Ван Донг Вьетнам дәүләтенең көньягында урнашкан провинцияләрнең берсендә дөньяга килә. Аның бала чагы үз илен АКШ интервентларыннан азат итү өчен барган канкойкыч сугыш чорына туры килә. Азык, кием, торак табу мәсьәләләре аңа ана сөтеннән аерылгач та, билгеле була. Сугыш ярыйсы гына озак дәвам итә. Ләкин Вьетнам халкы, ничек кенә авыр булса да, җиңеп чыга. Ил азатлык ала. Ә инде интервентлар сугыш чорында нинди генә корал кулланмый: химик һәм биологик бомбалар, җир өстен тоташ яндыра торган матдәләр... Шулай итеп, сугыштан соң илнең күп җирләре үлән дә үсми торган мәйданга әверелеп кала.
Ә тормыш дәвам итә. Барлык тереклек дөньясы да яшәргә тырыша. Ә яшәр өчен, әлбәттә, ашамлык та, кием дә, торак та кирәк. Ван Донг та яшьтәшләре белән бу елларда бик авырлык белән гомер кичерә. Күпләре, туган якларын ташлап, баерак чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр була.
Бик күп авырлыклар кичергән Ван да чит илдә бәхетен сынамакчы була! Бик озын, авыр юллар үтеп, Русия-Кытай чигенә килеп җитә. Кулында бернинди документлары булмаган Ван Донгны тиз генә Русиягә кертмиләр, әлбәттә.
Ике айлап карантинда яткырганнан соң, Ванга Русиядә эшләргә рөхсәт итәләр. Ван башта Хабаровск өлкәсендә төрле эшләр башкара, ә соңыннан Башкортстанга килеп, Бәләбәй шәһәренә урнаша. Бер-ике ел Бәләбәй базарында йөк ташучы булып эшләп йөри. Ә инде миграция органнары паспорт алырга рөхсәт биргәч, вакытлыча Русия гражданлыгы ала һәм Бәләбәйдәге “Автонормаль” заводына эшкә керә. Ике ай өйрәнчек булып йөри. Соңыннан слесарь ярдәмчесе итеп куялар. Эштә үзен күрсәтә белде Ван. Беркайчан да эшкә соңламады. Иртә килде, соң китте. Яшәү өчен тулай торакта урын бирделәр. Шулай итеп, ике-өч ел үткәне сизелми дә калды.
Бүген инде Ван үзен чын Бәләбәй кешесе кебек хис итә. Көндезләрен эштә булса, кич дискотекаларга да йөри. Шулай бер дискотекада аның күзләре чибәр, чая кызга төшә. Бергәләп бии алар. Ә дискотекадан соң якыннан танышалар. Кыз педагогия техникумында укый икән, ә туган ягы — Башкортстанның таулы районнарының берсе. Берничә ай танышып йөргәннән соң Алия аны ял вакытында үзләренә алып кайта. Әти-әниләре белән таныштыра. Алар яшәгән авыл биек таулар арасында урнашкан. Ванга анда бик ошый. Безнең халыктан булмаса да Ван да Алиянең әти-әнисенә ошап куя: басынкы, һәр сүзен үлчәп кенә сөйли, буй-сыны да ярарлык. Шулай итеп, гаилә ошаткач, Алия укып бетерүгә Ванга кияүгә чыгарга сүз бирә.
Алиянең укуының соңгы көннәре дә килеп җитә. Диплом алгач, Ван белән авылга кайтып никахлашып, бергә яши башлыйлар. Алия мәктәпкә урнаша, Ван – балалар бакчасында эш таба. Кышын оператор булып эшли. Җәй ремонт эшләре күп була бакчада. Шулай яшәп китә алар. Ел үтүгә малайлары туа. Ван туган якларын искә алса да, кайтып килергә ашкынып бармый. Анда әле дә булса тормышның авыр икәнлеген белә ул һәм Алиягә авыр тормышының ни икәнлеген бер дә күрсәтәсе килми, күрәсең.
