Утын төялгән чана артыннан ияреп, энекәш белән авылга кайтып җитеп киләбез. Бервакыт кыңгырау тавышына артка борылып карасак, дугасына җиз кыңгыраулар таккан бер кара юрга җилдереп безнең якка килә. Без исә юл бирергә сыерыбызны бер якка керткән идек, ул чанасы белән бергә карга керде дә батты, ә төялгән утын очлары юл өстендә тырпаеп торып калды. Җиңел чана өстенә җәеп салынган кызыл-чуар ястыгына шәл урап утырган түти һәм кара тун кигән абзый безне узып кына китим дигәндә, теге тырпаеп торган агачның очына эләктеләр бит, нәрсәдер шытырдап китте һәм бөтен дөньяга ап-ак каз мамыклары таралды. Ат шып итеп туктады, эш зурга китте, ахры, кулына камчы тоткан абзый, чанасыннан төшеп, безгә таба атлады. Ястык ачуын алыр өчен менә-менә аркаларыбызга чыжылдата инде дигәндә генә шәл ябынган түти:
– Ибрай, тимә сабыйларга, үзең гаепле, урабрак китәргә иде, – диде.
Камчылы абзый кизәнгән җиреннән тукталды. Хәл көләрлек тә, еларлык та иде.
– Хафаланма, Ибрай, – дип дәвам итте сүзен түти, – ястыкның да гомере беткәндер, бу ястык белән җиденче кызыбызның туена барабыз бит инде. Кияүгә бирергә башкача кызыбыз юк, ястыкның да кирәге калмагандыр.
Түтиебез шулай сөйләнә-сөйләнә, каяндыр җеп алып, умырылган ястык почмагын бәйләп, аны икенче ягына әйләндереп салып та куйды.
– Ач әле, – диде ул абзыйга, – ач әле сандыкны.
Тегесе берни әйтмичә чана башындагы сандыкны ачып җибәрде.
– Чәкчәк китеп бир әле балаларга, – диде мәрхәмәтле түтиебез. Абзыебыз, кулындагы камчысын ташлап, кесәсеннән пәке чыгарды да, ак чүпрәккә төрелгән чәк-чәкне китеп, безгә берәр-берәр кисәк тоттырды. Безнең беренче мәртәбә чәкчәк тәмләп каравыбыз иде бу. Мөгрәп торган сыерыбызны теге абзый әллә кызганып куйды, ястык астына салынган печәнне бераз йолкып алып, сыер алдына илтеп салды.
– Исән кайтыгыз, балалар, – дип, җиз кыңгырауларын чылтыратып кузгалып китеп бардылар.
Ә без көч-хәл белән сыер белән чананы юлга чыгарып, өйгә юл алдык.
Хатыйп КАШАПОВ.
Николо-Березовка авылы.