+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Июля 2017, 21:00

Үлемнән качып – ...зиратка

яки көтүче генә түгел, үгез дә көтүчене үрле-кырлы сикертә ала икән...Хәзер авылдамы, дөньядамы, нинди генә вакыйга булса да, бер сөйләп алалар да, оныталар. Артык әһәмият бирү юк, чөнки вакыйгаларның башкалары куа килә. Ә элек юк кына вакыйганы да озак искә алып сөйлиләр, кызык хәл булса – көләләр, үртиләр, үртәшәләр, кайгылы булса – уртаклашалар иде. Әнә шундый юк кына хәлне дә шаккатырырлык итеп сөйләргә яратучы кешенең башта бик тә гаҗәеп күренгән бер күренеш турында сөйләвен түкми-чәчми сезгә җиткерәм әле.

“Бер бик кызык та, кызганыч та хәлгә очрадым бит, әй. Фермага эшкә барам шулай, ай-ваемда юк, үз уема бирелгәнмен. Кинәт миңа таба күзе-башы тонган ферма мөдире чабып килә. Ут чыккан, дисәм, “Пожа-а-ар!” – дип кычкырыр иде. Авызы ачык, күзенә ак-кара күренми чабып янымнан үтеп китте. Юнәлеше – зиратка таба. Исәнлек бирү түгел, алу да юк. Аптырап-йөдәп торган арада, күрәм, артыннан – шундый ук кыяфәттә бригадир, алардан калышмый көтүче чаба. Болары да зиратка. Алар артыннан ук, ах-ух килеп, кулына канлы озын пычак тоткан, үзе дә канга бат­кан Мансур чаба.
Башымнан яшен тизлеге белән: “Бу инде кемнедер суйган да, хәзер боларны да тәвәкәлләү нияте белән чабадыр”, — дигән уй үтте. Тегеләрнең кайсы моңа лаек, белә алмый торам. Билгеле инде, көтүче түгел.
Шунда коточкыч үкерү тавышы ишетелде. Егылып китә яздым. Артларыннан канга баткан үгез чаба икән. Тегеләр зират читәне аша сикереп качты. Чыннан да, бу очракта үлемнән котылу чарасы зиратка качу гына иде.
Үгез зират читәнен актарып, үкереп алды да хәлсезләнеп ауды. Тегеләр шым гына читән буена килеп, үгезнең җан биргәнен көтеп тордылар.
Баксаң, үгезне суярга еккач, юньләп бәйләмәгәннәрме, бау өзелгәнме, Мансур муенын ышкый башлауга, үгез сикереп торган. Бугазы киселмичә, кан тамырлары гына киселгән”.
Бу чабыш-йөгереш, читән аша сикерүләр күз ачып йомган тизлектә булып үткән ки, теге “тамашачы” кулында секундомер булса, Олимпия чемпионнарын да уздырырдай рекорд теркәлгән булыр иде, билләһи! Метр ярым биеклектәге читәнне эһ тә итми сикереп үтү – үзе бер спорт казанышы бит! Үгез тамашасы булганда, Испания тореодорлары бер читтә торсын. Әлеге чабыш-ярышны билгеле фильм­дагы авызына динамитлы таяк капкан Барбостан качкан Никулинның герое һәм аның дуслары кебек күзаллыйм да, эх, кинога төшерергә иде, димен. Аннан ким комедия булмас иде. Әлеге дә баягы, ул вакытта видеолы “сотовый”лар да юк иде шул. Кызганыч, бик тә кызганыч!
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.
Читайте нас