Әлеге фаҗигадә әни кеше – 18 яшьлек Снежана акушер-гинекологны гаепли. “Бик озак баламны тудыра алмадым, хәлем начарланганнан-начарланды, кисү операциясен ясауларын үтендем, сүзләремә колак салмадылар. Балабызның баш миенең күп өлеше зур зыян күргән, әгәр комадан чыкса да, ул күзләрен ачып тик кенә ятачак, беркайчан сөйләшә, йөри алмачаяк, ди табиблар.
Алар безгә Тимурны аппараттан аерырга тәкъдим итә, тик без бу адымга беркайчан да бармаячакбыз, - ди елый-елый шешенеп беткән Снежана. - Ирем белән көне-төне Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз, могҗиза көтәбез”.
Әлеге вакытта бу фаҗига буенча тикшерү эше бара, яшь пар гаделлек эзли, үз эшенә бармак аша карап, сабыйны харап иткән акушер-гинекологны закон нигезендә җаваплылыкка тарттырмый туктамаячакбыз, ди алар.