— Сөйләр идем дә, ул вакытларны искә алсам, елыйм шул мин, — дип җавап бирә Анастасия Ивановна сугыш чоры турында сөйләвен үтенгәч, шулай да сүз башлый, әмма бу истәлекләрне яңарту аның өчен бик авыр.
— Сугыш башланганда без Воронеж өлкәсендә авылда яши идек. Миңа 9 яшь. Баштарак “сугыш” дигән сүзгә ул кадәр зур игътибар бирмәдем, кайдадыр туплар шартлый, ату тавышлары ишетелә, әмма бездә тыныч иде әле. Бервакыт авылыбызга бик күп мотоцикллар, танклар килеп керде. Без, бала-чага, аларга каршы йөгердек. Тегеләр безгә ут ачты! Кот очып, кире борылдык.
Шунда инде без “сугыш”ның ни икәнен аңладык. Солдатлар, өйдән-өйгә йөреп, үзләренә кирәк әйберләрне, ризыкны, малларны тартып ала башлады, каршы килсәң, шундук аталар. Безнең дә сыерны, башка малларны алып чыгып киттеләр. Ач калдык, ашарга юк. Дәү әти умарта тота иде, безне җир астындагы умарта өенә яшерделәр.
Бервакыт җиде көн буена якты көнгә чыкмадык, бакчабыздагы зур груша агачына бер немец снайперы килеп урнашты да, совет солдатларын күзәтеп, атып утырды. Берничә кешене юк итте. Авыл халкын да ата бу. Үзе шуңардан кызык табып көлә, кансыз! Без, куркып, чыгалмыйча утырдык.
Бервакыт төнлә, теге снайпер ничек сизми калгандыр, безнең янга совет солдаты килеп керде: курыкмагыз, мин снайпер, бакчагыздагы немец снайперын юк итәргә кирәк, ди. Ул, уңайлы урын сайлап, тегене атып төшерде. Шуннан авылда мәхшәр башланды. Немецларның ачуы чыкты, алар халыкны җыеп, үзләреннән чокыр казытты һәм 22 кешене шунда тереләй күмде. Үзебезнекеләрдән үк күмдерттеләр! Авыл халкын тезеп бастырып, каратып торгыздылар.
Күз алдына китерәсезме шушы кансызлыкны?! Бичараларның ыңгырашуы берничә көн тынмады, җир селкенеп торды...
Немецлар йорт буенча йөреп, кемнәрнең ире партизан, шуларны лагерьга куа башлады. Бер сатлыкҗан барыбызны да саткан иде. Безнең гаиләне дә куып алып киттеләр. Лагерь дигәннәре урман арасында урнашкан иде. Абый урман кисә, миңа ул вакытта 10 яшь, кечкенә балалар карыйм. Немецлар кансыз, берәрсе туктап калса, эшли алмаса, шунда ук аталар. Бөтен җирдә мәет! Ул кешенең кырылуы, интегеп үлүләре! Ачбыз, көнгә шырпы кабы кадәр ипи кисәге бирәләр. Тагын да шуның кадәр сабын. Аны карап торып ашаталар, ашамасаң аталар. Монысы дизентерия таралмасын өчен.
Андагы интегүләрне сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Ярый әле ярты елдан безне коткардылар. Немецлар, совет гаскәр-ләренең якынлашуын белеп, лагерьдагы халыкны атмакчы булган, әмма безнекеләр алдарак җитеште. Шулай исән калдык.
Безне Дон аша чыгарып, землянкалар казылган бер урманга урнаштырдылар. Тирә-якта каты сугыш бара иде. Бервакыт: “Тревога!” — дип игълан иттеләр дә, барысы да йөгерешә башлады. Мин дә торып утырдым. Әмма кап-караңгы, берни күрмим, халык чыгып беткән, ә мин ишекне тапмыйм. Кабердәге кебек караңгы! Сулыш алулары авырлашып китте, шулай басып торганда, абый килеп кереп, мине җилтерәтеп алып чыкты. Шуннан башлап мин караңгылыктан һәм ябык ишекләрдән куркам. Кайда гына булсам да, ишекнең ачык торуы мөһим, югыйсә, әйтеп аңлата алмаслык халәткә чумам, куркудан тын алулары авырлаша, тәнне калтыравык ала. Нишлисең, сугыш тәмамлануга җитмеш елдан артык вакыт үтсә дә, бу мәхшәрләр онытылмый, аны төштә күреп, куркып уянам. Көндез уйламаска тырышсаң да, төнлә төшкә керә. Я Ходай, без күргәннәрне сезгә кичерергә язмасын инде! Җир йөзендә сугыштан да куркыныч нәрсә юк!
Анастасия Ивановна, күз яшьләрен сөртеп, яулык астыннан килеп чыккан чәчләрен рәтли. Фотоаппарат камерасына елмаерга тырышкан була. Ә күзләрендә — әйтеп бетерә алмаслык сагыш, хәсрәт.
— Җир йөзендә әле дә тыныч түгел бит. Нинди бәя белән яуланган тынычлыкның әле дә кадере юк. Шуның өчен җан әрни, — ди ул.
Әйе, миллионлаган кешеләрнең гомерен корбан итү белән яуланган тынычлыкны күз карасы кебек сакларга кирәк. Сугышны онытырга ярамый. Чөнки ул онытылса, аның янә кабатлануы ихтимал.