+25 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 Май 2017, 21:00

“Күгәрчен сөте”

XXI гасыр башында республика район­нары­ның берсендә була бу хәл. Башка сыймаслык әлеге вакыйга кешеләрне хәйран калдыра, ә кемнеңдер күңелендә көнләшү тойгысы уята. Һич уйламаганда, көтмәгәндә күктән өстеңә миллионнар яусын әле!..

...Илфатның баш бармагы тырнагына зур булып “күгәрчен сөте” төште. Аны, гадәттә, нинди дә булса шатлык-куанычка юрыйлар. Шундый ук ап-ак “күгәрчен сөте” моннан бик күп еллар элек, ачлы-туклы балачагында, үсмер елларында, аның тырнакларына бер­ничә тапкыр төшкән иде.
Тәүгесендә әнисе аңа беренче сыйныфка укырга барганда, башкалардан ким-хур булмасын дип, күзнең явын алырдай матур мәктәп формасы алып бирде. Бибиямал апа моның өчен берничә атна рәттән базарга барып, үз авызыннан өзеп җыйган сөт, катык, каймак һәм майны сатып, тиенләп акча җыйды.
Икенчесендә, Илфат үсмер чагында, улының җәйге айларда эшләп алган хезмәт хакына үзеннән дә өстәп, велосипед алып куандырды.
Ә менә монысында, инде гомер көзенә җиткәч, нинди сөенеч алып килер икән “күгәрчен сөте”? Илфат карт алмагач төбендәге эскәмиягә чыгып утырып, хатирәләргә бирелде.
...1940 елның салкын кышында дөньяга килде ул. Күп тә үтми, ил өстенә коточкыч афәт ябырыла – сугыш башлана. Әтисе, колхозның беренче тракторчысы Әнвәр абзый, фронтка китә. Әнисе Бибиямал кечкенә улын тома сукыр бианасына калдырып, көнне төнгә ялгап колхозда эшли: кышын мал карый, язын, күмәк хуҗалык атын, үгезен җигеп, җир сөрә, ашлык чәчә, җәй көне утауда, көзен басуда, колхозның ындыр табагында бил бөгә. Ә кичләрен сукыр лампа яктысында яугирләргә посылкалар әзерлиләр: җылы оекбаш-бияләйләр бәйли, канлы солдат бушлатларын юып, киптереп, ямап, кабат фронтка озаталар.
Ниһаять, сугыш тәмам­ланып, авылга берәм-берәм солдатлар кайта башлый. Дәһшәтле елларда сөекле иренең хәбәрсез югалуы турында аянычлы хәбәр алуына карамастан, Бибиямал үзенең газиз ирен зарыгып көтә, тик Әнвәре кайтмый. Берничә яучы килсә дә, аларны кире бора. “Бу дөньяда хәләлем Әнвәргә тиң башка берәү дә юк, мин аны һичкемгә алыштырмаячакмын!” – ди.
Күңеле белән сөекле иренең, бердәнбер улының газиз әтисенең исәнлегенә ышанып яши. Үзенең керсез, саф мәхәббәтенә тугры калып, бакыйлыкка күчә...
Еллар уза. Яшьтәш­ләренә ияреп, бәхет эзләп чит-ят тарафларга чыгып китмичә, ата-баба ниге­зендә матур гаилә корып, әнисе белән бергә тату яшәгән, ул күз­ләрен мәң­гелеккә йомгач, хөрмәтләп соңгы юлга озат­кан Илфат инде үзе дә гомер көзенә аяк басты. Эх, кая булды соң аның типсә тимер өзәрдәй егәрле, яшь чаклары?! Дәрт-дәрманы ташып торган чибәр егет яшь­легендә тауларны күчерер көчкә ия иде бит! Ә менә соңгы вакытта биреште, көзге җилдә калтыранган сары яфрак сыман дерелдәп кенә тора. Эш – майлы аш түгел, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Хәер, бергә гомер иткән хатыны, балалары, оныклары бик ярата, ихтирам итә үзен. Алар мохтаҗлык кичерми җитеш, мул тормышта яшәсен дип, ал-ял белми эшләде ул. Алдынгы комбайнчының рәсеме почет тактасыннан төшмәде, бүләкләре бихисап. Тормыш юлын үкенмәслек итеп, матур уздым, дип әйтергә тулы нигез бар сыман...
Шулвакыт Илфатны сагышлы уйларыннан бүл­де­реп, почтальон кыз Саниянең яңгыравык тавышы ишетелде. Ул, кояштай балкып, сөенче алырга ашыкты:
– Илфат абый, монда Сезгә, дөресрәге мәрхүмә әниегез Бибиямал әбигә адресланган, Америкадан заказной хат бар! Әйдәгез, имзагызны куеп алыгыз әле!
Бернәрсә дә аңламаган ир хат ташучы кыз күрсәткән урынга имзасын куеп, рәхмәт әйтеп, аны озатып калды. Аннары калын тышлы сәер конвертны ачты. Ә анда ап-ак кәгазьгә тигез, матур хәреф­ләр белән язылган хат һәм ниндидер документлар. Илфат әтисе җибәргән тетрән­дергеч тәүге һәм соңгы хатны кабаланып укырга кереште: “Саумы, Бибиямал! Бик күп еллар узгач, сиңа хат язучы ирең Әнвәр булам. Моңарчы хат-хәбәр юллап, үземнең исәнлегемне бел­дермәгән өчен, зинһар, гафу ит. Сәбәбе бар иде шул, җитмәсә, нинди әле!
Сугышка керү белән каты яраланып, контузия алып, берничә ай гос­питальдә яттым. Савыгып аякка баскач, гитлерчыларга каршы көрәшүне дәвам иттем. Тик озакламый әсирлеккә эләктем һәм, сугыш ахырында безне Америка солдатлары азат иткәнче, фашизм коллыгында булдым. Каһәрле сугыш тәмамлангач, Туган илгә әйләнеп кайтырга кыймадым: тырнак кадәре гаебем булмаса да, сугыш елларында немецларга бил бөккән өчен “сатлыкҗан” мөһере сугып, төрмәгә утыртырлар дип курыктым. Шулчак бер иптәшем белән америкалыларга ияреп, алар­ның иленә китәргә карар иттек.
Баштагы мәлдә бик авыр булды, әмма кулым белгәч, телем өйрәнде инде. Тора-бара мондагы бер зур заводка эшкә урнаштым һәм начальник урынбасары вазыйфасына кадәр үрләдем. Урыс кызына өйләндем. Синең күз яшьләрең төшкәндерме, шәхси тормышымнан уңма­дым: хатыным тазалыкка туймады, еш чирләде, балабыз да булмады. Шулай итеп, гомерем буе биредә яшәдем. Бүгенге көндә үзем дә каты авырыйм. Бакыйлыкка күч­кәнче сезнең алда гаебемне танып һәм ихлас гафу үтенеп, берничә миллионлык милкемне бер­дәнбер газиз улыбыз Галиев Илфат Әнвәр улы исеменә күчерү турындагы васыятьнамәмне җибәрәм”, – дип язылган иде бу диңгез аръягыннан килгән сәер хатта...
Илфат хатны укып бетерде дә, үзе дә сизмәстән, тырнагына күз төшерде. Андагы “күгәрчен сөте”, яңа туган айдай, гүя елмаеп, күз кыса иде.
(Исемнәр үзгәртеп алынды.)
Рәфил САМАТОВ.
Читайте нас