...Илдус Илеш районының Тәҗәй авылында җитеш һәм булдыклы гаиләдә дөньяга килә. Хәстәрлекле, ягымлы әти-әнисе үзләренең күз карасыдай кадерле дүрт баласын җил-яңгыр тидерми курчалап, тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Нәзилә укытучы һөнәрен сайлый, уллары Идрис хәрби хезмәтне Әфганстанда үтеп, үзаллы тормыш башлый. Төпчек кызлары Наҗия сәүдә өлкәсе хезмәткәре белгечлегенә укый, ә кече уллары Илдус Туган ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң, эшкә керә, өйләнә, аларның ике уллары туа.
Еллар уза. Дөньялар шулай җай гына барганда көтмәгәндә авыр кайгы килә: Илдус каты авырый башлый, аның бөерләре эшләүдән туктый. Бу мизгелдә үлемгә инде бер генә адым кала, ул әҗәл белән күзгә-күз очраша. Республика үзәк клиник дәваханәсенә килеп эләгә. Биредә аңа хәленең бик кискен булуын һәм тиз арада операция ясап, бөерен алыштырырга кирәклеген әйтәләр. Шул минутларда Илдусның ниләр хакында уйлавын бары тик үзе һәм Ходай Тәгалә генә беләдер... Ул бик яшьли, әле дәрт-дәрманы ташып торган килеш, мондый хәлгә калуына бик кайгыра, сөекле хатыны һәм уллары турында уйлана. Үзенең туган авылында салына гына башлаган йортны җиренә җиткереп, балаларын аякка бастырып, җир җимертеп, дөнья көтәргә җыена иде бит әле ул кайчандыр!.. Ә менә хәзер, күз ачып йомган арада, бу изге уй-ниятләре челпәрәмә килгән төсле тоела аңа.
Табиблар Илдусның бертуганнары арасыннан донор табып, кичекмәстән операция ясауны ашыктыралар, бу тәкъдим белән туганнарның өчесе дә ризалаша. Әмма күчереп куеласы бөер яхшы, сәламәт булган очракта гына операциянең уңышлы һәм нәтиҗәле узачагына ышандыра ак халатлылар. Тиешле анализлар тапшырганнан соң, бары тик апасы Нәзиләнең бөерләре генә куелган таләпләргә туры килә һәм ул, ике дә уйлап тормыйча, энесенә донор булырга ризалыгын бирә. Мондый адымга бару аның өчен, әлбәттә, бик җиңелдән булмагандыр, чөнки, ни дисәң дә, үз дөньясы, сөекле тормыш иптәше, күз алмасыдай күргән ике баласы бар ич... Сыңар бөер белән калып, үз сәламәтлеген кыл өстенә куюны аңласа да, бертуган энесен үлем тырнагыннан алып калуны бар нәрсәдән өстенрәк күрә Нәзилә Бәдәви кызы.
Билгеләнгән көнне аларга бер-бер артлы хирургик операция үткәрелә һәм, табиблар әйтүенчә, уңышлы килеп чыга. Тик соңыннан куелган бөернең чит организмга яраклашу чоры гына бик авыр үтә. Үлемнән котылгач, инде анысына тешләрен кысып булса да түзәргә тырыша Илдус, бөтен уе хатыны һәм уллары хакына яшәүдә була аның. Табибларның тырышлыгы һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән акрынлап савыга һәм яңадан аякка баса ул. Берничә ай буена дәваханә койкасында аунаганнан соң, ниһаять, терелеп туган авылына, өенә, якыннары янына кайтыр көн дә килеп җитә. Эх, белергә иде аның шул вакыттагы хис-кичерешләрен!.. Егетне бу фани дөньяга тәүге тапкыр сөекле әнисе Рәзифә апа тудырган булса, икенче тапкыр аңа газиз гомерне яраткан апасы бүләк итә. Әйе, үзенең сәламәтлеген, киләчәк язмышын, бәхетен аямыйча, бертуган апасы Нәзилә яңадан кайтара аны тормышка!..
...Вакыт агымсудай бертуктаусыз ага да ага. Бүгенге көндә Илдус та, Нәзилә дә гаиләләре белән ихлас аралашып, гөрләтеп яшиләр. Башларыннан кичкән бу аянычлы вакыйга куркыныч төш кебек кенә булып тоела аларга хәзер. Шул вакытта каушап, югалып калмауларына һәм кыю, тәвәккәл булуларына сөенеп бетә алмый алар! Илдус үзенә яңадан гомер бүләк иткәннәре өчен, иң беренче чиратта, апасы Нәзиләгә, аны дәвалаган, савыктырып аякка бастырган Республика клиник дәваханәсе табиблары Венера Вәлиевага, Илдар Корбангуловка, Сергей Ожгихинга һәм туганнарына чиксез рәхмәтле. Аларның соклангыч тырышлыгы, эчкерсез ярдәме һәм үзенең корычтай нык ихтыяр көче, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән яңадан сафка басып, сызылып аткан һәрбер алсу таңны күрә алуына сөенеп, фани дөньяның илаһи күркәм мизгелләреннән ямь табып, тормышның кадерен белеп яши ул. Бүгенге көндә авылдагы йортларын салып кереп, туган-тумача, дус-ишләрен һәм күрше-күләнне җыеп, шау-гөр килеп өй туен да үткәрде инде алар...
Кызганычка каршы, кайберәүләр, аеруча сәламәтлекләре ташып торган, типсә тимер өзәрдәй, сөлектәй таза ир-егетләр һәм сылу хатын-кызлар төшенкелеккә бирелеп, бу якты дөньяны үз теләкләре белән ташлап китүне бернигә дә күрми хәзер. Явыз үлемне җиңә алган Илдусны, аңа ярдәм кулы сузган апасы Нәзиләне тормыш авырлыклары алдында бөгелеп төшкән шундый мескен адәмнәргә үрнәк итеп куяр идем.
Бу фани дөньяда яшәү дәверендә күпләрне очратырга туры килде миңа. Араларында кешелекле, гади, тыйнак, әдәплеләре дә аз түгел. Бүгенге көндә Дүртөйле районы Чишмә авылында игелекле гомер кичерүче Нәзилә Мөгафарованы шулар рәтенә кертер идем мин. Чөнки үз энесен үлемнән коткарып, күпләрнең йөрәге җитмәслек батырлык кылып та, беркайчан һәм беркайда да аның масаеп, мактанып йөргәнен күргәнем булмады. Һаман да элеккечә тырышып дөнья көтеп, үзенең яраткан эшендә, авыл мәктәбендә балаларга белем биреп, тыйнак кына яши бирә ул.
Бөек урыс язучысы Максим Горький кайчандыр: “Бу тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар”, – дип язып калдырган. Гади авыл кызы Нәзиләнең соклангыч, изге гамәле моңа ачык дәлил.
Рәфил САМАТОВ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.