Ике йөрәк — бер хыял!
Игезәк җырчылар Айдар белән Рөстәм Гобәйдуллиннарның тормышта күп уйлары уртак.Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диләр. Дөньясы шул бит, әле бер, әле икенче сынавын әзерләп кенә тора. Авыр чакта янда терәк булырдай дуслары булганнар бәхетле. Айдар белән Рөстәм — шундый бәхеткә ия егетләр. Алар бер-берсе өчен утка-суга керергә, төн йокламаска, бер телем икмәкне икегә бүләргә әзер. Шулай булмаска: алар — игезәкләр!