерлек бәйрәм булып сакланып кала. Чөнки нәкъ шушы көнне ап-ак туй күлмәге кияргә хыялланган кызлар сөйгәненең: “Мәңгелеккә бергә булыйк!” дип, кулын сорау тәкъдименә уңай җавап ишеттерә. “Бу көн чыннан да шундый тылсымлы, сихри микән ни?” дигән сорау туа. Язмыш кушуы буенча күпме яшь парлар нәкъ шушы көнне очраклы таныша, парлаша, кавыша!Бүгенге көн могҗизага ия. Моны түбәндәге язмыш тарихлары дәлилли. Әйткәндәй, без оештырган сораштыруда Дүртөйле районы бик актив булып чыкты. Гашыйклар төбәге микән әллә дигән уй да килде хәтта. Чөнки “Вконтакте” социаль челтәрендә бихисап җавап бирүчеләр арасында 14 февральдә танышкан, өйләнешкән, бәхетле гомер кичергән гаиләләр күп булуы ачыкланды. Шулар арасыннан түбәндә өч матур язмыш, күркәм пар, ныклы гаилә белән якыннан таныштырабыз.

Читайте нас: