+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Дөнья бу...
12 Июля 2017, 09:50

Ялган юл белән баерга маташмагыз!

Авылларны үстерү программасына ярашлы, авылда йорт төзергә карар кылган кеше «Яшь белгеч» яки «Яшь гаилә» категориясендә социаль түләүгә өмет итә ала. Бу программа барлыгын белгәч, Дүртөйле шәһәрендә яшәүче бер адәм әлеге социаль түләүне ничек булса да кулына төшерергә ниятли, һәм угрыларча гамәл кыла.

Шәһәрдәге фатирындагы өлешен тиз генә сата, хатынын да шуңа күндерә, гаилә әгъзаларын авылда яшәүче әбисенә пропискага күчерә. Үзе дә шул ук алым белән авыл кешесенә «әверелә». Тик гаилә элеккечә үк шәһәрдә яши бирә, торак шартлары начарланмый. Соңрак үзенә бирелгән җир участогын сата, шулай итеп, документлар буенча үзен торакка мохтаҗлар исемлегенә бастыра. Бер авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе белән ялган хезмәт килешүе төзи, янәсе дә авылда эшли.

Ниһаять, әлеге гаилә 1 миллион 200 мең сумлык социаль түләү ала. Әмма без капчыкны тишеп чыга, ялган ачыклана. Алдакчы адәмгә хөкем алдына басарга туры килә, ул гаебен тулысынча таный.
Читайте нас