Күпчелек ата-аналарда, нигә шулкадәр зур сумма җыярга, балалар бакчасыннан киткәндә купшы бәйрәмнәр кирәкме соң, дигән урынлы сорау туды, әлбәттә.
Өч мең сум акча залны бизәү, аниматор, өстәл әзерләү, фото һәм видеога төшерүгә, балага, тәрбиячеләргә, аларның ярдәмчеләренә, мөдиргә һәм башка хезмәткәрләргә бүләккә тотылачак икән. Мондый “смета” белән, әлбәттә, бәхәсләшәсе килә: бәйрәм үтәчәк музыка залы болай да матур, аны ата-аналар да, бакча хезмәткәрләре дә бизи ала, аның каравы, 4-5 мең сум акча янга кала. Аниматор да кыйммәткә төшә — якынча 6-7 мең сум.
— Сабын күбекләре шоуы балалар өчен кызык түгел инде, бу юлы химик тәҗрибәләр белән икенче төрле шоу булачак, шуңа хаклар кыйммәтрәк, — дип аңлатты оештыручы ханым.
Белмим инде, балалар акчасыннан чыгуга багышланган бәйрәмне химия лабораториясенә әйләндерү кирәк микән? Ярар, аниматорларны калдырып торыйк, бу әле чыгымнарның иң зурысы түгел. Бүләкләр турында сөйләшәсе килә. Комитеттагы ханым балалар бакчасындагы хезмәткәрләрнең һәммәсенә бүләк бирергә, ә безнең ике тәрбиячегә һәм аларның ике ярдәмчесенә (әлегесе һәм декреттагысына) һәрберсенә 5000 сумлык сертификат бүләк итәчәкбез, дип аңлатты. Нигә шундый зур суммалар бирүебез белән кызыксынгач: “Рәхмәтле була белергә кирәк, алар безнең балаларны күпме карады!” — дип җавап бирде.
Әлбәттә, мин аларга рәхмәтле. Чөнки баланың ярты гомере бакчада үтә, тәрбиячеләр инде аларның әниләре кебек үк бик якын кешесенә әйләнеп беткән, балаларны кайгырта, ярата, нәрсәгәдер өйрәтә. Әмма... әмма алар бит үз эшен эшли һәм шуның өчен хезмәт хакы ала. Кайчандыр үзләре теләп, яратып тәрбияче һөнәрен сайлаганнар, безнең балалар белән белем бирү программасы кысаларында шөгыльләнәләр. Тәрбиячеләрнең берсе дә шимбә яисә якшәмбе көнне, я булмаса кичен, миңа берәр чарага барырга кирәк булганда, бала белән калмый. Алар бары тик үз эшен эшли. Минем, яисә сатучы, шахтер, урам себерүче, полиция хезмәткәре, почта таратучы кебек үк. Шулай булгач, без аларга мотлак рәвештә сертификатлар бирергә бурычлымы? Миңа калса, бәйрәм уңаеннан гөлләмәләр һәм берәр истәлекле бүләк бирү бик җиткән. Ә ата-аналар комитеты уйлап чыгарган конверттагы акча, миңа калса, рәхмәт белдерү түгел, ә башкачарак атала. Балалар бакчасыннан алып үзебез шулай өйрәтәбез дә, аннары дәваханәгә керсәк тә, баланы садикка урнаштырсак та, кайда да нигә акча сорыйлар дип аптырыйбыз.
Мин, гомумән, балаларга зур, купшы бәйрәмнәр оештыру яклы түгел. Уртанчы кызым балалар бакчасыннан чыкканда кафега йөрү модада иде. Анда да аниматорлар килгән иде, тик бала-чагага бер дә кызык булмады, үзләре генә йөгерсәләр, шаярсалар күңеллерәк булыр иде. Шөкер, соңрак бу моданы тыйдылар.
Хәтердә, ул чакта да бүләкләр темасына ата-аналар арасында бәхәс купты, чөнки кайберәүләр тәрбиячеләргә алтын йөзек, алка, чылбырдан торган җыелма алыйк, дип сүз кузгатты. Нәтиҗәдә нәрсә бүләк итүебезне хәтерләмим, ләкин ул чыгарылыш кичәсеннән күңелдә авыр хис калды.
