Йөзьеллык уртасына җитәрәк “көмеш чәчле” кешеләр саны яшьләрдән артыграк булачак. 2020 елда Җирдә 60 яшьтән өлкәнрәк 1 миллиардтан артык кеше яшәячәк. Женевада үткән әлеге симпозиумда шундый фаразлар билгеләнгән. Фән һәм медицина безне нәкъ сәламәт озын гомер көтсен дип тырыша, бу — гомерне озайту гына түгел, ә кешенең үзен ныклы, көчле итеп тою, эшли, сәяхәт итә һәм шатлана алу мөмкинлеге. Хәзер “вакытны туктатучы” төрле могҗизалы кремнар һәм процедуралар барлыкка килде — безнең бурыч: фәнни дәлилләнгәнне төрле фантазияләрдән аерып алу”, — ди Петербургның баш геронтологы Владимир Хавинсон.
Кытай һәм АКШ тикшеренүчесе Джош Миттельдорф тәүге тапкыр бүгенгә билгеле фәнни эшләрне анализлап нәтиҗә ясаган. Махсус компьютер программасы ярдәмендә галим “яшьлекне саклаучы” матдәләр һәм ысуллар рейтингын төзегән. Беренче урынны “калорияләрне чикләү” ысулы алган. Шушы ысул ярдәмендә төрле лабораторияләрдә кимерүчеләр 30 процентка озаграк яшәгән. Кеше гомеренә күчерсәң, бу якынча 120-130 ел!
Ә менә туйганчы ашаган һәм диетада булган макакаларны чагыштырсаң, тәүге төркемгә керүчеләр еллар үтүгә картаеп, бөкрәйгән һәм пеләшләнгән, ә икенче төркемдәгеләр дәртле, җыйнак булып калган, йоннары матур һәм калын булган. Алар авыр картлык чирләреннән (диабет, рак, йөрәк-кан тамыры авырулары) интекмәгән.
Күрүебезчә, бу кагыйдәләрдә әллә ни яңалык юк һәм алар үтәмәслек түгел. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз!
Мөһим биш кагыйдә
1. Артыгын ашамагыз, калорияне чикләргә тырышыгыз. Ләкин фанатларча түгел. Мәсәлән, Кытайның озын гомерле кешеләр яшәүче Хайнань провинциясендә бер утырганда ашаган азык күләме стакан ярымнан артмаска тиеш диелә.
2. Физкультура белән шөгыльләнегез. Шул ук Кытай аксакаллары әйткәндәй, кеше күпме ашый, шулкадәр физик күнегүләр эшләргә тиеш. Озын гомерле булу өчен бигрәк тә сыгылмалылыкка күнегү һәм тиз-тиз адымнар белән йөрү мөһим.
3. Тыйнаграк булыгыз — озаграк яшәрсез. Кыйммәт продуктларның күпчелеге — ысланганнары, уылдык, тәм-томнар — зыянлы. Үзегездә үскән сезонлы яшелчә-җимешләргә, ярмаларга, балыкка өстенлек бирегез.
4. Медицина тикшеренүләрен вакытында үтегез: иң мөһиме — даими, ким дигәндә елына бер тапкыр, холестерин дәрәҗәсенә кан анализы бирегез, углеводлар алмашынуын тикшерегез.
5. Тәгаенләнгән даруларны катгый график буенча эчегез, витаминнарны исә продуктлардан алу яхшырак.
Шул ук вакытта
Калорияне чикләүнең сере нидә?
Даими рәвештә калорияне чикләгәндә тән температурасын аз гына киметергә мөмкин була, бу, үз чиратында, метаболизмның (матдәләр алмашынуы) акрынаюына китерә. Тикшеренүләрдән күренүенчә, мондый шартларда картаю да акрыная, бу метаболизм акрынайганда организмда имин булмаган процесслар үсешүгә китерүче “җимергечләр” азрак туплануга бәйле.
Моннан тыш, калорияне чикләгәндә инсулин дәрәҗәсе кими, бу да картаю тизлеген киметә.
Хәзер аерым продуктларга килик. Женевадагы симпозиумда авокадо фәнни презентацияләүнең аерым игътибарына лаек булган. Нәкъ шушы җимештә могҗиза тудыручы матдәләр бар икән. Алар авырлыкны киметүгә булышлык итә, стресс дәрәҗәсен киметә, ялкынсынулардан саклый һәм иммунитетны ныгыта. Әйткәндәй, могҗизалы матдәләрнең пешеп бетмәгән авокадоларда күбрәк булуы ачыкланган.