Ел артыннан ел үтә тора. Яңа гына туган малай да тәпи китә. Үзенчә сөйләнә дә. Эшләре дә көйле генә бара. Шулай, кышкы бер ял көнендә төшке аштан соң Ван, чаңгы тагып, мылтык һәм фотоаппарат алып, таулар арасына ауга барырга була. Менә ул таулар арасында. Их, күрсәгез икән кышкы табигатьнең матурлыгын! Ике якта текә кыялар, ташлар өстенә катлам-катлам булып кар өелгән. Ван берничә мәртәбә бу матурлыкны фотога да төшереп ала. Чү, шул кыя ташлар арасында нидер кыймылдый, куян түгелме соң бу? Ван, тиз генә мылтыгын корып, шунда атып җибәрә. Ату тавышы ике тау арасындагы һаваны тетрәндерә. Куянга пуля тигәндерме, әмма таш кыя өстендәге карлар кар ташкыны булып аска омтыла. Ван аңларга да өлгерми, ташкын аны ике яклап тирән кар астына күмеп калдыра. Кулындагы мылтык та каядыр оча. Кар катламы тирән, авыр, җитмәсә, аякта чаңгылар. Ван күпме тырышып караса да, чыга алмый бу тәмугтан.
Көн кичкә авыша. Алия бик озак көтә ирен. Караңгы да төшә, ә ул һаман юк. Алия күрше егетләре белән Ванны эзләргә китә. Тик төн караңгы, ә караңгыда һични күренми. Кычкырып та карыйлар, тик, кайтаваздан башка тавыш ишетелми. Өметне өзеп, кайтырга борылгач, егетләрнең берсе кар астыннан нидер чыгып торуын күреп кала. Якын барып, фонарь белән яктыртып карасалар — чаңгы! Аны тартып карыйлар, тик ул чыкмый. Чокып карасалар, кар басып киткән Ванның үле гәүдәсенә тап булалар. Менә сиңа ау. Шулай итеп, һич көтмәгәндә фаҗигале рәвештә дөнья белән хушлаша Ван. Дөньяның иң көньяк ноктасында, бервакытта да кыш булмый торган илдә туып-үсеп, меңнәрчә чакрым еракта кар астында калып үл инде! Менә бит ул кеше язмышлары.
Шундый вакыйга да истә. 1950 еллар азагында илдә нефть геологиясе бик нык үсеш алган иде. Башта “сай бораулаучылар” күп урыннарны бораулый, соңыннан “тирән бораулаучылар” килә. Безнең авылга да бик күп бораулаучылар килде, кайберләре — кешеләрдә фатирда, ә кайсылары вагоннарда яшәде.
Июнь башы. Дим буенда сабантуй бара. Зур су буенда булгач, су коену, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә табигый инде. Бораулаучы Владимир, төнге сменадан кайтып, йоклап тормыйча сабантуйга килә. Әлбәттә, чумып чыгарга була. Тирән урынга керә һәм чоңгылга эләгә. Агым аны тагын да тирәнрәк алып китә. Ул аннан чыга алмыйча бата. Владимирны бу көнне таба алмыйлар, ике атна үткәч кенә гәүдәсе баткан урыннан 5 чакрым түбәндә табыла.
Тагын бер хәл. Рәүфән колхозда шофер булып эшли, ул йөк машинасы йөртә. Беркөнне кабинасына сөйгән кызы Гөлшатны утырта да биек тау итәгенә алып менә. Анда ул Гөлшатка: “Әгәр миңа кияүгә чыкмасаң, мин шушы таудан машина белән аска тәгәрим!” — ди һәм кузгала да башлый. Гөлшат сикереп төшеп кала. Тау текә, биек була, түбәнгә төшеп җиткәнче машина металл өеменә әйләнә, Рәүфәнне әйтеп торасы да юк...
Соңгы юл... Нигә соң кешеләр ул юлның кайчан һәм кайда буласын белми? Әгәр язмыш, дисәк, Рәүфән бит ул язмышны үзе сайлаган булып чыга, ә Ван белән Владимирга кем сайлаган ул язмышны?
Фуат Мусин.
Никифар авылы.