+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 Июля 2017, 21:00

Әгәр көтүче ач калса...

Мондый хәл авылда гына булырга мөмкин.Көтү чираты. Авыл кешесе өчен бу җәй эчендә ничәмә тапкыр көтеп алынган, авырдан да авыр бер мәшәкать. Көтеп алынган дигәч тә, түземсезлек белән, дәртләнеп, ашлы-сулы бәйрәм итеп түгел, киресенчә, ничәмә көн алдан хафаланып, ниндидер бер шик-борчулар кичереп, көнен санап, кайчан килеп җитәр, һава торышы ничек булыр дигән уйлар белән. Бөтен халык явымсыз, эссе көннәргә зарланып, зарыгып яңгыр көткәндә, бер ул гына: “И Ходаем, яумаса ярар иде!” – дигән теләктә була. Мал таралып китеп, басуга кереп, бәлагә тарудан алдан ук курка.

Бүген авылда мал саны берничә тапкыр кимегәч, көтүче табалмый, көтү чиратка калгач, бу халәтне бөтен авыл халкы кичерә башлады. Ялланырга килгән көтүче мал санын чамалый да, айлык хезмәт хакын чыгарып, шул санга бүлеп, үзенә тиярен исәпли. Халык бердәм булып: “Юу-ук, ул хакка ялласак, сезонга бер үгез бәясе кереп бетә”, — дип, чиратка кала.
Ун ел элек хәл алай түгел иде. Зур авылларда – ике көтү, көтүче аена һәр башка 200 сумга яллана. Түзәрлек!
Ике көтүе булган күрше авылда ел буена көлеп сөйләрлек бер вакыйга була.
Көтүче белән өй чиратыннан, безнең якта “капка башыннан” диләр, ашату килешенә. Көтүчене ашату, кундыру турында алдан зур хәстәрлек күрелә. Инде үз чиратын үткәргәннәрдән сораштырулар башлана. Көтүче шулкадәр кадер иясе, әйтерсең лә, туй түрендә утырырга лаек кияү. Нәрсә ярата, күпме кирәк? Көйләп тормасаң, сиңа чират җиткән көнне генә тискәреләнеп, ташлап кайтып китсә, кулыңа чыбыркы алып, берничә көнгә үзеңнең көтүчегә әйләнүеңне көт тә тор.
Хуҗабикә таң беленү белән әзерләнә, пешеренә башлый. Кояш чыкканда көтүчене сыйлап, төшке аш турында белешә. Нәрсә ярата, нәрсә яратмый? Көтүче үз нәфесе буенча киңәшен, “Әбәдне фәлән җиргә, фәлән сәгатькә китерерсез!” – дигән күрсәтмәсен биреп, мал куып яланга юнәлә.
Хуҗабикә, төшке ашны әзерләп, улына көтүчегә илтергә куша. Тегесе: “Мин аны каян табыйм? Көтүчене дә танымыйм бит. Үзе-е-ең и-илт!” – дип ныкыша. Һәр үсмергә хас иренүдән булган шыңшу. Әнисе, улын көйләп: “Ерак түгел, Өсән буендагы тугайда маллар туплавы бар. Ул шунда зу-ур өянке төбендә утырыр”, — ди. “Ә утырмаса?” “Утырмаса, ятып торыр, — ди ачуы кабара башлаган әнисе. – Сүз көрәштермә, бар!” “Ә ул анда булмаса, каян эзлим?” “Шул тирәгә җиткәч, “Наил абый!” – дип кычкыр”.
Китә малай. Эзләп таба тугайны, күрә зур өянкене. “Наил абы-ый!” “Ә-әү-ү!” “Менә әбәд китердем”. “Ай, рәхмәт!”
Авыр йомышны уңышлы үтәгән бала сикерә-атлый кайтып китә.
Икенче урам көтүчесенең дә исеме Наил икән. Аның да чират хуҗабикәсе белән иртәнге сөйләшүе бер чама. Өсән тугае, туплау урыны, өянке күләгәсе.
Әнисе улына шундый ук киңәш-күрсәтмәләр биреп, кулына төенчек тоттырып җибәрә.
Бу малай да тугайны, туплауны, күләгәле өянкене тиз таба. Шул ук оран: “Наил абы-ый!” “Ә-ә-ү-ү!” “Әбәд китердем!” “Ай, рәхмә-әт! – инде тамагын туйдырып, йокы симерткән Наил аптырый. – “Бәй, туктале, нинди әбәд?” “Әни җибәрде”. Әйтәсе әйтелгән, бурыч үтәлгән. Күп сөйләшеп тормый малай, авылга сыпырта.
Бу вакытта шул ук тугайда, өянкенең икенче ягында төшке ашны көтеп көтүче Наил утыра. Малларның кайсы яткан, кайсы корсак астыннан суда битараф бер кыяфәттә күшәп торалар. Төшке ашны ашап, туплау вакытын бушка әрәм итми, берничә сәгать черем итү нияте белән Наил ашарга китерүләрен көтә. Тора-бара яту түгел, утырып торырга да тәкате калмаган Наилнең сукрануы хуҗаларга карата әйтелгән тозлы-борычлы сүзләргә әйләнә. Шулай булмый, ул күшәп яткан, үз язмышына буйсынган битараф сыер түгел лә. Көтүченең кадерен белергә кирәк. Болай итеп санга сукмасалар... Усаллыкка китсә...
Шундыйрак чәмле уйлар кичергән Наил хуҗабикә янына кайтып, тавыш чыгара. “Инде кояш икендегә авышты, ә сездән ашарга китерүче юк! Тегенди-мондый нәрсәләр сез!” — кебек сүзләр. “Ю-ук, апаем, күп итеп аш салып җибәрдем, ите дә мул иде. Башкасы да...” “Килүче булмады. Аш китерсәгез, мин туплау вакытын әрәм итеп кайтып йөрер идемме?!”
Малай чакырыла. Тегесе үз йомышын үтәгәнен, тугайга, өянке төбендә йоклап яткан Наилгә тапшыруын тәкрарлый...”
“Син күзеңне чекерәйтеп, алдашып торма, яме! Су коенып яткан малайлар белән ашап бетергәнсездер әле”.
Малай елый. Әнисе ярсый. Наил ачулы таптана. Малай икенче номер Наилгә карап: “Мин сиңа бирмәдем, теге Наил абыйга бирдем, — ди үксеп. – Әйдә, үзеннән сорагыз!”
Малай туплауга таба йөгерә. Билгеле инде, тугай да, туплау да, күләгәле өянкесе-ние белән көтүче Наил дә икенче.
Хәлне аңлап, үз өлешен алган, ачуы басылган Наил, йокысы бүленгән, тамагы тук Наил, малайның әнисе эчләрен тотып көлешәләр. Тугайны бутаган, әнисе тарафыннан арт чүмеченә эләккән малай гына еламсырап, ике көтүченең дә тугайда, өянке төбендә тукталуында, икесенең дә Наил исемле булуында гаебе булмавына үртәлеп, борын астыннан мыгырдана-мыгырдана кайтып киткән.
Рәнҗегән малайны искә алмаганда, бу авыл халкы җәй буе көлеп сөйләгән бер вакыйга булып кала.
“Икесе дә Наил булса, кайсын сыйларсың”, “Ике Наил, бер туплау”, “Бер Наилгә ике әбәд” кебек шаян әйтемнәр барлыкка килә хәтта.
Театрсыз кәмит, әйтерең бармы?
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.
Читайте нас