Бүгенгедәй хәтерлим, Уфада үскән икетуган энем 6 яшендә “Башкортстан сәүдә үзәге” тукталышыннан “Уфа” универмагы янында урнашкан балалар бакчасына кадәр троллейбуска утырып үзе бара иде. Эшкә сәгать 6дан торып киткән апабыз, улын бер шиксез, куркусыз шулай йөртте. Энемнең шул яшендә кыю һәм һич куркусыз булуында ул чакта халыкның ярдәмчеллеге, эчкерсезлеге дә зур йогынты ясагандыр, билгеле. Троллейбустагы әби-бабайлар баланың үзе генә булуын күреп, шунда ук сораулар биреп, кирәкле тукталышта төшереп үк калдырулары турында да сөйли иде туганнар. Хәзер инде үзләре әти-әни булган энеләрем-сеңелләрем ул елларны сагынып искә ала. Чыннан да, ул вакытта бала өчен күңел тыныч иде.
Бүген тормыш балаларны өйләргә бикләде. Үзен генә уйнарга чыгарып җибәрү, рәхәтләнеп дуслары белән бергә йорт алдында футбол тибүләр дә бетте. Күз күреме арасындагы мәктәпкә дә әти-әнисе яки әби-бабасы җитәкләп илтә һәм каршы ала. Эштә утырган әти-әни сабые өчен ут йотып көнозынына телефон аша баласын контрольдә тотарга мәҗбүр. Бигрәк куркыныч заманда яшибез шул. Күңелдәге шик-шөбһәне әледән-әле югалган балалар турындагы хәбәрләр дә көчәйтә. Моннан ике ел элек Уфада мәсхәрәләп үтерелгән 11 яшьлек кыз өчен тетрәнүләр күңелдән җуелып та бетмәгән иде. Июнь башында янә бер коточкыч хәбәр җанны әрнетте. Бер ай буена баланың исән-сау табылуын теләп торган барлык кешеләрнең өмете өзелде.
Белоретта яшәүче 9 яшьлек Яна Перчаткина 3 майда югала. Иртән мәктәпкә чыгып киткән бала үз вакытында өйгә кайтмый. Яна кайтыр дип ышанып торган якыннары шул вакытта гына чаң суга. Юл өстендә урнашкан кибеттәге күзәтү камералары аның үтеп китүен ачык күрсәтсә дә, ул көнне Яна мәктәпкә дә барып җитмичә эзсез югала. Үкенечкә каршы, кызның моннан берничә көн элек кенә телефонын да урлаган булалар. Полиция хезмәткәрләре, волонтерлар ай буена югалган кызны эзләде. Күңел соңгы чиккә кадәр баланың исән булуына өметләнде. 1 июньдә — чалт аяз матур бәйрәм, Халыкара балаларны яклау көнендә янә бер сабый җанының җаһил кулыннан кыелуы турындагы хәбәр кара болыт булып сарылды.
Ни кызганыч, бүген тормышыбыз пычрак күңелле, акылга зәгыйфь, психик тайпылышлы адәм актыклары белән тулды. Иң куркынычы, алар балалар гомеренә кул суза. Мәкерле бәндәләр бер гаепсез сабыйларны рәнҗетә, ата-аналарына күтәрә алмаслык авыр кайгылар китерә. Җаннары күбәләк булып күккә очкан бу ике кыз баланы кире кайтару мөмкин түгел. Ә менә исәннәр һәм әле туасы сабыйлар хакына кешелек дөньясына берләшергә, уяурак булырга вакыттыр. Күңелдә шик тудырган күренешләргә битараф калмаска, вакытында чаң сугарга кирәк. Бер генә мисал, язгы пычрак көнне Уфабызда баласын мәктәптән алып кайтып килгән яшь әни мәктәп янында урнашкан гаражлар янында шундый хәлгә тап була. 7-8нче сыйныфта укучы бер төркем малайлар бер үсмерне пычракта әүмәләтеп, типкәлиләр. Яннарыннан әзмәвердәй ирләр дә, күрмәмешкә салышып, үтеп китәләр. Хатынның йөрәге түзми, малайны араларга ташлана. Тик котырынган үсмерләрне болай гына җиңәм димә, бәйдән ычкынган эт кебек өскә ташланырга гына торалар. Шунда ул плащын салып, малайларны бәргәләргә тотына. Көч-хәл белән куып җибәрә ул аларны. Ә бит шул чагында көчле ир затының бер сүзе дә җитәр иде.
Гаражлар дигәннән, вәхшиләрчә үтерелгән баланың гәүдәсе мәктәп ихатасына терәлеп үк торган гаражлар яныннан табылганнан соң, шәһәр үзәкләреннән алып бетерергә кирәк дип күпме сөйләделәр, бу эшкә тотынып та карадылар, тик башланган эш ярты юлда калды. Андый урыннар балалар өчен генә түгел, хәтта өлкәннәргә дә куркыныч тудыра.
Белгечләр фикеренчә, быел озакка сузылган яз психик тайпылышы булган кешеләрнең авыруларын тагын да көчәйтте. Кызганычка каршы, аларның күпчелеге тирә-ягыбызда тыныч кына яшәп ята һәм ниндидер җинаять кылгач кына ачыклана. Ә безгә, әти-әниләргә, уяу, игътибарлы булырга, балаларыбызны күз карасыдай сакларга гына кала...