– Әйтергә кирәк, безнең башлангыч фән дөньясында яңалык түгел, – диде Фәрит Вәлит улы. – Кош тизәге азыкка өстәмә рәвешендә бик күп илләрдә нәтиҗәле файдаланыла. Нәтиҗәдә, берьюлы ике максатка ирешелә. Беренчедән, кош тизәге экологиягә зыян салмый. Икенчедән, балык үрчетүче хуҗалыкларның чыгымнары кими. Чөнки кош тизәге файдалы матдәләргә бик бай. Әлбәттә, азык өстәмәсе буларак файдалану өчен эшкәртү таләп ителә. Уфада мондый эш белән бер предприятие шөгыльләнә. Алар кош тизәгеннән зарарсыз азык өстәмәсе җитештерә. Тәвәккәлләп, былтыр октябрь аенда тәҗрибә үткәрә башладык. Иң элек, кафедра лабораториясендә 12 аквариумга карп балыклары җибәрдек. Тикшеренү нәтиҗәләрен чагыштыру өчен, аларны таләп ителгән төркемнәргә бүлдек. Юкка гына карп сайланмады. Чөнки күпчелек балыкчылык хуҗалыкларында нәкъ карп үрчетелә. Өстәвенә ул тәҗрибәләргә, кырыс шартларга, сынауларга чыдам.
Тәҗрибәләр ярты ел дәвам итәчәк. Шушы чорда балыклар башка ризыклардан тыш, кош тизәге белән дә тукланачак. Карпларны билгеле бер вакыт эчендә, ничә граммга артканнарын, ничә сантиметрга үскәннәрен үлчиләр. Әлегә кош тизәге белән тукланучы балыклар башкаларга караганда озынрак булып үскән һәм күбрәк авырлык туплаган. Әлбәттә, гадәти булмаган ризык белән тукланучы балыклар турыдан-туры базарга, аннан безнең табынга эләкмәячәк.
– Балыкларга салынган өстәмә сыйфаты, зыянсызлыгы белән балаларның азык өстәмәләренә тиң. Моңа карамастан, балыкларны чын мәгънәсендә “энә күзеннән” үткәрәчәкбез. Атап әйткәндә, тәҗрибә тәмамлангач карпларның ите, каны, баш мие һәм башка мөһим органнары тирән анализланачак. Нәтиҗәләр уңай булган очракта гына кош тизәгеннән ясалган өстәмәне балыкларга ашатырга тәкъдим итәчәкбез. Уңай нәтиҗәгә өмет зур. Чөнки өстәмә җентекле тикшерү үтте. Әлегә күзәтүләр дә балыкларга тавык тизәгенең килешкәнен ачык күрсәтә, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.
Әйтергә кирәк, кибеттә сатылган диңгез балыклары өчен дә кош тизәге гадәти ризык санала. Моның үз аңлатмасы бар. Океаннарда, диңгезләрдә кошлар күпләп оя корган, яшәгән урыннар бар. 300-500 мең баш кош тупланган урыннар “кош базары” дип йөртелә. Кош тизәге белән тукланырга планктон һәм вак умырткасызлар җыела. Аларны балыклар үз итә. Балыклар ятьмәләр белән тотылып, сатып алучыларга тәкъдим ителә.
Аграрийлар үткәргән тәҗрибә нәтиҗәләрен күпләр түземсезләнеп көтә. Аеруча экологиягә зыян салуда гаепләнеп, штраф түләүче кошчылык фабрикалары. Алар бүген эшкәртүчеләргә кош тизәген бушлай бирергә риза. Алып китеп, бәладән, мәшәкатьләрдән генә арындырсыннар! Кем белә, бәлки киләчәктә кош тизәге аларга да керем китерә башлар?