Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Ул һәрвакыт йөрәк янындагы кесәдә.Равил белән Равилә бер авылда туып-үсеп, кичке уеннарда бергә булалар. Равил — яшьләр арасында иң абруйлы егет. Гармунда оста уйный, өздереп бии, матур итеп җырлый, ягымлы итеп сөйләшә, кыскасы, бар яктан да килгән. Аның авызыннан бервакытта да, ялгыш кына да алама сүз чыкмады. Тәмәке тартмады, аракы эчмәде. Бөтен кызлар аңа гашыйк булсалар да, ул берне — Равиләне генә яратты.