Дөнья бу...
8 Май 2017, 21:00

“Ул кайтты” тормыштан алынган...

1941 елда Туймазы районының Тукай авылыннан сугышка беренчеләрдән булып Солтан китә. Аның хатыны Кәримә, бердәнбер улы Мөсәвирне кочаклап, ялгызы кала. Идрис исемле ир-узаманның сугышка киткәндә ике баласы – Рәис белән Гөлсинә кала, өченчесе – хатыны Фәридәнең йөрәк астында.

Аларның алдагы язмышы төрле була. Солтанның “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре килә. Ә Идрис, Днепр, Дон буйларында каты яраланып, авылга әйләнеп кайта. Яралардан кан саркып торса да, ул колхоз эшенә җигелә. Их, сугыштан әледән-әле килеп торган кара хәбәрләрдән янып-көйгән хатыннар, көче җитмәсә дә, тырмага ябышкан карт-коры, бала-чаганың хәлен бераз гына җиңеләйтергә тагын берничә ир кулы булсачы! Идрискә ындыр табагында да, фермада да йөкне тартырга туры килә, үгез җигеп, Кандра элеваторына йөри ул.
Ә беркөнне тормыш аның бәкәленә янә бер балта чаба – каты авырудан хатыны Фәридә вафат була Ул күзләрен мәңгелеккә йома, ә берсеннән-берсе кечкенә 3 баласын кочаклап калган ире Идриснең күзләре яшькә томалана. Нишләргә? Әле өлкән улы да кул астына керерлек түгел, сабый гына. Ярый әле күршедә 83 яшьлек Мәхдүрә әби бар – үз оныкларыннан бушаганда, ул Идриснекеләргә дә җитешергә тырыша. Әмма сабыйларга ана назы җитми шул...
Мәхдүрә әби – дөнья күргән кеше, авылда абруе зур, аның сүзенә колак салмый калган кеше юк. Шуңа да Идрис белән Кәримәне кавыштырырга дигән карарга килгәч, барысы да аныңча килеп чыга – тол ир белән тол хатын кавыша, гаиләләр берләшә, аларның дүрт баласы бер ояда яши башлый.
Әти-әни аларны “минеке-синеке”нә аермый, җил-яңгыр тидермәс өчен барысын да эшлиләр. Идрис шофер була, хатыны исә – фермада. Сугыш тәмамлана, тормыш елдан-ел җайлана бара.
1948 елның май ае. Авылга хәбәр тарала – “хәбәрсез югалган” Солтан кайткан! Авыл гына түгел, район шау-гөр килә – ничек алай килеп чыккан, Кәримәгә нишләргә инде хәзер?!
Хатынының кияүгә чыгуын ул очраган иң беренче кешедән үк белә. Шунда туган илгә кайту шатлыгы да, яңа тормышка якты өметләре дә сүнеп юк була, ир кеше башын түбән ия. Әмма бар көчен җыеп, Кәримә янына барырга, улын күтәреп сөяргә карар итә.
Биредә аны якты йөз белән каршы алалар, балалары арасында кайнашып йөргән Кәримә, бар эшен ташлап, аңа чәй табыны кора. Кайчандыр бик якын булган бу икәүнең сөйләшер сүзләре күп булса да, ул хакта беркем дә белми – ни сөйләшкән алар, килеп туган хәлне бер-берсенә ничек аңлаткан... Солтан алып кайткан бүләген улы Мөсәвиргә тапшыра да, китү ягын карый. Ә берничә көннән ул авылдан ук чыгып китә. Халык арасында таралган сүзләргә караганда, аның кайдадыр икенче гаиләсе була. Әмма бу хакта Кәримә авызыннан беркем дә ишетми, ул дөнья мәшәкатьләре белән булашып, артык сөйләнергә яратмый торган хатыннардан була.
Авылдашлар да бу хәлләрне бер сөйли дә, тынычлана. Нишлисең, сугыш уты туган җирне генә түгел, кеше язмышларын да өтте шул.

Илгиз ИСХАКОВ.
Тукай авылы.
Читайте нас