+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Июля 2017, 17:00

Мичкә маҗарасы

— Рәмилә, менә бу мичкә — сиңа. Беркемгә дә бирмә. Үзең тотын. Җирне казып, мичкәне утыртып куй. Тирән итеп казы. Гомереңә җитәр. Нык ул, — дип күршесе Наталья бакчасындагы әй­берләрен Рәмиләгә тәкъдим итә башлады. — Нәрсә кирәк, ошаганнарын ал!— Рәхмәт, Наталья, миңа берсе дә кирәкмәс, — дип китәргә җыенды. Рәмилә. — Әнә, Саниягә бирегез.— Юк, юк. Аңа бирмим. Аныкы бар. Син мичкәсез җәфаланасың.Шулай да, Рәмилә мичкәне карарга булды, кузгатырга маташты. Юк, кузгатырлык түгел. Мичкә зур, ныклы, әллә корычтан коелган иде. “Шәп!” — дип сокланып куйды Рәмилә.

— Рәмилә, менә бу мичкә — сиңа. Беркемгә дә бирмә. Үзең тотын. Җирне казып, мичкәне утыртып куй. Тирән итеп казы. Гомереңә җитәр.
Нык ул, — дип күршесе Наталья бакчасындагы әй­берләрен Рәмиләгә тәкъдим итә башлады. — Нәрсә кирәк, ошаганнарын ал!

— Рәхмәт, Наталья, миңа берсе дә кирәкмәс, — дип китәргә җыенды. Рәмилә. — Әнә, Саниягә бирегез.

— Юк, юк. Аңа бирмим. Аныкы бар. Син мичкәсез җәфаланасың.

Шулай да, Рәмилә мичкәне карарга булды, кузгатырга маташты. Юк, кузгатырлык түгел. Мичкә зур, ныклы, әллә корычтан коелган иде. “Шәп!” — дип сокланып куйды Рәмилә.

Икенче көнне Рәмилә бакчага килгәндә, Наталья кайтып киткән иде инде. Рәмилә мичкәне кереп карарга булды. Тора икән. Суы да бар. Аны үсентеләргә сипте. Янә мичкәне кузгатырга теләп карады, булдыра алмады.

Күршесе Сания килгәч, аның белән керделәр. Рәмилә мичкәне алып чыгышырга сораган иде, Саниянең төсе китте, кәефе кырылды. “Юк, мин алып чыгыша алмыйм, хәлем юк”, — дип, чыгып ук китте.

— Нигә, Сания, ал үзеңә, — дип кычкырып калды аның артыннан Рәмилә.

Сания ишетмәмешкә салышты. Натальяның мичкәне үзенә бирмәгәненә ачуы килде. “Миңа калдырам дигән булды бит әле! — дип әрнеде.

— Мичкә барыбер минеке булачак. Улым, аның машиналы дуслары, туганнарым буа буарлык”.

Шулай итеп, мичкәне эләктерү турында баш вата башлады ул.

Саниянең икенче бакчасына бүгеннән әйбәт мичкә кирәк бит. Менә җае да чыгарга тора.

Мичкә Рәмиләгә дә ошады. Ошамаслык түгел шул, мәңгелек итеп эшләнгән. Тик аны ничек үз бакчасына чыгарырга? Аннары, ничек сакларга? Җитмәсә, Сания дә булышырга теләмәде...

Тамарага китте. Хәлне сөйләп бирде. Анысы шундук риза булды. Ул күршеләр, бакчачылар арасында ярдәм­челлеге, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Бөтенесе ярата аны. Көнчел дә түгел. Алар мичкәне икәүләп аударып, аннары тәгәрәтеп Рәмилә бакчасына керттеләр.

— Кайда куябыз? Әйдә бу тутыгып беткән тишек мичкәң урынына куйыйк.

— Юк, менә монда теплица астына этеп кертик.

Шулай иттеләр дә. Тамара киткәч, Рәмилә мичкә өстенә такта кисәкләре ташлап, полиэтилен каплаштырып, катыргы белән япкалап, агач ботаклары да ыргыткалагач, бер ташландык чүп-чар өеме барлыкка килде.

Ул да булмый, Сания килде. Көянтәсен алып, суга киткән булды, чынында, разведка ясады. Су юлында Натальяның бакчасына да сугылды, тегендә-монда йөреп, нидер эзләде. Рәмилә Са­ниянең телефоннан ачуланып-борчылып сөйләшүенә әллә ни игътибар бирмәгән иде, тик “мичкә” дигән сүзне ишетеп калды. Сагайды Рәмилә. Әйе, сүз мичкә хакында бара. Шунда келт итеп Саниянең чәбәләнеп йөрүе исенә төште. Ә-ә-ә... Мичкә урынындамы-юкмы дип барлап йөрүе икән... Әле мичкәдән җилләр искәнен күреп, пыр тузып йөри.

“Я, Раббым, бу мичкәне кемгә булса да бирергә кирәк, — дип уйлый Рәмилә. — Кемгә булса да. Тик шул көнчел Саниягә генә түгел...”
Рәмиләнең күңеле сизә. Бүген-иртәгә мичкәне кем­гәдер бирмәсә, ул Саниягә күчәчәк. Әнә бит ничек тотынган, әле берсенә, әле икен­чесенә шалтырата, кемгәдер әмерләр бирә. Бакчасында кыл да кыймылдатмады. Рәмиләгә ләм-мим бер сүз дәшмәде.
Икенче көнне бакчага Нәгыймә белән бергә бардылар. Юлда Рәмилә аңа мичкә турында сөйләде.

— Алыр идең шул мичкәне, — дип өндәде.

— Бәй, үзеңә биргәч, үзеңә булсын, — дип каршы төште тегесе.

Рәмиләнең бакчасына килсәләр, катып калдылар. Бакчасы пыр туздырылган, пыяла банкалар ватылып, чиләкләр тәгәрәшеп ята, кирпечләр ыргытылган. Хәт­та... кагылсаң, җиме­релергә торган төпсез мичкәсен дә алып киткәннәр!
Нәгыймә телсез калды. Ә Рәмилә тизрәк теплицадагы өемгә ашыкты. Мичкә урынында тора иде.

— Я Ходай, — дип уфтана Рәмилә. — Караңгының күзе кара шул — мичкәнең төбе юклыгын да күрмәгәннәр...

Нәгыймә белән икәүләп мичкәне тиз генә тартып чыгардылар да, аның бакчасына таба тәгәрәттеләр.

Рәмилә үз бакчасына кайтып, мичкә салган эзләрне бетерде, үләннәрне торгызды. Теплица янын чүп-чардан тазартты. Ялт итеп Сания дә килеп җитте. Рәмилә бакчасында һәрвакыттагыча мыштым гына йөргән булды. Сания дәшмәгәч, ул да дәшмәде. Күрмәмеш тә белмәмеш. Әмма эченнән рәхәтләнеп көлде. Бу аның көнчел Санияне җиңүе иде. Тутыккан, иске мичкәсен чыгырып ташларга вакыт тапмый йөргән иде, нинди әйбәт булды. Җиңел генә бу эштән дә котылды.

Шуның белән мичкә эпопеясе тәмамланды. Шулай да, Рәмилә, мичкәләре исенә төшкән саен, рәхәтләнеп көлә.

(Исемнәр үзгәртелде)
Читайте нас