Аннары башлангыч сыйныфны тәмамладык. Монысы инде бөтенләй аңлашылмый: дүртенчене тәмамлагач, кафега барып бәйрәм оештыру нәрсәгә кирәк? Анда да кафега бардык, кайбер ата-аналар үзләре белән аракы кыстырып килеп, балалардан кача-кача салыштырып утырды. Башка сыймаслык хәл! Шуннан соң уйлагыз инде: бу кичәләр балаларга кирәкме, әллә аларның каеф-сафа корырга яратучы әти-әниләренәме? Балаларның үзләреннән сорасаң, кичәне кафеда үткәрегез, аниматор безнең күңелне күрсен, фото-видео төшерү булсын һәм башканы әйтү аларның башына да килмәячәк. Балалар болай да ямь табар иде. Шөкер, өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар бергә булуларыннан канәгатьлек ала, күңел ача, уйный-шаяра белә. Ә без инде тырыша-тырыша алар бәйрәменә аниматорлар, фотографлар, зал бизәүчеләр тыгабыз. Аларга атлаганда абынырлык бал күлмәкләре, үкчәле туфлиләр сатып алабыз, чәчтараштан прическалар эшләтәбез, тырнакларын кайгыртабыз. Әле дә кызларның күбесе нәкъ шулай килгән иде. Бер әнидән прическаның хакын сораган идем, 1800 сум диде. Чак егылып китмәдем. “Булса соң, кызлар үзләрен һәрвакыт принцесса итеп хис итәргә тиеш!” — дияр кайберәүләр. Бәхәсләшмим, матурлык кайда да кирәк, әмма моның бер “ләкин”е бар. Без үзебез балаларны кече яшьтән байлыкка, купшылыкка, өзлексез бәйрәмнәргә өйрәтәбез. Алар шуңа күнегә. 6 яшьтә алар бит әле акча эшләми, ләкин минем хөрмәткә шундый зур бәйрәм үткәрергә тиешләр дигән уй аларның аңына сеңеп кала. Хәзер дә бәйрәм булсын аларга, башлангыч сыйныфны бетергәч тә, 9нчы, 11нче сыйныфлардан соң да... Укырга кергәч, диплом алгач... Кыскасы — өзлексез, туктаусыз бәйрәм. Ата-ана акчасына!
Статистика күрсәтүенчә, хәзерге балалар эшләргә яратмый, аның каравы, матур тормыш яраталар. Кафеда утырырга, тәмле ашарга, кинога йөрергә, кальян тартырга – бүген күңел ачу урыннары җитәрлек. Диплом алганнан соң да әле кайберләре эшләргә теләми, әти-әнисе җилкәсендә утыруын дәвам итә. Гаилә бюджетына үз өлешемне кертә алмыйм, дип бер дә кайгырмый ул, төннәр буе клубларда, кафеларда йөри, компьютерда уйный, аннары көне буе йоклый. Кызганычка каршы, мондый яшьләр саны артканнан-арта. Каян дисезме? Әнә шул фырт киенеп, күңел ачып йөрергә өйрәткән балалар бакчасыннан чыга алар.
Бу уңайдан үзебезнең чыгарылыш кичәсе искә төшә. Уку елы башында сыйныф белән спектакль әзерләдек һәм укудан соң, кичләрен күрше авылларга “гастроль”ләргә йөрдек, билет сатып, тамашаны акчага куйдык. Ул вакытта аның техникасы да юк. Әле колхоз бүлгән “Беларус” арбасында, әле ат чанасында пычракларда, суыкларда авылдан-авылга йөрибез. Яшьбез, аруны белмибез. Безнең белән сыйныф җитәкчебез дә ияреп йөри, үзебезне генә җибәрә алмый бит инде. Аның каравы, укуны тәмамлауга укытучыларга, мәктәпкә бүләкләр алырлык, өстәл әзерләрлек акча җыйдык. Мәктәптә үткән тантаналы линейкадан соң, зур өстәл корып, укытучыларны, барлык ата-аналарны чакырдык һәм рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәмне әти-әниләребез кесәсеннән бер тиен дә чыгармыйча, шундый матур, бай итеп оештыра алуыбызга чиксез горур идек.
Аңа калса, хәзерге балаларның акча эшләү мөмкинлеге күбрәк тә, бу яктан аларга күпкә җиңелрәк. Әмма мондый уй аларның башына да килми, чөнки яшьтән үк әзергә, ата-ана тапканга өйрәнәләр. Алар өчен кемдер тиеш! Бүгеннән барысын да гастрольгә чыгып китәргә чакырмыйм, тик мондый бәйрәмнәрне үткәрүгә балалар үзләре дә өлеш кертергә тиеш, дип саныйм. Ә кечкенәләргә шулкадәр чыгымнар түгеп, бәйрәм оештыру кирәк тә түгелдер. Минемчә, балалар бакчасы белән хушлашу уңаеннан җылы “утренник” та бик җитә.
Ата-аналарның финанс хәлен лә исәпкә алырга кирәк, бүген күп гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләү дә авыр, хезмәт хакы аз, өстәвенә, вакытында бирмиләр дә. Җитмәсә, бакчадан чыгу белән баланы мәктәпкә әзерләү башлана. Бу зур чыгымнар сорый. Гаиләдә бер түгел, ике-өч укучы булса? Шуңа да бер кич өчен бакчадан чыккан балага өч мең сум — миңа калса, зур сумма.
Бик теләгәндә, минемчә, 1500 сумга да бер дигән бәйрәм үткәрергә була. Тәрбиячеләргә чәчкәләр алырга да, өстәл корырга да, аниматор чакырырга да җитә. Ә фото һәм видеога төшүгә килгәндә, хәзер һәркемнең диярлек фотоаппараты һәм текә телефоннары бар — күпме телисең, шулкадәр төшер. Бик теләгең бар икән, фотографны үзең өчен генә чакыр, нигә мәҗбүриләп барысыннан да акча җыярга?!
— Әйдәгез, “лимузин” чакырыйк, ресторанга алып барыйк! Һуш китмәле вакыйга бит — алты яшьлек бала бакчаны тәмамлый! Ничә ел укып, аспирантура беткәнмени?! — дип миңа кушылды бер әти.
— Шигырьләр, җырлар белән ямьле, “утренник” бик җиткән бит инде, шулкадәр акча нигә соң ул, мин 8 мең сум хезмәт хакы алып эшлим?! — диде өч мең сорап теңкәсенә тигәч, бер әни.
Кызганычка каршы, мондый сөйләшүләр, бәхәсләр ел саен, яз килү белән була тора. Бакчасы бер хәл, мәктәптәге чыгарылыш кичәләре нәрсәгә әйләнде? Узган ел танышым 11нче сыйныфны тәмамлаган кызына бик озак күлмәк сайлады. Кибетләр, сайтлар — берсе калмады. Әнисе берәр күлмәк тапса, кызның беренче соравы: “Хакы күпме?” Әллә әнисенең акча янчыгын кайгыртып сорый дисезме, юк, аңа күлмәкнең кыйммәтлесе кирәк, чөнки иптәшләре алдында мактанасы бар. “Соң, әни, ничек авыз тутырып, 6 мең сумга алдык дип әйтим, әнә башкаларныкы 15әр меңлек. Тап хет ун меңлекне!” — дип, әнисен биетә. Имтиханнарын шулай уйлыймы икән әле, ә менә күлмәкне кайгырта! Садиктан ук үзебез шуңа өйрәтәбез дә.
Кызганычка каршы, чыннан да чыгарылыш кичәләре күп җирдә текә күлмәкләр ярышына әйләнә шул. Психологлар һәм белгечләр фикеренчә, бу балаларыбызга бакчадан ук сеңә, башкалардан уздырырга тырышып, ат хакына күлмәкләр алып, көндәшлеккә без аларны үзебез өйрәтәбез. Игътибар итегез әле: балалар бер дә китаплар, түгәрәкләр түгел, ә киеме, уенчыгы, кайда ял итүе белән мактана. Алар кечкенәдән шулай үзара “ярышырга” өйрәнә.
…Ата-аналар комитеты белән атна буе бәхәсләштек, әмма һәркем үз фикерендә калды. Без исә кирәк-кирәкмәс хезмәтләр өчен акча түләмәскә булдык. “Утренник”та булып, төркем белән чәй эчкәннән соң, кинога киттек. Апалары өйдә пешеренеп, ул яраткан тәм-томнарны алып, табын корган иде. Улыбыз гаилә әгъзаларының аның белән бергә шатлануын тагы бер тапкыр аңлады, тойды. Миңа калса, бу күпкә мөһимрәк.