+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 Июля 2017, 21:00

Ялган, ягъни “әйбәт” алдашу

Алдашуны мин ике төрлегә бүлеп карыйм: чынга һәм ялганга. Бүген сүз “ялган”, ягъни “әйбәт” алдашу турында булыр. Аны миңа якын гына бер танышым бәян итте. Алдашуны ни өчен “әйбәт” дип атавымның серенә түбәндәге язманы укып чыкканнан соң төшенерсез.

“Моннан 10 еллар чамасы элек булды бу хәл. Исемлеккә тиешле имзаны куеп хезмәт хакын алдым да, тагын бер кат санап караганнан соң, кызыл акча янчыгыма тыгып куйдым. Шул арада: “Хезмәт хакыма шуны, моны алам”, дип эчтән генә план да корып алдым. Эш сәгате бетәргә 15 минут калган иде, бүлмәне ярып телефон шалтырады. Алсам, директор: “Баягы документың белән тиз генә кереп чык әле”, — ди. Директорның тавышын ишеткәч бераз каушап китә торган гадәтем бар минем. Бу юлы да шулай булды. Рәвис Тавис улының әмер бирү тавышын ишетүгә, өстәлемдә яткан документны тотып кабул итү бүлмәсенә ашыктым. Ишек төбенә килеп бассам, портфель тоткан бер кеше чират көтеп тора. “Рәвис Тависович чакырды”, — дип, чират торучыдан узып, директор кабинетына кермәкче булган идем дә, “Чиратта мин әле, апасы”, — дип, шундук күн портфель тоткан кеше юлымны бүлде. Табигатем белән тыйнаграк кеше шул мин: чират торучыны узып кереп китә алмадым. Аның директор янына кереп чыкканын көтәргә булдым. Ул, биш минут чамасы узуга директор яныннан чыкты да: “Хәзер менә сезнең чират”, — дип, йөзенә елмаю билгеләре чыгарып, янымнан узып китте. Директор кабинетында озак тормадым: минут эчендә әйләнеп чыктым.
Чыктым да сәгатькә күз төшердем. 5 туларга ике минут иде. Әйберләремне җыйдым да өйгә кайтып киттем. Кайтышлый кибеттән балаларга кәнфит, прәннек алдым, өйдә запасы беткән хуҗалык товарларын да хәстәрләдем.
Канәгать кыяфәттә өйгә кайтып кердем. Чәй эчеп алгач, янчыктагы акчаны тагын бер кат санап карарга булдым. 4 мең алган идем. 200ен кибеттә бетердем, димәк, 3800 булырга тиеш әле, дип, күңелдән генә саный-саный янчыкны ачып җибәрдем. Акчаны 500лекләр белән биргәннәр иде. Җиде 500лек, өч 100лек булырга тиеш дип, алдан ук исәпләп куйдым. Тик күпме генә санасам да, 500лекне җидене санап чыгара алмадым. Алты гына 500лек калган иде. Шундук күңелдән: “Мин директор кабинетында булганда берәрсе акчаны урлады микәнни?” дигән уй йөгереп узды. Бәлки, үзем ялгышамдыр, дип, акчаны тагын бер кат санап карыйсы иттем. Тик күпме генә санасам да, бер 500легем чыкмады. Күзләргә яшь килде. Күңелне: “Биш минутка гына чыгып тордым ич. Шул арада акчаны кем урлады икән?” дигән әрнүле уй кимерде. Нәкъ шул чакта башка кемдер күсәк белән тондырдымыни: “Зәйтүнәдер әле”, дигән уй яшен тизлегендә баш миен ярып узды. Шул гынадыр, кулы озын кеше арада берәү генә бит дигән уй шар кебек кабара барды. “Зәйтүнә икәнлеген ничек исбатлый аласың, кулыннан тотмагансың ич”, дигән уй шундук беренчесенә каршы төште. Түзмәдем, үзем белән бер коллективта эшләүче ахирәтемә шалтыраттым һәм бөтен шик-шөбһәләремне аңа сөйләп бирдем. Ул исә: “Мин сиңа әйтмәдем генә. Кичә минем янчыктан да 100 сум акча югалды бит. Мин дә синең кебек ачыкавызланып кабинетымны ачык калдырып күрше бүлмәгә чыккан идем”, — дип, утлы табага май өстәп җибәрде. “Башка кем булсын, Зәйтүнә генә алгандыр”, — дидем мин шикләремнең дөреслегенә тагын бер кат ахирәтемне дә, үземне дә ышандырырга тырышып.
Ахирәтем миңа караганда һушлырак инде ул. Бераз уйланып торды да: “Әйдә, Зәйтүнәне кызык итәбез”, — дип әйтеп куйды. “Ничек итеп?” дигән сорауны бирергә дә өлгермәдем, иртәгә ике актер тарафыннан уйналачак спектакль турында шундук сөйләп тә бирде. Аның тәкъдиме миңа да ошады. Бик теләп риза булдым. Рольләрне бүлешеп алгач күңел дә тынычлангандай булды, иртәгәсе көнне түземсезләнеп көтә башладым.
Ниһаять, иртәгәсе көн дә җитте. Билгеле бер вакытта мин Зәйтүнә һәм хатын-кыз затыннан булган янә дә ике хезмәткәр утырган кабинетка килеп кердем. Биш минут үтүгә, “эш белән” ахирәтем дә бирегә керде.
— Кара әле, Гөлгенә, сиңа әле әйтмәдем бугай, кичәгенәк директорга биш минутка гына кереп чыккан арада кемдер янчыгымнан 500 сумны чәлдергән. И әрнедем инде. Кайту белән бианама шалтыратып сөйләдем. Ул исә: “Күршедәге керәшен авылында бозым ясаучы бер якын танышым бар. Шикләнгән кешеңнең фотосын алып барып бозым эшләттерербез. Бала­ларының балаларына кадәр җитәрлек итеп. Башкача кеше әйберенә кул сузмаска сабак булыр”, — диде. Шулай итәргә микән? — дидем.
Моны ишеткәч, барысының да күзләре шар булды. Барысы да эшләп утырган җирләреннән башларын күтәреп миңа карадылар. Гөлгенә барысына караганда да ныграк “гаҗәпләнде”.
— Кит аннан, ни сөйлисең син, Фәридә, авызыңнан җил алсын! Урламаганнардыр, югалткансыңдыр, — дип миңа шундук каршы төште.
— Урлаганнар, кем икәнен дә беләм. Иртәгә үк бианам белән теге бозымны ясатырга барам. Бүген үк барыр идем дә, ирем эшеннән генә китәлми, — дидем йөземә җитдилек билгеләре чыгарып.
Бу сүзләрен ишеткәч, Зәйтүнә белән бер бүлмәдә утырган хатыннар сүз дә дәшә алмыйча миңа карап катты. Мин исә күз чите белән генә Зәйтүнәне күзәтәм. Тыныч булырга тырыша чукынчык. Сүзгә кушылмый-нитми генә, белдекле кыяфәттә нидер язып утырган була. Бәй, игътибар беләнрәк карасам, муен тирәсенә алсу-кызыл тимгелләр чыга башламасынмы?! Мин ым белән генә Гөлгенәгә шул тимгелләрне күрсәтергә тырышам. Ахирәтемнең күзләре минекенә караганда да үткеррәк шул, ул да бурның бүреге яна башлаганын күреп алган икән. “Күрәм-күрәм”, дигән сыман кашларын сикертә.
— Я ярый, кызлар, күп сүз китапка гына яхшы. Иртәгә мине югалтмагыз. Директордан сорадым. Төш вакытына кайтып җитәм, дидем, — дип, шык-шык атлап, бүлмәдән чыгып киттем.
Ахирәтем уйлап тапкан спектакльне уйнап чыкканнан соң бурның кем булуына тамчы да шигем калмады. Гөлгенә дә: “Акчаны Зәйтүнә генә алган. Күрәсеңме, ничек кызарынып-бүртенеп чыкты”, дип уйларымны тагын бер кат җөпләп куйды.
Тик бу хәл моның белән генә бетмәде. Йокларга ятарга йөргәндә урам якта сызгырган тавыш ишетелгәндәй булды. Кем йөри икән караңгыда, дип, сукрана-сукрана тышка чыктым. Карасам, бездән чак кына арырак яшәүче Рәсимә басып тора. Кулында 500 сум акча. Акчаны күргәч, шаккатып киттем. Чөнки Рәсимәнең миңа бирәчәге дә, алачагы да юк иде.
— Бер хатын кулга тоттырды. Сиңа илтеп бирергә кушты. “Үзем барырга кыенсынам, Фәридәгә шушыны илт әле. Кибеттә эшләгән чагында (мин бу эшемә бер ел элек сатучы булып эшләгән җиремнән күчкән идем) алып торган идем, бирергә онытканмын. Ачуланмасын инде дип тә әйт, яме”, — диде. Мин Рәсимәнең сүзләрен ишеткәч, еларга да көләргә дә белмәдем.
— Кем исемле хатын соң ул? Син аны беләсеңме? — дип сорадым. Рәсимә серле генә итеп елмайды да:
— Ю-ук, бер дә күргән кешем түгел иде шул, район үзәге зур бит. Бар кешене дә белеп бетереп буламыни? — дип, ашыгып китеп барды.
Рәсимәнең үзенә йөкләтелгән рольне зур осталык белән башкаруын күргәч, мин дә башны сантыйга салдым:
— Әйе, әйе. Берәү алган иде шул бурычка акча. Аның турында оныткан да идем инде. Искә төшерүең өчен рәхмәт. Башка вакытта бурычын озак йөртмәсен, әйт, яме, — дидем.
Рәсимә, артына борылып карамыйча гына, “ярар, ярар, әйтермен”, дип үзләренә таба атлады.
Мин бер Рәсимәгә, бер кулымдагы 500 тәңкә акчама карап капка төбендә басып калдым. Иң мөһиме — спектаклебез әкияттәге кебек әйбәт тәмамланды. Тормышта бик еш очрый торган мондый “әкият-спектакльләр”нең азагы да безнекедәй әйбәт тәмамлансын иде.
Фәридә ханым сөйләгәннәрне
Чулпан ӘХМӘТОВА язып алды.
Читайте нас