+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 февраль 2017, 02:00

Чынга ашкан өмет бәхете

Алия мәхәббәтен үзе төшергән сурәт буенча таба.“Ни юрасаң — шул килер”, дигән мәкаль бар. Моның белән килешми мөмкин түгел. Алия дә, шул мәкальне күз уңында тотып, булачак туен кәгазьгә төшерә һәм ялгышмый. Төгәл бер елдан кәгазьдә сурәтләнгән егет аны эзләп таба һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Республика шәһәрләренең берсендә бул­ган могжизага тиң бу хәл турында түбәндәге язмада бәян ителә.

Алия — шәһәр кызы. 30 яшенә кадәр ул яхшы карьера эшләп тә, әйбәт фатир алып та өлгерә. Тик менә йөрәк ишеген шакучы гына, никтер, табылмый. Кыз югалып калмый, сәнгать мәктәбендә шө­гыль­ләнгәндә камил­ләш­тергән сәләтен эшкә җигә дә булачак кияү егетен һәм туен, үзе күзаллаганча, кәгазьгә төшерә. Кияү егетен озын буйлы, чибәр йөзле, кап-кара чәчле, бакенбардлы итеп сурәтли. Үзенә исә ак туй күлмәге “кидерә”. Артка, булачак туй сәяхәтен күзаллап, диңгез фоны белән кораб та төшереп куя. Сурәт бик матур килеп чыга, шуңа да Алия аны диварга — үзе ята торган караватның нәкъ каршына элеп куя. Йокларга ятар алдыннан, утны сүндермичә, көн дә шул сурәткә карап, сөй­гәнен күзалларга тырыша.

Уй матдиләшү сәләтенә ия, диләр бит. Алия очрагында да нәкъ шулай килеп чыга. Ни генә дисәң дә, яшь барган саен фигураны яшь кызларныкы кебек тотып булмый, дип, 30ны үтүен аңлап һәм гәүдәсенә дә артык майлар куна башлавын күреп, көннәрдән бер көнне Алия тренажер залына йөри башларга ният итә. Колагына плеер төймәсе киеп ала да, велотренажерга менеп утыра һәм, күз­ләрен йомып, педальне әйләндерә башлый.

Бервакыт күзләрен ачып җибәрсә, янында гына бер егетнең басып торуын күрә һәм үзенә җитмәсә, аңа нидер әй­тергә теләвен аңлап ала. Аңа карап торган егет тренер булып чыга.

— Аркагызны дөрес тотмыйсыз! — дип кызга шелтә белдерә ул.

Кыз исә бу мизгелдә аңа карашын да алалмыйча карап тора. Карамас та иде, бәлки, ләкин егет аның диварында эленеп торучы сурәттәгегә ике тамчы су кебек охшаган була!

Егет үзен “Рөстәм” дип таныштыра һәм янәшәдәге велотренажерга үзе дә килеп утыра. Күпмедер вакыт, сөйлә­шә-сөйләшә, педаль­ләрне бергәләп әйләндерә­ләр. Шул миз­гел­­дә мәхәббәт үз өер­мәсенә бөтереп алып кереп китүен яшьләр сизми дә кала.

Рөстәм кызны тәүге очрашуга кинога да, ресторанга да түгел, ә велосипедта йөрергә чакыра. Кыз, әлбәттә, бик теләп риза була. Менә шул көннән башлап инде алар “тормыш педальләрен” дә бергәләп әйләндерә.

Ике ай үтүгә Рөстәм Алиягә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Узган елның җәендә исә алар гөрләтеп туй үткәрә. Икенче көнгә үк Алия белән Рөстәм диңгез буена туй сәяхәтенә чыгып киттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, сурәттәгенең барысы да чынга ашты: “принц” та, челтәрле-бизәкле ак туй күлмәге дә, диңгездәге кораб та.

— Менә шулай, әгәр бик теләсәң, мәхәббәтеңне су­рәткә төшереп тә табып була икән! — дип тәмам­лады хикәятен Алия. — Күптән түгел мин тагын бер сурәт төшергән идем. Әлеге вакытта анысы да чынга аша!

Бирсен Ходай! Һәр гаи­лә үзенчә бәхетле булсын! Иң мөһиме — аларның һәркай­сында мәхәббәт, сөю-сәгадәт сүрелмәсен!

Сәлимә ГАРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: