+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 февраль 2017, 02:00

Урманның да күзе бар

Моны үз күзләрем белән күрдем.Уфада югары уку йортында укып йөргән чагым иде. Башкалада яшәүче бер төркемдәшем бакчаларына ялга чакырды. Сыра, азык-төлек төяп бер көтү егет һәм кыз, Уфа шау-шуын калдырып тору мөмкинчелеге тууга шатлана-шатлана, аңа иярдек.

Барып җиттек. Яшь күңелгә дүрт сутыйлык бакча территориясе генә җитәмени инде, янәшәдәге урманга чыгарга булдык. Урман буена барып урнашып, табын корып, учак ягып җибәрдек. Эңгер төшә башлады. Бервакыт беребез учак янындагы бер агачта күзгә охшаган сәер нәрсәнең безгә карап торуын әйтте. Җыелышып көлешә-көлешә ул күз сыман нәрсәне карадык. Мин фотога да төшереп алган булдым. “Урман иясенең сыра эчәсе килгәндер”, – дип шаярткан булабыз. Шаярышып эчкә керми генә урман буенда качышлы уйнарга тотындык. Берәү кача – калганнар эзли. Минем качар чират җитте. Качтым, тик нигәдер эзләүчеләр күренми. Бервакыт артымда кемдер бар кебек тоелгач әйләнеп карасам, бер агачта теге күзгә охшаган нәрсә миңа карап тора. Иптәшләремә кычкырырга итәм – тавышым чыкмый, аякка тимер таккан кебек, җирдән кузгатып булмый. Ни кузгалалмыйм, ни кычкыралмыйм, ни иптәшләр күзгә чалынмый. Шабыр тиргә баттым. Әбием өйрәткән догаларымны укырга керештем. Бервакыт аякларым җиңеләеп китте – урынымнан куптым. Шау-гөр килеп иптәшләрем сырып алды. Алар минем күзгә, мин алар күзенә күренмәгән­мен, ә бит учактан бер­ничә адым гына читтә булганмын. Тавышлар да үзара ишетелмәгән. Агачтагы күз дә юкка чыккан иде.

Ул сәер вакыйганы авылыма кайткач әбиемә сөйләдем. “Урман иясе булган ул. Тынычлыгын бозуыгызны ошатмагандыр. Ярар әле берәре­гезнең башына ботак төшермәгән яки чыбык белән күзегезне чыгармаган. Ярар, сезнең өчен аннан гафу үтенеп дога укырмын”, – диде ул.

Ул көннәрдән соң шактый сулар акты. Мин ул хакта беркемгә дә сөйләмәдем. Теге күзне төшергән фотомны хәтта пикникта бергә булган дусларыма да күрсәт­мәдем. “Ул фотосурәт чыкмады”, – дип алдадым. Инде менә бүген килеп шул серне чишеп фотоны сезгә дә күрсәтергә булдым. Теләгем шул: кайда гына булсагыз да кешелек сыйфатларыгызны югалтмагыз, табигатьне рәнҗетмәгез. Ата-бабаларыбыз: “Урманның да күзе бар”, – дип юкка әйтмәгән ул.
Читайте нас: