+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 февраль 2017, 02:00

“Шагыйрь түгел, солдат бит мин...”

Фазылҗан Шәйхиев сугыш көндәлегенә шундый шигъри юллар теркәгән.Бүген дә иртә таңда уянды ветеран. Тәрәзәгә бакты.Сизелер-сизелмәс сирпелгән яктылык тоныклана төшкән күзләрен иркәләде. Шөкер, янә бер таңны каршылау насыйп булды. Яңа көн туды... Бүген күргән төшен исләде. Егет чагы, имеш. Дон елгасын кичүләре. Үзәккә үтәрдәй бозлы салкын судан тәннәр чымырдый, сулыш каба. Кычкыра, тавышы чыкмый. Тәмам хәлдән тайды. Ярый әле уянып китте. Кара инде, һаман төшкә кереп бимазалый шул чаклар...

Әйе, күпме сулар акты ул дәһ­шәтле еллардан соң. Яшьтәш­ләренең, полкташ дусларының байтагы якты дөньяларда юк инде. Хатирәләрнең дә күбесе җуела бара сыман. Яше дә шактый шул...

“Автоматым кулга аламын”

1942 елның мартында чакыру кәгазе килде аңа. 17 яшьлек егетне гыйшкы төшеп йөргән сылуы озатып калды. Кайчан очрашырлар, кавыша алырлармы – кем белә? Әнкәсенең яшь тулы карашы күз алдыннан китмәде. Их, ямьле туган як, тәгәрәп үскән урамнар. Еракта, томан артында калды бары да. Алда ни көтә икән. Үзеннән-үзе ямансу шигъри юллар искә төшә: “Чаналарга салып, еллар мине бик еракка алып киттеләр...”

Воронеждан ерак түгел кече командирлар әзерләүче тизлә­тел­гән курсларда укый егетләр. Апрель аенда хәрби ант кабул итәләр. Тиздән аларны Кызыл байраклы 219нчы Идриц укчылар дивизиясе составында фронтка озаталар. Тәүге чирканчык алу да үзен көттерми – разведкага юлланырга туры килә. Комсомолец Фазылҗан тәүгеләрдән “тел” эләктерергә барырга теләк белдерә. Кызганычка каршы, сәфәр уңышсыз тәмамлана, буш кул белән кайтыла... 1943 елның сентябрендә исә чәмле, тырыш егет отделение командиры итеп тәгаенләнә. Икеләтә җаваплылык хисе кичерә ул хәзер.

Ә сугыш афәте туктамый, дәвам итә. Яугирләргә берничә тапкыр салкын Дон елгасын кичәргә дә туры килә. Елганың уң ярындагы фашистлар урнашкан плацдармны кире кайтару бурычы тора. Көннәрнең берен­дә разведчиклар немец офицерын кулга төшерү бәхетенә ирешә, тик аны елга аша йөзеп алып чыгарга туры килә.

Гыйнварда дивизия һөҗүмгә күчә. Фашистларны куып, Харьковка таба юнәлеш алып барыла. Тик һөҗүм итүнең икенче тәүлегендә егет каты яралана. Бобров шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Донны кичкәндә үпкәсенә салкын тигәнлектән, сихәтләнү шактый озак вакытка сузыла. Госпитальдән чыгуга Курск өчен барган сугышларда катнаша. Язмышыдыр, бомба “яңгыры”на эләгеп, янә яралана. Тагын дәваланып ятарга мәҗбүр була... “Их, иптәшләр фашистны дөм­бәсли, ә мин монда аунап ятам”, – дип өзгәләнә. Инде бары да артта кебек. Теләгенә ирешә егет. Хәрби хезмәткә өлешчә булса да яраклы дип табыла ул. Шоферлар курсына җибәрелә. “21нче запастагы автополкта хезмәт иттем, – дип хәтерли ветеран. – Фронт өчен кирәкле кораллар илтә идек. Дошман бомбага да еш тотты, каһәрең. Актык көннәре җиткәнне сизеп котырынгандыр, мөгаен. 1943 елдан башлап безнең гаскәрләр туктаусыз һөҗүм алып барды бит. Нинди куаныч иде бу! Ниһаять, фашистны үз оясына озату мәлләре җитте ләбаса. Катлаулы чор булса да, яшь солдатлар белән эш туктатылмады, билгеле. 1944 елда мине автобатальон комсоргы итеп тәгаенләделәр. Польшага җиткән идек инде бу вакытта”.

Сугыш ахырына якынлашкан саен, туган җирне сагыну хисе көчәя генә бара сыман. Тойгылар көндәлек битләренә шигъри юллар булып ургылып чыга.

Сөйләмәс идем лә сезгә
Эчтәге серләремне,
Нишләтим соң,
газизләрем,
Сагынам илләремне...


Берлинга Фазылҗан Шәйхиев 61нче автополк составында килеп керә. Җиңү көнен Германия башкаласыннан ерак түгел шәһәрчектә каршы ала. “9 май иртәсендә көчле ату тавышларыннан уяндык, – ди әңгә­мә­­­­дәшем. – Урамга йөгереп чыктык. Ни күрик, безнең солдатлар мылтыклардан һавага ата, үзләре нидер кычкыра... Аңладык, ниһаять, Җиңү! Кайчаннан зарыгып көткән, кадерле­­ләрдән кадерле көн. Тантанага без дә кушылдык. Искиткеч бәйрәм булды ул. Әмма һәлак булган дуслар өчен җан әрни, йөрәк кансырый. Күпмесенә насыйп булмады матур җиңү таңын каршылау...”

“Туып-үскән җирдән матур ил бар микән?”

Сугыш тәмам. Каһарман егет туган якларга юллана. 1947 ел. Шатлыкның иге-чиге юк сыман. Сылуы Сәлимәсе дә көтеп алган ич аны. Әйткәндәй, кыю кыз авылда ачылган госпитальдә шәфкать туташы булып эшли, яралыларны аякка бастыруга бар көчен сала. Язмыш үзе гомерлек юлдашы итеп аны тәгаенлә­гәндер, мөгаен. Гаҗәп: бер елны, бер үк айда, көндә туган алар! Әмма ләкин яугиргә янә зур теләге, күптән ният иткәне тынгылык бирми. Арытаба белем аласы килә аның. Шул рәвешле Уфадагы юл техникумына укырга керә. 1950 елда кулына техник-төзүче белгечлеге буенча диплом ала, эшкә Ставрополь якларына җибәрелә. Еллар буе бер-берсенә тугрылык саклаган ике яшь йөрәк кавыша. Инде тыныч тормыш башланды, дияргә булыр иде... Гаилә башлыгын тагын хәрби хезмәткә алалар. Биш ел дәвамында Грузиядә юл салучылар взводы командиры вазыйфасын үти ул. Эш җиңелдән булмый. Аның каравы, яраткан гаиләсе үз янында.

1957 елда Шәйхиевлар Октябрьский шәһәренә кайтып төпләнә. Фазылҗан Фазлый улы “Башнефть” идарәсенең юл төзү-ремонтлау конторасына эшкә керә. Мастер, прораб, хезмәтне оештыру буенча өлкән инженер... Вазыйфалар алышына, хезмәт урынына тугры кала элекке фронтовик. 1984 елда лаеклы ялга чыкса да, янә алты елга якын конторада эшли. Зур ихтирам, хөрмәт казанган тәҗрибәле белгечне җибәрәселәре килми, билгеле. Яшьләрне эшкә өйрәтә, белеме белән ихлас уртаклаша остаз. Бүген дә онытмыйлар, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Хәл-әхвәлен сорашып торалар.

Утлы-ялкынлы яшьлек еллары да һич хәтереннән чыкмый ветеранның. Данлыклы дивизия әгъзалары полкташлар берләш­мәсе оештыра. Хат алышалар, очрашалар фронтташ дуслар. Мәскәү, Ленинград, Белгород, Белоруссия, Украина җирлә­рендә аларны якын туганнарыдай каршы алалар. Кызганыч, еллар узган саен ветераннар сафы сирәгәя. Исәннәр бармак белән санарлык. Нишлисең, гомер дигәннең үз кануннары... Сөйгән тормыш юлдашы вафатына да берничә ел үтеп китте. Читен, ай читен газизләрдән-газиз кешеңне югалту. Ярый әле балалары бар. Кызы, ике улы, алты оныгы, дүрт оныкасы – шатлыгы, терәге. Аларда күрә ул Сәли­мәсенең матур йөз чалымнарын. Балаларда кабатланабыз, дию­ләре хактыр.

...Янә тәрәзә кырына килеп басты Шәйхиев. Иркен тын алды. Чал чәчләрен җиләс җил кузгатты. Хатирәләрдән беравык айнып, китап киштәсе янына барды. Менә аның сугыш кырларыннан исән-имин алып кайткан, инде шактый таушалган, саргайган сердәше, көндәлеге. Шигырьләр, рәсемнәр. Беркатлы, хәйләсез егет язмалары. Аларда – тарих­ның үзе. Көндәлек янында фо­тосурәтләр, мактау кәгазь­ләре, рәхмәт хатлары... бихисап алар. “Берлинны алган өчен”, “Батырлык өчен” медальләре аеруча кадерле. Яшьлек бүләкләре ич алар. Катлаулы, әмма ифрат бай булды тормыш юлы. Үкенерлек түгел. “Патриотик бурычыгызны намус белән үтәдегез... Чын йөрәктән әйтелгән рәхмәт сүз­ләрен кабул итеп алыгыз”. Еллар дәвамында кадерләп сакланган, Советлар Союзы Маршалы И. Конев култамгасын куйган Рәхмәт хатыннан ул сүзләр. Без дә кушылабыз аларга, хөрмәтле Фазылҗан ага. Иминлек телибез Сезгә!

Сәлия Гарифуллина.
Читайте нас: